16+

Игорь Шувалов: «Татарстанга килү һәрвакыт рәхәт»

Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстанда булып китте. «Миңа Татарстанга килү һәрвакыт рәхәт, - диде ул. Татарстан лидеры турында да фикерен җиткерде. - Бүген Рөстәм Миңнеханов - Президент вазифаларын башкаручы, әмма минем өчен ул нинди генә вазифада булса да, һәрчакта да үз сүзендә тора торган, республика халкын яратучы...

Игорь Шувалов: «Татарстанга килү һәрвакыт рәхәт»

Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстанда булып китте. «Миңа Татарстанга килү һәрвакыт рәхәт, - диде ул. Татарстан лидеры турында да фикерен җиткерде. - Бүген Рөстәм Миңнеханов - Президент вазифаларын башкаручы, әмма минем өчен ул нинди генә вазифада булса да, һәрчакта да үз сүзендә тора торган, республика халкын яратучы...

Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстанда булып китте. «Миңа Татарстанга килү һәрвакыт рәхәт, - диде ул. Татарстан лидеры турында да фикерен җиткерде. - Бүген Рөстәм Миңнеханов - Президент вазифаларын башкаручы, әмма минем өчен ул нинди генә вазифада булса да, һәрчакта да үз сүзендә тора торган, республика халкын яратучы кеше. Мин аңа уңышлар телим. Аның уңышы ул - халыкның да уңышы».

Илдәге икътисади кризис шартларына карамастан, Татарстанда республика Президенты программалары буенча бюджет исәбеннән төзелә торган социаль объектлар даими куллануга тапшырылып бара. Татарстанда бүген шундый 30 уникаль социаль программа эшли, аларның күп өлеше авыл җирен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан берничә ел элек кенә балалар бакчаларында урыннар җитмәү төп проблемаларның берсе булса, бүген әлеге өлкәгә зур игътибар бирелә. Әле менә бу атнада гына Лаеш районының Олы Кабан бистәсендә, Сокуры авылында, Лаешның үзендә өч балалар бакчасы ачылды.

Сокуры авылындагы «Ромашка» балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән.
Балалар бакчасында барысы да заманча: музыка һәм физкультура заллары, сенсор бүлмә, методик һәм медицина кабинетлары, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, спорт-уеннар мәйданчыгы да бар. Ата-аналар, тәрбиячеләр белән аралашкан чакта Рөстәм Миңнеханов:
- Быел без барлыгы 75 нче балалар бакчасын ачабыз, бу рекорд сан. 10000нән артык урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да бу кадәр төзелгәне булмады. Хәзер иң мөһиме - бу объектларның буш тормавы, - дип искәртте.
Игорь Шувалов республика җитәкчелеген балалар бакчасына чиратларны корганда инновацияләрне уңышлы кулланган өчен мактады. Аның әйтүенчә, Татарстанда илдә беренчеләрдән булып электрон чират системасын куллана башладылар. Бу исә бик зур казаныш.

Лаеш маен бөтен ил беләчәк
Игорь Шувалов эш сәфәре кысаларында Лаеш районындагы «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрүдә дә катнашты. Барыбызга да таныш Mr. Ricco продуктларына банка, капларны да монда эшлиләр. Популяр «Цезарь« соусын, майонез, кетчупларын да биредә җитештерәләр. Әлеге заводта майларны рафинадлату, шешәләргә май, майонез һәм соуслар тутыру эшләре элек тә башкарылган. Хәзер май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзегәннәр. Яңа технологияләр елына 1 миллион тонна май орлыгы эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. «Нәфис - Биопродукт» заводы - импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру мисалы да. Моны Игорь Шувалов та искәртте.

- Импортны алыштыру турында сүз чыкканда, күпләр Европа союзы илләре, АКШ, Канада кебек югары төгәллекле электрон базалы илләрдән кергән продуктларны алыштырырлык яңа заманча предприятиеләр булыр дип көтәдер. Әмма без ашамлык продуктлары тулысынча үзебез уйлап тапкан технологияләр буенча, үзебезнең чималдан җитештерелгән очракта һәм үзебезнең базарда кулланылганда гына тулысынча бәйсез булачакбыз. Сезнең кебек предприятиеләр булганда, чит ил көндәшләре кибет киштәләрен бушатырга тиеш, кулланучыларга сыйфатлы ризык ашатыгыз! - дип мөрәҗәгать итте җитәкче предприятие хезмәткәрләренә. «Нәфис» компанияләр төркеме исә көнбагыш мае җитештерү буенча Россия базарының 15 процентын яуларга уйлый.

Һәркем алырлык булсын
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов «Соловьиная роща» торак комплексы төзелеше мәйданчыгында да булдылар. Торак комплексы Казанның Идел буе районында урнашкан. Биредә 9-14 катлы кирпеч эконом-класс йортлар булачак. Аларда 5,5 мең кеше яшиячәк. Комплексның беренче йорты файдалануга тапшырылган инде, икенчесе август ахырында сафка басар дип көтелә. Биредә мәктәп, балалар бакчасы да төзелер дип планлаштырыла. Игорь Шувалов Татарстанда өйрәнерлек нәрсәләр бар, дип саный.


- Биредә социаль ярдәм кирәк булган халыкны торак белән тәэмин итүче фонд эшли, без Татарстан тәҗрибәсен ил киңлекләрендә ничек куллану мөмкин булуын берничә тапкыр карадык. Биредә уйлыйлар, фикер алышалар, ә аннары шул карарларны чынга ашыралар. Торакка килгәндә, кешеләр андый фатирларны сатып алу мөмкинлегенә ия булсыннар, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading