Шәһри Казан

Хезмәт хаклары арта?!

Россиянең 70 тән артык төбәге бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүгә дотацияләр алачак - әлеге максатлар өчен 40 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Реклама

Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карарда әйтелә. Документ Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган. «Дотацияләр РФ Президентының 2012 елның 7 маендагы указлары нигезендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүгә өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен бирелә», - диелә Хөкүмәтнең матбугат үзәге белдерүендә.
Акчаларның күп өлеше Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Дагыстан, Нижегород өлкәсе һәм Байкал аръягы краена китәчәк. Дотацияләрдән Мәскәү, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары «коры калганнар». Ник дигәндә, аларда бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары аксамый икән. Шулай ук Калуга, Ленинград һәм Ростов өлкәләренә дә өстәмә акчалар бирелмәячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: