16+

Электр энергиясе өчен иң югары тариф – Даниядә, ә иң арзанлысы – Украинада

2013 елда электр энергиясенә халык өчен каралган тарифлар күләме буенча Россия Европа илләре рейтингында 37 нче урында тора.

Электр энергиясе өчен иң югары тариф – Даниядә, ә иң арзанлысы – Украинада

2013 елда электр энергиясенә халык өчен каралган тарифлар күләме буенча Россия Европа илләре рейтингында 37 нче урында тора.

«Рейтинг» агентлыгы экспертлары әзерләгән мәгълүматтан күренгәнчә, соңгы 5 елда халык өчен электр энергиясе тарифларының иң зур үсеше Беларусьта теркәлгән. Тугандаш республикада аның күләме шушы чорда 4 тапкырга күтәрелгән. Бездә исә 5 ел эчендә энергия тарифлары үсеше - 81 процент, Мальтада 71 процент тәшкил итә. Ә менә Люксембург белән Бельгиядә яшәүчеләр өчен электр энергиясе чыгымнары бик азга гына арткан, Венгриядә хәтта кими төшкән.
Эксперт тикшерүләре раславынча, быел Европада электр энергиясе өчен иң югары бәяне Дания халкы түли, ә иң арзанлы электр энергиясе - Украинада.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading