Шәһри Казан

Базарлар Яңа Турага күчә

Гади халык арасында киләчәктә Казанда бөтен базарларны да ябачаклар икән дигән сүзләр инде күптән йөри иде. Моңа сатучылардан бигрәк өлкән буын вәкилләре, аз керемле гаиләләр нык уфтанды.

Бөтенләй үк япмасалар да, башкала базарларын заман таләпләренә туры китереп үзгәртү эше Казанның меңьеллыгын уздырыр алдыннан башланган иде һәм ул әле дә дәвам итә. Әмма киләсе җәйдә Универсиада уздырыласы булганга, бу елның көзеннән башлап күп кенә базарларны берәм-берәм ябарга карар кылынды.
Бер караганда, бөтен шәһәрне пычратып яткан, кунаклар килсә, күрсәтергә дә оят булган ул базарларның беркемгә дә кирәкләре юк. Җитмәсә, аннан башка да мәркәзебездә азык-төлек, көнкүреш җиһазлары, чүпрәк-чапрак белән сату итә торган кибет-супермаркет, гипермаркет, сәүдә комплекслары чат саен.
Дөрес, безнең очракта моңарчы базарда сату-алу белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләрне эш урынсыз калдырмаячаклар. Алар өчен яңа сәүдә комплексы - «Яңа Тура» технополисы салалар. Аны инде быелның 15 сентябрьләренә кадәр куллануга да тапшырырга җыеналар. Ул Казан читендә - Яшел Үзән районында төзелә.
Бүгенге көнгәчә Казан базарларының администрацияләре үзләренең ябылачаклары турында бернинди дә рәсми хәбәр алмаганнар. Әмма имеш-мимешләрнең инде Яңа елдан бирле ачыктан-ачык йөргәнен яшермиләр. Базарда сату итүче апаларның үзләре белән дә сөйләштек, алар моңа бик тә тискәре мөнәсәбәттә. Беренчедән, ул шәһәрдән еракта урнашкан, димәк, юлга күпме вакыт китәчәк?! Икенчедән, ничә еллар дәвамында берәмтекләп җыйган клиентларны Яңа Турага ияртеп алып барып булырмы? Аннан килеп, Казанның барлык эшмәкәрләре дә җыелган ул базарда конкуренциягә ничек түзәрсең? Сәүдәгәрләрне аренда бәясе дә куркыта. Бик арзан булырга охшамаган, чөнки базарны бөтен шартларына туры китереп, заманча итеп төзергә җыеналар. Яңа технополиста кунакханә, кафе, рестораннар да булачак. Мәйданы 150 мең квадрат метрны тәшкил итә! Бирегә бушлай маршрут автобуслары, махсус электричкалар җибәрергә җыеналар.
Чиновникларның сүзләренә караганда, бу күченүдән машина хуҗалары нык ота. Чөнки башкала үзәгендә урнашкан базарлар аркасында юлларда гел бөкеләр булды. Алар урынына агачлар утыртып, парклар, скверлар ясау планлаштырыла.
Базарларны Казанда гына япмыйлар, ул федераль закон нигезендә башкарыла. Аның буенча, зур шәһәрләрдә базарлар түбәләре булган бина эчендә генә урнашырга тиеш. Бүгенге көндә башкалада барлыгы 22 базар исәпләнә, аларның бары тик бишесе генә яңа федераль закон таләпләренә туры килә. Тагын шул ягы да бар, яңа закон авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә сату иткән базарларга (ә алар бездә икәү) кагылмый, димәк, бу яктан фермерларга артык борчыласы юк. Өч базар бу катлаулы хәлдән чыгу өчен биналар да сала башлаган инде, тагын алтысы төзелеш эшләре алып бару өчен документлар җыю белән мәшгуль. Шулай итеп, Казандагы биш базарның түбәле биналары булуын исәпкә алсак, тагын алтысының гына язмышын хәл итәсе кала дигән сүз.
Бүгенге көндә базарларда күбесенчә үзеннән артып калган малы белән авыл халкы сату итә яки читтән килгән кара халык басып алган. Бу сәүдә рәтләрен япкач, алар кая барыр, күпме эш урыны югала бит? Тагын шуны да онытмаска кирәк, «базар», «сәүдә» төшенчәсе күп кенә халыкларның, бигрәк тә төрки-татарларның тарихларына, традицияләренә уелып язылган, каннарына сеңгән. Тикмәгә генә, сәүдә итү өчен базары булган торак урыннарын зурлап, «шәһәр» дип атамаганнар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: