16+

Эшкуарлар канун чыгаруда үз тәкъдимнәрен кертә

«Татарстанда эшкуарлыкны үстерергә нәрсә комачаулык итә?» ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында шундый сорау куелган баннер эленеп тора. Эшкуарлык һәм инвестиция белән шөгыльләнүчеләрне, үз бизнесы мисалларын китереп, әлеге сорауга җавап табарга һәм кимчелекләрне бетерү юлларын эзләшергә чакыра ТР икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев.

«Республикабыз эшкуарларының, шушы юл белән, норматив актларны камилләштерү һәм үзләре өчен җайлы итү мөмкинчелеге бар», - диде ул «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта. Аның сүзләренчә, республикада кабул ителгән норматив хокукый актларда эшкуарлыкка үсәргә комачаулык итүче нигезсез чыгымнарның сәбәбен һәм кирәгеннән артык административ барьерлар булган урыннарны эшкуарлар төртеп күрсәтсә, аларның фикере исәпкә алынып, ниндидер үзгәрешләргә ирешү мөмкин булыр иде.
2010 елда РФ Хөкүмәте дөньяның 50дән артык илендә эшләп килгән җайга салучы бәяләмә механизмын (ОРВ) федераль дәрәҗәдә кабул иткән. Быелдан, федераль башкарма хакимият өчен бу механизм мәҗбүри. Киләсе елдан ул РФ төбәкләре өчен дә шулай булачак. Ә шәһәр округлары кебек җирле үзидарәләргә әлеге мәҗбүрият 2015 елдан кагылачак.
Татарстан исә, инвестиция климатының уңайлылыгын тәэмин итү йөзеннән, ОРВ кертү эшенә 2012 елда ук алынган. Шул вакыт аралыгында ТР Икътисад министрлыгына эшкуарлык өлкәсенә бәйле 300дән артык федераль хокукый норматив акт проектлары тәкъдим ителгән. Әлеге проектлар, тиешле өлкәгә караган министрлык һәм ведомстволар белән берлектә каралып, нәтиҗәләр ясалган. Ә быел, ОРВ процедурасы үтү өчен, 14 гамәлдәге һәм 21 кабул ителергә торучы норматив хокукый акт сайлап алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading