Шәһри Казан

Безнең юллар безне кая илтә?!.

Россиядәге теге классик ике бәланең берсен - юлсызлык проблемасын, ниһаять, хәл итәргә җыеналар. Әлбәттә, моңа аның икенчесе комачауламаса, билгеле. Гөнаһ шомлыгына, соңгы вакытта бәланең өченчесе - коррупция дә килеп өстәлде. Хәер, биредә «өстәлде» дип әйтү бигүк дөрес тә булмас. Чөнки коррупция шулай ук Россиянең, кем әйтмешли, инде «хан заманыннан» ук...

Реклама

Бездәге юлларның бүгенге торышын күзаллау өчен, берничә мисал китерү дә җитә. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт юл университеты профессоры Анатолий Носарев әйтүенчә, Россиядә гомумкулланыштагы автомобиль юлларының тулаем озынлыгы 610 мең километр чамасы. Ә менә Америка Кушма Штатларында бу сан - 6200 мең, Кытайда - 1900 мең километрдан артык. Аерманы сизәсезме? Әле бездәге юлларның нибары 1,3 проценты гына ныклы бетоннан, ә калган өлеше асфальт булуын да искә алсак, хәл, гомумән, каравыл кычкырырлык.
Берникадәр вакыт элегрәк, Россиянең икътисади үсеш министры булып эшләгән чорда Эльвира Нәбиуллина: «Бездә юлларны төзекләндерү һәм төзү өчен тагын, ким дигәндә, 270 ел вакыт китәчәк», - дип белдергән иде. Исегезгә төшерәбез, моны икътисад министры кәнәфиендә утыручы чиновник әйтә! Аннары алар бит әле, гадәттә, хәлне җиңеләйтебрәк күрсәтергә дә күнеккән.
Кайвакыт, гөнаһлы баштан уйлап куям, ә бәлки, безнең коммунизмга барып җитә алмавыбызга да юлсызлык сәбәпчедер! Чөнки тарихта бит нәкъ менә юл аркасында күтәрелә алган илләр дә бар. Мәсәлән, шул ук Америка Кушма Штатларын гына алып карыйк. Мәгълүм булганча, 1933 елда Президент Рузвельт илдә коточкыч эшсезлек хөкем сөргән хәлдә үзенең «Яңа курс»ын үткәрергә керешә. Һәм ул моңа нигез итеп иң башта нәкъ менә юллар төзелешен ала да инде. Американың миллионлаган эшсезләре, көненә бер доллар хезмәт хакы һәм бушлай ашау хисабына, кыска гына вакыт эчендә дистәләрчә мең километр юл төзиләр. Һәм ул юллар әле бүген дә хезмәт итә. Алар Америка икътисадына Бөек депрессиядән котылырга һәм алга таба кискен ыргылыш ясарга мөмкинлек бирә.
Көчле икътисади дәүләт төзүдә иң әүвәл юл проблемасын хәл итүдән башлаган тагын бер ил - Гитлер Германиясе. Ул чорда төзелгән автобаннарны күреп, Россия кешеләре хәтта бүген дә аларның сыйфатына шаккатып сокланырга мәҗбүр.
Күп кенә белгечләр фикеренчә, безнең икътисад нормаль үсеш алсын өчен, бүген үк, ким дигәндә, 1500 мең километр юл кирәк. Әлегә бездә аның яртысы да юк. Шуңа күрә, юллар бүгенге темплар белән төзелгән очракта, Эльвира Нәбиуллина сүзләренең хаклыгына һич шикләнмәскә була.
Россиянең юл хуҗалыгы - гаять дәрәҗәдә нәтиҗәсез эшләүче механизм. Мәсәлән, аңа 3000нән артык учреждение һәм предприятие керә. Һәм алар, мәгълүм мәсәлдәге Аккош, Чуртан һәм Кысла кебек, арбаны төрлесе төрлечә тарта. Нәтиҗә шул - арба һаман да бер урында.
Моңа тагын хакимиятнең коррупция белән көрәштә кыюсызлыгын, хәтта ниндидер ки битарафлылыгын, Дәүләт Думасында лоббистлар өстенлек итүен дә өстәргә кирәк. Югыйсә инде әллә кайчан илдә «Россия юллары» дигән милли проект булырга һәм ул хакимият тарафыннан көчле контрольдә тотылырга тиеш иде, минемчә! Ә бездә исә бүген Олимпия уеннарын үткәрү милли проект дәрәҗәсенә куелган.
Россия икътисады, юлларның начар булуы аркасында, ел саен 1,8 триллион (!) сум акча югалта. Менә бит ул юл төзелешенә кертерлек резерв. Төзелеш материаллары үзебезнеке, эшче куллар җитәрлек, җиһазларны һәм техник контрольне дөньяның иң яхшы фирмалары белән килешеп бергә оештырырга була.
Төзелеш материаллары, дигәннән, Казаннан Буага барганда, мин һәрчак бер нәрсәгә шаккатам. Чагыштырмача яңа гына салынган асфальтта «колея», ягъни аңа батып кергән машина тәгәрмәче эзләре ярылып ята. Дөрес, әлеге күренеш бер Буа юлына гына түгел, бөтен Россия юлларына хас нәрсә. Язын автотрассаларда йөк машиналары өчен чикләүләр кертелү дә шуңа бәйле. Ә бу үзе генә дә күпме икътисади зыян дигән сүз. Югыйсә «колеялы» трасса дигән төшенчә бүтән бер генә илдә дә юк. Бүген бөтен дөнья автомобиль юлларын башлыча ныклы бетон кулланып төзи. Ә без һаман шул асфальтка ябышып ятабыз. Ә аның кулланыш вакыты нибары 5-6 ел. Аннан соң инде чокыр-чакыр ямау башлана. Шуңа күрә, безнең юллар аннан-моннан тегелгән корама юрганны хәтерләтә дә инде. Ә корама юрган, үзегез беләсез, хәерчеләрдә генә була. Әлбәттә, мондый технология кем өчендер кесә калынайтырга менә дигән табыш чыганагы. Ясыйсың да ямыйсың, ясыйсың да ямыйсың - мәңге бетмәслек эш. Ә Германиядәге кебек 70-80 елга җитәрлек итеп бер төзесәң, аннары нишләргә?!..
Югарыда кытайлар турында сүз кузгаткан идек. Нәкъ менә алар Пекиннан безгә таба супер юл төзеп яталар. Һәм ул Россия чигенә җитеп тукталган. Ә нигә аны бездә дә шул ук кытайлардан төзетмәскә ди? Без бит инде алар җитештергән ризыкны ашыйбыз, алар теккән киемне киябез. Үзең булдыра алмагач, нигә монысыннан гына оялырга?!.
Кытай ул - Азия. Ә Азиядән Европага Россия аша ел саен 20 млн тоннадан артык йөк уза. Тагын 10-15 елдан бу сан 100-150 миллионга җитәчәк дип фаразлыйлар. Ә бүген исә йөкне башлыча Суэш каналы аша су юлы белән әйләнечтән ташыйлар. Ягъни ул 21 мең километр араны 30-40 тәүлек буе узарга тиеш. Ә Европа - Көнбатыш Кытай аша автомобильләр белән ташыганда моңа нибары 14-18 көн генә кирәк була. Акчага күчереп исәпләгәндә, бу гигант дәрәҗәдә экономия дигән сүз. Әлеге маршрут Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Актүбә, Алма-Ата, Хоргос аша уза һәм аның гомуми озынлыгы 8,5 мең километр тәшкил итә. Маршрутның 2,2 мең километры Россия, шул исәптән 294 километры Татарстан аша үтә. Мәскәү - Оренбург федераль трассасының Татарстандагы өлешен, ягъни Шәле - Баулы маршрутын төзү эшләре 2005 елда башланган иде. Аның Шәледән Саескан Тавына кадәр арасы 2011 елда инде файдалануга тапшырылды. 2015 елга Саескан Тавыннан Әлмәткә кадәр булган ара әзер булырга тиеш. Әлмәттән Баулыга кадәрге өлеше тагын 3 елда төзелеп бетәчәк.
Татарстан транспорт министры урынбасары Инсаф Хәйруллин сүзләренә караганда, Казан - Баулы трассасын тулысынча 2018 елда ачу күздә тотыла. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге трасса Татарстанда беренче түләүле юл булачак. Әлегә аның 1 километры, транспортның төренә һәм юл участогының катлаулылыгына карап, 1-5 сум күләмендә фаразлана.
Безнең белешмә: түләүле юллар дөньяның 30 илендә бар. 17 ил түләүле автомобиль юллары концессионерларының Европа ассоциациясенә (ASFCAP) берләшкән. Аңа 100 эре компания керә. Алар идарәсендә 230 мең километр түләүле юл. Россиядә әлегә андый юллар 6000 километр тирәсе.
Кыскасы, юлдан акча эшләргә безнекеләр дә чит илләрдән бит тиз өйрәнә башладылар бугай. Их, менә юл төзергә дә шулай тиз өйрәнсәләр икән. Ул чагында без дә машиналарда җил сызгыртып узар идек һәм аның өчен акча түләсәң дә кызганыч булмас иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: