16+

Дивидендлар түләүнең яңа сәясәтен эшлиләр

Дәүләт компанияләрен яңача исәпләнгән чиста табышының 25 процентын дивидендлар түләүгә җибәрергә мәҗбүр итәчәкләр. Шушы көннәрдә генә РФ Икътисади үсеш министрлыгының шуңа кагылышлы тәкъдим әзерләве мәгълүм булды. Бу бер үк вакытта дәүләт мәнфәгатьләрен дә, шәхси инвесторлар мәнфәгатьләрен дә чагылдырачак, ди әлеге идея тарафдарлары. Әлеге фикер социаль-икътисади үсешнең беренче чираттагы чаралары концепциясендә...

Хәзерге вакытта да дәүләт компанияләре, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, чиста табышының 25 процент өлешен дивидендлар түләүгә тота. Тик моңарчы керемнәр бухгалтерлык исәбенең Россия стандартлары буенча исәпләнеп килде. Ә бу еш кына акционерлар арасында низагларга сәбәп була иде. Алга таба дәүләт контролендә булган компанияләрнең чиста керемнәрен финанс хисабының халыкара стандартлары нигезендә исәпләү һәм шуның дүрттән бер өлешен дивидендлар түләүгә тоту турында сүз бара.
Үзәк басмалар хәбәр иткәнчә, Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) инде финанс хисабының халыкара стандартлары нигезендә исәпләнгән чиста керемнең дүрттән берен дивидендларга юнәлтүгә кагылышлы норманы эченә алган документ та әзерләгән. Яңа дивиденд сәясәте турындагы әлеге документ проекты якын араларда ведомствоның эксперт-консультация советында каралачак. Әгәр дәүләт компанияләре дивидендларга кагылышлы яңа таләпләрне үтәүдә ташламалар сорый икән, алар моның сәбәпләрен киң җәмәгатьчелек алдында нигезле аңлатырга тиеш була.
Бу идея уңышлы барып чыкканда, Россиядә яңа дивиденд сәясәтендә чираттагы адым ясалырга - дивидендларга финанс хисабының халыкара стандартлары нигезендә исәпләнгән чиста керемнең 35 процентка кадәр өлеше тотылырга мөмкин. Керемнең дивидендлар түләүгә җибәрелә торган өлешен арттыру тәкъдимен РФ Финанс министрлыгы күтәреп чыккан иде. Өстәвенә бу идеяне эре инвесторлар да хуплый. Кайбер экспертлар инфраструктура, нефть, газ секторы кебек тармакларда бу күрсәткечне 50-70 процентка җиткерергә кирәк булуын искәртә.
Дивиденд түләүләрен финанс хисабының халыкара стандартлары нигезендә исәпләнгән чиста керемнең 25 проценты күләмендә түләү дә дәүләт компанияләренең дивидендлар буенча керемнәрен (акциягә еллык дивиденд күләменең акция бәясенә нисбәте) үстерергә ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading