16+

Ел авыр булды, әмма нәтиҗәләр өметсез түгел

Вазгыять начараймады, тик яхшы якка да үзгәрешләр сизелмәде. Россия Икътисади үсеш министрлыгы узган ел йомгаклары буенча ил икътисадының торышына әнә шундый бәя бирә. Министр урынбасары Андрей Клепач, 2013 ел көткән өметләрне акламады, икътисадтагы тискәре күренешләргә каршы тору ягыннан чыгып караганда, узган елны кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр елы дип тә атарга мөмкин,...

Ел авыр булды, әмма нәтиҗәләр өметсез түгел

Вазгыять начараймады, тик яхшы якка да үзгәрешләр сизелмәде. Россия Икътисади үсеш министрлыгы узган ел йомгаклары буенча ил икътисадының торышына әнә шундый бәя бирә. Министр урынбасары Андрей Клепач, 2013 ел көткән өметләрне акламады, икътисадтагы тискәре күренешләргә каршы тору ягыннан чыгып караганда, узган елны кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр елы дип тә атарга мөмкин,...

Президент Владимир Путин исә, 2013 ел катлаулы булуга карамастан, Россия икътисады күрсәткечләре алай ук начар булмады, дигән фикердә. «Ел хезмәттә үтте», - дип ассызыклаган иде ул ММЧ вәкилләре өчен уздырылган традицион очрашуда.
Якынча йомгакларга караганда, 2013 елда Россиядә тулаем төбәк продукты үсеше - 1,4 процент, инфляция 6,1 процент тәшкил иткән. Башка төп макроикътисади күрсәткечләргә килгәндә, илдә торак төзелеше үсеше ел ахырына - 12,1 процент, реаль хезмәт хакы үсеше 5,5 процент булган. Узган ел сәнәгать секторының авырлыклар кичерүен күздә тотканда, авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукты үсешенә сизелерлек йогынты ясаган. Дөнья икътисадындагы тискәре тенденцияләр тәэсиренә карамастан, бу чорда Россия икътисадының социаль чыгымнарын кисәк кыскарту ихтыяҗы тумаган. 2012 елда илдә картлык буенча хезмәт пенсиясе 9 мең 790 сум тәшкил итсә, 2013 елда 10 мең 742 сум булган. Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев та, вазгыять контрольдә, дип ышандыра. Ул моны Россиядә эшсезлек дәрәҗәсенең югары үсештәге илләр белән чагыштырганда 2-3 тапкырга кимрәк булуы, тышкы бурычның зур булмавы һәм яхшы резерв белән бәйләп аңлата. Премьер позитив факторлар арасына икътисади процессларны яхшы итеп җайга сала алуны да кертә. Инвестицияләргә сорауның активлашуы 2014 елда илдә эчке тулаем продукт үсешенең төп этәргече булырга тиеш дип саныйлар РФ Икътисади үсеш министрлыгында.
Татарстанга килгәндә, республика, узган ел тулаем төбәк продукты күләмен 1,5 трлн сумнан арттыра алса да (үсеш 2 процент чамасы), социаль-икътисади үсешнең планлаштырылган темпларына ирешә алмады. Шулай да 2013 ел башында алга куелган төп приоритетлар - төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, яңа эш урыннары булдыру, производствоны модернизацияләү буенча нәтиҗәләр зарланырлык түгел. Ел ахырына төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, 2012 ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка үсеп, 535 млрд сум тәшкил итәр дип фаразланды. «Моны лаеклы күрсәткеч дип исәплим. Бу, икътисади үсеш темпларының беркадәр акрынаюына карамастан, республикага инвестицияләр килүнең дәвам итүе хакында сөйли», - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
2013 елда республика икътисадында үсеш темплары кимүгә карамастан, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджетның керем өлешенең үтәлеше тотрыклы тәэмин ителгән. Татарстан федераль бюджетны зур күләмдәге салымнар белән тулыландыручы төбәкләрнең берсе булып кала. Якынча йомгакларга караганда, узган ел Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 713 млрд сумлык салымнар, таможня пошлиналары, башка төрле җыемнар туплап озатылган. Шуның 355 млрд сумын салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр тәшкил итә. Бу керемнәрнең 191 млрд сумы федераль казнаны тулыландырган, 164 млрд сумы ТРның консолидацияләнгән бюджетына озатылган. «Татарстан - эре донор төбәк. Бу саннар безнең республикада булган потенциал хакында сөйли. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча ил күләмендә беренче бишлеккә, унлыкка керәбез, Идел буе федераль округында лидерлык позициясен билибез. Шуңа күрә, республиканы илнең куәтле, көчле төбәге дип саныйм», - ди Татарстан Президенты.
Якынча мәгълүматларга караганда, ТР консолидацияләнгән бюджетының 2013 елдагы чыгымнары 206 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстанның барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре финанс елын хезмәт хакын тулысынча түләп тәмамлады. Финанс министры искәртүенчә, узган ел барлык дәрәҗә бюджетларда социаль юнәлешнең көчәюе дәвам иткән. 2013 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүгә 70 млрд сум тотылган. Республикада уртача хезмәт хакы үсеше ел йомгаклары буенча 13 процент булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading