16+

Билләрне кысар чак җитте

Универсиада шаукымы белән мавыгып, бу көннәрдә без мәңгелек баш авыртуы булган торак-коммуналь проблемалардан беркадәр арынып торабыз. Күпләребез 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артуын шәйләми калгандыр әле. Тик озакка түгел: август аенда июль өчен счет-фактураларны кулга алуга ук, күктән җиргә төшәчәкбез. Билләрне никадәр кысарга кирәклекне шуннан аңлаячакбыз инде.

Билләрне кысар чак җитте

Универсиада шаукымы белән мавыгып, бу көннәрдә без мәңгелек баш авыртуы булган торак-коммуналь проблемалардан беркадәр арынып торабыз. Күпләребез 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артуын шәйләми калгандыр әле. Тик озакка түгел: август аенда июль өчен счет-фактураларны кулга алуга ук, күктән җиргә төшәчәкбез. Билләрне никадәр кысарга кирәклекне шуннан аңлаячакбыз инде.

1 июльдән илдә табигый монополияләр тарифлары күтәреләчәге турында халыкны ел башыннан ук кисәтеп куйганнар иде. Билгеле булганча, алар, үз чиратында, коммуналь хезмәтләр бәяләренә йогынты ясый. Быел ил күләмендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар 1 гыйнвардан күтәрелмичә, үзгәрешләр елның икенче яртысына калдырылган иде.
2013 елның 1 июленнән халык өчен зәңгәр ягулык бәясе 15 процентка күтәрелде. Моңа кадәр зәңгәр ягулыкның бер куб метры өчен 4 сум 01 тиен түләгән булсак, хәзер 4 сум 61 тиен түләргә туры киләчәк.
Электр энергиясенә килгәндә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат сәркатибе Алинә Шәмсетдинова аңлатканча, Россиянең Федераль тариф хезмәте электр энергиясе бәясенең максималь һәм минималь коридорын гына билгели. Ахыргы карарны төбәкләрдә аңа буйсынган оешмалар кабул итә. «ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты халык өчен электр энергиясе өчен тарифларны минималь дәрәҗәдә кабул итте», - дип ассызыклады матбугат сәркатибе. Моннан аңлашылганча, 1 июльдән халык өчен электр энергиясенең бер ставкалы тарифы үсеше 12,1 процент дәрәҗәсендә була. Ягъни 1 июльгә кадәр 1 кВт/сәг өчен 2 сум 57 тиен түләсәк (узган елгы дәрәҗәдә), 1 июльдән 1 кВт/сәг 2 сум 88 тиен торачак.
Ике тарифлы электр счетчикларын кулланучылар төнге тариф буенча үзгәрешләрне аеруча сизәчәк. Тәүлек зоналары буенча аерымланган электр тарифлары үзгәреше 1 июльдән шуннан гыйбарәт: моңа кадәр 1 кВт/сәг өчен пик зонасында - 2 сум 81 тиен, төнге зонада - 1 сум 89 тиен түләгән булсак, хәзер инде пик зонасында 1 кВт/сәг - 3 сум 13 тиен (үсеш 11,4 процент), төнге зонада 2 сум 30 тиен (үсеш 21,7 процент) булды.
Җылылык белән тәэмин итүгә килгәндә, аның тарифлары да үзгәреш кичерде. Билгеле булганча, узган елның сентябреннән республикада җылылык тарифларын катнаш субсидияләү бетерелде. Шул рәвешле, халык белән сәнәгать предприятиеләре бердәй шартларга куелды. Электр энергиясе белән комбинацияләнеп җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, узган ел аны кулланучы эре шәһәрләр һәм торак пунктларда (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу) халык өчен тарифлар гомуми каралган булса, быел тарифларны арттырганда аларның һәркайсына аерым якын килгәннәр. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова элегрәк аңлатканча, 1 июльдән Казан халкы өчен комбинацияләнеп җитештерелгән җылылык тарифлары күтәрелми, ягъни ул 2012 ел дәрәҗәсендә сакланып кала (1 Гкал - 1271 сум). Ә Чаллыда -10,2 процентка, Зәй, Түбән Кама һәм Урыссуда 2,6 процентка күтәрелә. Комбинацияләнми генә җитештерелгән җылылык энергиясе бәясенә килгәндә, республика халкы өчен тариф агымдагы елның 1 июленә кадәр 1 Гкал өчен уртача 1422 сум 41 тиен күләмендә иде. 1 июльдән исә 6,6 процентка артты.
Моннан тыш, су белән тәэмин итү буенча тарифлар уртача - 3,9, су бүлү тарифлары 7,6 процентка күтәрелде.
Коммуналь тарифлар үсеше быелга башка планлаштырылмый дип ышандыралар, яңа бәяләр буенча түләгәндә, үз-үзебезне шулай дип юатсак кына инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading