Шәһри Казан

Европа тагын борынга чиртә

Европа комиссиясе авыл хуҗалыгы продукциясе экспортына ярдәм күләмен өч тапкырга арттырырга тәкъдим итә. Хәзер ул елына 60 млн евро булса, 2020 елга ярдәм күләмен 200 млн еврога җиткерергә ниятлиләр. Шуның белән бергә, ярдәм күрсәтеләчәк товарлар исемлеген дә киңәйтмәкчеләр. Мәсәлән, хәзергә Европа берлеге илләреннән шоколад эшләнмәләр һәм сыра экспортын субсидияләү каралмаган....

Реклама

Бүгенге көндә дөньяда авыл хуҗалыгы товарлары һәм продуктлары экспортының 18 проценты (114 млрд евролык) Европа илләре өлешенә туры килә. Чагыштыру өчен, Россия үзендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 16 млрд долларлык өлешен генә читкә чыгара. Аның каравы, 40 млрд долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе безгә башка илләрдән кертелә.
Ит җитештерүчеләрнең илкүләм ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин, Еврокомиссия инициативасына бәйле рәвештә, РФ Авыл хуҗалыгы һәм Икътисади үсеш министрлыкларына үз җитештерүчеләребезне яклауга кагылышлы тәкъдимнәр әзерләгән. Аның аңлатуынча, Бөтендөнья сәүдә оешмасы алдындагы йөкләмәләреннән чыгып караганда, Россиянең экспортны турыдан-туры субсидияләү хокукы юк. Шуңа да без ил экспортерларына халыкара күргәзмәләрдә катнашуда, Россия продуктларына социаль реклама ясап һәм читтән кертелә торган продукциянең сыйфатына контрольне көчәйтеп кенә ярдәм итә алабыз, дип саный ул.
Белгәнебезчә, моннан ике ел элек ВТОның тулы хокуклы әгъзасы булганнан соң, Россия яңа шартларда яши башлады. Бу, беренче чиратта, безгә читтән авыл хуҗалыгы продукциясе импорты арту тенденциясенә һәм эчке базарда көндәшлек көчәюгә китерде. Тик бу көндәшлектә безнең җитештерүче белән Европа җитештерүчеләре тигез шартларда түгел. Мәсәлән, 2015 елга иттән әзерләнгән продуктларны кертүгә (казылык, ветчина) пошлина бәясе 3 тапкырга төшәчәк. Шул сәбәпле, безнең кибет киштәләренең Көнбатыштан кайтарылган ит продуктлары белән туласын көт тә тор.
Федерация Советы әгъзасы Сергей Лисовский сүзләренә караганда, ВТО шартларында яши башлагач, Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе импорты 5,2 процентка үскән, ә безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен читкә чыгару күләме үзгәрешсез калган. Әлегә бу аерманы киметеп тә булмый. Сергей Лисовский моңа китергән төп сәбәпне Европа берлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын субсидияләү күләменең югары булуында күрә. Ә менә Россиядә бүгенгәчә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын үстерү буенча анык стратегия юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: