16+

«Алабуга»да кытайларны түземсезләнеп көтәләр

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисади зонасы оештырылуга 5 июльдә ун ел тулды. Россиядә шундый биш икътисади зоналардан керүче табышның 66 процентын "Алабуга" бирә.

«Алабуга»да кытайларны түземсезләнеп көтәләр

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисади зонасы оештырылуга 5 июльдә ун ел тулды. Россиядә шундый биш икътисади зоналардан керүче табышның 66 процентын "Алабуга" бирә.

- Алабугада махсус икътисади зона булдыру Герман Греф идеясе иде, - дип, чыгышын тарих сәхифәләреннән башлады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, - булышлык күрсәткәннәре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Россия хөкүмәтенә зур рәхмәт! Республиканың ул вакыттагы төзелеш министры Марат Хөснуллин Алабугадан кайтып кермәде. Хәзер махсус икътисади зонада 48 предприятие-резидент, 22 завод эшли. Резидентларга рәхмәт, бер гаилә кебек яшибез.

Резидентлар - "Алабуга" зонасында теркәлеп, эшчәнлек алып баручы предприятиеләр.
Президент беренче ун ел "Алабуга"ның оешу чоры булса, киләсе ун елның үсеш-алгарыш чоры булачагына ышанычын белдерде.
- Кыска гына вакыт эчендә куәтле сәнәгать шәһәре төзегәнсез,- дип сәламләде Мәскәү мэры Сергей Собянин. - Мәскәү шулай ук сәнәгать шәһәре дә, бергәләшеп эшләрбез. Махсус икътисади зоналар төбәк идарә вакәләтләренә күчерелә, бу идарәне тагын да яхшыртачак.

Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин тарихи дөреслекне тулыландырды.
- Герман Греф булышлыгы, әлбәттә, булды. Ләкин Алабугада махсус икътисади зона оештыру турындагы хыялны беренче булып Рөстәм Нургалиевич әйтте. Чаллыдан вертолетта Казанга кайтып барышыбыз иде. Алабуга өстеннән очканда, җирдә сүтелүче завод бинасын күреп, Президент: "Заводларны сүтү яхшы гамәл түгел. Махсус икътисади зоналар турында закон кабул ителгән икән. Әйдә, син бу законны өйрән, республикада шундый зона булдырыйк", - диде. Россиядә хәзер сәнәгать зоналарын үстерү турында тагын бер яңа закон чыкты. Мәскәүдә бу законны кулланачакбыз, Татарстан да мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын, - Марат Хөснуллин, якташларча кайгыртучанлык күрсәтеп.

Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин фаразлаганча, дәүләт тарафыннан "Алабуга" махсус икътисади зонасына кертелгән чыгымнар салымнар бәрабәренә 2019 елга ук тулысынча капланачак.

"Алабуга" махсусикътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләгәнчә, ун елда "Алабуга"га дәүләт тарафыннан 25,7 миллиард сум, ә инвесторлардан 153,7 миллиард сум кертелгән. Ун елда предприятие-резидентлар 178,6 миллиард сумлык продукция җитештергән. 2023 елга резидентлар санын 120гә, ә инвестицияләр күләмен 360 миллиард сумга җиткерү ниятләнелә.
- Кытай инвесторлары "Алабуга"да завод төзергә теләкләре барлыгын әйткәннәр иде. Аларның эш башлаганнарын ышанып көтәбез, - диде Тимур Шаһивәлиев.

"Алабуга" махсус икътисади зонасында дөньякүләм танылу алган Ford, 3M, Rockwool, Air Liquide, Armstrong компанияләре эшли.
- Гадәти пыяла, көзгеләр һәм автомобиль пыялалары җитештерә башладык. Теләктәшлек күрсәтүләре өчен Татарстан Президентына, республика хөкүмәтенә рәхмәт! - диде "Тракья Гласс Рус" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Байтуллах Шахин.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Төрек инвесторлары безнең илгә ышанды. Алар яхшы эшлиләр, үзләрен зур проектларны гамәлгә ашырып таныттылар. Ике ил арасындагы сәяси кризис бетәр, төрекләр белән эшчәнлегебезне уңышлы дәвам итәрбез", - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading