16+

Азык-төлек карточкалары кире кайтырга мөмкин

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдән әлегә файда күрергә өлгермәдек, ә менә тискәре нәтиҗәләре инде үзен сиздерә. Бигрәк тә агросәнәгать тармагында. Россиягә читтән кертелә торган продукциягә пошлина бәяләренең кискен кимүе һәм кайбер чикләүләрнең бетерелүе нәтиҗәсендә, узган ел илгә дуңгыз һәм сыер ите кертү 1,4 тапкырга арткан.

Азык-төлек карточкалары кире кайтырга мөмкин

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдән әлегә файда күрергә өлгермәдек, ә менә тискәре нәтиҗәләре инде үзен сиздерә. Бигрәк тә агросәнәгать тармагында. Россиягә читтән кертелә торган продукциягә пошлина бәяләренең кискен кимүе һәм кайбер чикләүләрнең бетерелүе нәтиҗәсендә, узган ел илгә дуңгыз һәм сыер ите кертү 1,4 тапкырга арткан.

Сөт продуктлары импорты да сизелерлек үскән. Шул сәбәпле, үзебездә җитештерелгән җирле продукциягә сорау 25-30 процентка кимегән.
2012 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның агросәнәгать комплексында җитештерү күләменең якынча 7 процентка кимүе дә ВТО шартларындагы көндәшлек көрәшенең бер чагылышы. Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яшәү үз товар җитештерүчеләребезгә ярдәмнең тагын да нәтиҗәлерәк формаларын эзләүгә этәрә бүген. Күптән түгел ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе утырышында да шушы көнүзәк проблема хакында фикерләшкәннәр иде. Анда дәүләт ярдәмен үзебезнең җитештерүчеләргә илтеп җиткерү механизмнарын камилләштерү, продукциябезгә сату базарын табу, эчке базарда үзебезнең продукциягә сорауны арттыру турында сүз барды. Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров үз җитештерүчеләребез тәкъ­дим иткән продуктларга сорауны арттыруның бер юлы итеп аерым категория гражданнар өчен азык-төлек карточкаларын кулланылышка кертүне атады. Моның бернинди дә ояты юк, дип саный ул. Аның фикеренчә, бу, бердән, азык-төлек базарында бәяләрне тотрыклыландыруга өлеш кертсә, икенчедән, үз җитештерүчеләребезгә читләтеп булса да ярдәм булачак.
Камияр Байтимеровның әлеге фикере яңалык түгел. Илнең азык-төлек җитештерүчеләре аны инде шактыйдан күтәреп килә. Совет чорында талонга азык-төлек алуның ни икәнен озын-озак чиратларда торып ныгыган өлкән һәм урта буын вәкилләре яхшы белә. Тагын шул чорлар әйләнеп кайтырмы икән дип борчылырга кирәкми, дип юата яңа Россия шартларында карточка системасын тәкъдим итүчеләр. Совет чорында ул система товар кытлыгыннан котылуның бер юлы булса, бүген, шөкер, андый проблема юк. Хәзер карточка системасы, бер яктан, халыкның аз тәэмин ителгән катлавына ярдәм, икенчедән, үзебездә җитештерелгән, үстерелгән продукциягә сорауны арттыру юлы буларак карала.
Аның берничә варианты тәкъдим ителә. Мәсәлән, Россия ашлык берлеге тәкъдим иткән вариантның асылы моннан гыйбарәт: аз тәэмин ителгән россиялеләргә социаль азык-төлек картасы тапшырылачак. Ул кредит картасы белән бүген мәскәү­леләр файдалана торган социаль карта арасындарак булачак. Шундый һәр картага хакимият ай саен берәр мең сум тирәсе акча күчерергә тиеш була. «Бу бюджет кү­тәрә алмаслык сумма түгел. Аны үзебездә җитештерелгән продукция алуга гына файдаланып булганга, ул җитештерүчеләребез товарларына сорау артуга ки­те­рәчәк», - ди Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский.
Яңалык тарафдарлары шул юл белән азык-төлекнең икътисади үтемлелеген тәэмин итүнең федераль казнага күпмегә төшәчәген төгәл генә әйтми. Икътисади кризис чорында Россиядә аз тәэмин ителгән гражданнар санының сизелерлек үсүе мәгълүм. Росстат хәбәр­ләренә караганда, хәзерге вакытта ил халкының 14 проценты (20 млн га якыны) ярлылык чиген узган, ягъни аларның керемнәре яшәү минимумыннан да түбәнрәк. «Шуңа да социаль җаваплылыкны күтәрү бюджет өчен бик авыр булмагае», - дип кисәтә экспертлар.
Сөт җитештерү тармагы предприятиеләре берлегенең башкаручы директоры Владимир Лабинов белдергәнчә, азык-төлеккә карточка системасы кертү аз тәэмин ителгән гражданнарны кирәкле туклану продуктларының гарантияләнгән минимумы белән тәэмин итәчәк. Чынлыкта бу системаны үзебезнең җитештерүчеләргә чит­лә­теп бирелгән дәүләт заказы дип аңларга да була. Ләкин гамәлдә моны башкару кыенрак, дип кисәтә кайбер белгечләр. Мәсәлән, бүген сөтчелек тармагының төп проблемасы халыкның сөт продуктларын аз сатып алуында түгел. Ит белән дә шулай. Проблема аны җитештерүгә барып тоташа. Бүген Россия аграрийларының якын киләчәктә эчке базарны тавык һәм дуңгыз ите белән генә тәэмин итәргә реаль мөмкинлекләре бар. Башка төр ит Россиягә күпләп чит илләрдән кертелә. «Карточка системасы эчке базарда үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенә сорауны берничек тә үстерә алмаячак. Сорау болай да җитәрлек бит», - ди РФ Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм комиссиясе рәисе Валерий Фадеев. Аның фикеренчә, берни дә уйлап чыгарырга кирәкми. Бары бәяләрне күзәтеп барырга, җитештерү, илтү, сату, салымнар һ.б. белән бәйле бердәм чылбырны тәэмин итү юнәлешендә эшләргә генә кирәк.
Бу яңалыкка каршы чыгучылар, ул, икътисади проблеманы чишүдән бигрәк, илнең сәяси имиджына тискәре йогынты ясаячак, дип кисәтә. «Россиянең имиджы өчен ипигә карточка системасы кертүдән дә начаррак әйбер була алмыйдыр. Бер яктан, бу илдә нефть һәм газ чыгарылган, икенче яктан, камалыштагы Ленинградтагы кебек, ипигә карточка кертелгән, дип, безгә озак еллар бармак төртеп сөйләячәкләр инде. Социаль-сәяси яктан караганда, бу бик начар булачак», - ди Россия ипи пешерүчеләре һәм кондитерлары гильдиясе президенты Юрий Кацнельсон.
Фикерләр төрле һәм каршылыклы булуга, карточка системасын гамәлгә кертүнең механизмнары аңлашылып бетмәүгә карамастан, аграрийларның бу инициативасы РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каравына алынган инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading