16+

Эшмәкәрләр шаулашты

Узган ункөнлек республика эшмәкәрләре өчен тынгысыз, гаугалы булды. Сәбәбе - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы кысасында «Социаль бизнес» грантына дәгъва кылучыларның эксперт советының эшеннән канәгатьсезлеге. Эксперт советы 25 октябрь көнне үз эшен башлап, беренче 200 проектны карый һәм финанслау өчен бирелгән акча бетте, дип, үз эшен туктата. Ә...

Эшмәкәрләр шаулашты

Узган ункөнлек республика эшмәкәрләре өчен тынгысыз, гаугалы булды. Сәбәбе - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы кысасында «Социаль бизнес» грантына дәгъва кылучыларның эксперт советының эшеннән канәгатьсезлеге. Эксперт советы 25 октябрь көнне үз эшен башлап, беренче 200 проектны карый һәм финанслау өчен бирелгән акча бетте, дип, үз эшен туктата. Ә...

Бактың исә, бу турыда иртән генә агентлыкның сайтына хәбәр куелган икән. 30 кешедән торган инициатив төркем, ризасызлык белдереп, Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллый. Президент Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчелегенә дәүләтнең бизнеска ярдәмгә биргән акчаларын бүлгән вакытта төгәл һәм ачык кагыйдәләр булдырырга кирәклегенә басым ясый һәм, Илдар Халиков җитәкчелегендәге комиссия оештырып, әлеге хәлне тикшереп ачыклык кертергә куша.
Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов килеп чыккан күңелсезлектә эксперт советын һәм үзенең ярдәмчеләрен гаепләде. Ул үзе бу көннәрдә Татарстаннан читтә булган, проектларны карауны туктатырга да кушмаган һәм бернинди беркетмәгә дә кул куймаган. Совет, үзенең эшен яңартып, яңадан дүрт көн буе калган 400 проектны карады. Шулай итеп, эксперт советы 111 проектка уңай бәя биреп, сайлап алды. «Социаль бизнес» грантының икенче этапка калган бюджеты исә 35 555 000 сум, ул 600 меңнән 59 субсидиягә генә җитә. Инде хәзер нишләргә? Эксперт советы дәүләттән өстәмә акча сорарга тәкъдим итә. «Социаль бизнес» грантының шартларын укысак, шуны күрербез: анда акка кара белән грант финанслау өчен бирелгән бюджет акчасы беткәнче дәвам итәчәк дип язылган. Берәүләрнең уйлап бетермичә карар чыгарулары, икенчеләрнең исә контрольдә тотып җиткермәүләре юктан гына гауга чыгуга сәбәпче була. Хәер, кемнәрдер шул буталчыклыктан файдалана да белә. Бизнес проектларының кайберләренә күз салсак, болар өчен дәүләттән өстәмә акча алу кирәкме, гомумән, бу проект үзе халыкка кирәкме икән, дип уйлыйсың. Мәсәлән, суррогат аналар хезмәте, авыл җирендә күчмә мунчалар... Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары күптөрле, кемнәрдер ярдәмен дә ала. Кызганыч, без алар турында бик аз беләбез, ә инде очрашып сөйләшү турында әйтеп тә торасы юк. Агентлык үзе дә ярдәм алган 902 эшмәкәрнең хисабын бүгенгәчә күрә алмый икән. Әйе, буталчыклыклар, аңлашылмаучанлыклар бик күп. Бу хәбәрдарлык булмаудан, дөрес мәгълүматны халыкка җиткермәүдән дә килә. Электрон, рус телендә нәшер ителә торган газета журналистлары да агентлыкның матбугат чаралары белән начар эшләвен ассызыклый. Татар газеталары әлеге мәсьәләдә бөтенләй читтә калып килә, эшмәкәрлек татарча алып барылмый, дип уйлыйлар ахрысы, агентлыкта да. Шул ук вакытта агентлык ислам финансын үстерү юнәлешендә дә эш алып бара, әмма алар арасында татарлар юк, күрәсең...
Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Министрлар Кабинетында ясаган чыгышында: «Без акча гына бүлеп утырмыйбыз. Бу - без эшләгән эшнең бик азы гына», - ди. Кайчак иң вак дигәнең дә иң мөһим мәсьәлә булып куя шул. Әлеге мәсьәлә киләчәктә нинди чишелеш табар, анысын сезгә хәбәр итәрбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading