16+

Фатир арендалау җиңеләймәгәе әле

Фатирларын арендага бирүче эшлекле гражданнарга киләчәктә, конкурентлык көчәю сәбәпле, бәяләрне киметергә туры килмәгәе. Арендалы торак төзелешен ил күләмендә үстерергә ниятлиләр хәзер. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2020 елга Россиядә арендалы торак фондының өлешен 10 процентка җиткерү бурычы куелган.

Фатир арендалау җиңеләймәгәе әле

Фатирларын арендага бирүче эшлекле гражданнарга киләчәктә, конкурентлык көчәю сәбәпле, бәяләрне киметергә туры килмәгәе. Арендалы торак төзелешен ил күләмендә үстерергә ниятлиләр хәзер. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2020 елга Россиядә арендалы торак фондының өлешен 10 процентка җиткерү бурычы куелган.

Салым органнарының никадәр генә кисәтүенә карамастан, торакларын башка затларга вакытлыча файдалануга биреп торучылар алган керемнәреннән салым тү­ләргә ашыкмый. Дәүләт, коммерцияле булмаган арен­да базарын үстереп, бер атуда ике куянны эләктерергә ниятли бугай: арендага бирү базарының ачыклыгын тәэмин итәргә һәм мохтаҗ гражданнарны тораклы итү мөмкинлеген арттырырга.
Коммерцияле булмаган арендалы торак төзелешен Россия өчен чагыштырмача яңа әйбер дияргә була. Кайбер төбәкләрдә шундый аерым проектлар гамәлгә ашырылса да, күпчелек төбәкләр өчен әле ул хыялдан чынбарлыкка күчмәгән. Россиядә арендалы торак базарын үстерү, төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Дарькин аңлатуынча, ике төп максатны күздә тота. Коммерцияле булмаган аренда, беренче чиратта, зур булмаган керемле, шул ук вакытта аз керемле категориягә кермәгән һәм социаль чиратка эләкмәгән гражданнарны тораклы итү өчен уйланылган. Икенчедән, арендалы торак эчке миграция процессларына ярдәм итәчәк. Хәзер илнең төрле тө­бәкләрендә зур инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Зур төзелешләргә һәм производстволарга читтән җәлеп ителгән эшчеләр һәм белгечләрне яшәү урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль кала. «Без бу проблема белән тәүге тапкыр «ТАНЕКО»ны төзи башлагач очраштык. Мондый зур комплекслар төзелешен тораклар төзелешеннән башка алып барып булмавын яхшы аңладык. Хәзер шундый эре проектлар Татарстанда шактый тормышка ашырыла. Эре инвестиция проектларын га­мәлгә ашыруны арендалы торак төзелешеннән башка күзаллау да мөмкин түгел», - дип белдергән иде ТР Премьер-министры Илдар Халиков та.
Торак төзелешендә территорияләрне комплекслы үзләштерү һәм үстерү буенча эре проектларга сизелерлек урын бирелгән Татарстанда арендалы торак төзелеше аз күләмдә булса да соңгы ике елда алып барыла инде. «Татарстанда 2011-2016 елларда торак төзелешен үстерү» максатчан программасы кысаларында, узган ел «Арендалы торак базарын үстерү» дигән ярдәмче программа да расланды. Бүген республикада сафка бастырыла торган гомуми торак мәйданында арендалы торакның өлеше 0,7 проценттан артмый. 2016 елга бу күрсәткечне 15 процентка җиткерү ниятләнелә. Шул юл белән 7 меңнән артык гаиләне тораклы итү ­­­­планлаштырыла.
Федераль министр урынбасары Сергей Дарькин сүзләренә караганда, быел барлык кирәкле федераль норматив-хокукый базаны камилләштереп, ил күлә­мендә арендалы торак төзү буенча берничә тәҗрибә проектын эшләтеп җибәрергә кирәк булачак. 2014-2015 елларда инде мондый торак төзелеше барлык төбәкләрдә башланырга тиеш дип уйланыла. «Президент тарафыннан куелган бурычны хәл итү өчен, 2020 елга кадәр 1,5 трлн сум бүлү планлаштырыла. Бу финанслар нинди чыганаклардан алыныр, әлегә аның юлларын тәгаенләп бетерергә кирәк булачак», - ди Сергей Дарькин. Ул шәхси-дәүләт партнерлыгы механизмнарын карарга куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading