16+

Ил халкын кредитка «батарга» нәрсә мәҗбүр итә?

Рәсми статистикага караганда, бүген Россиядә хезмәткә яраклы халыкның яртысына якыны теге яки бу банкка кредит түли.

Ил халкын кредитка «батарга» нәрсә мәҗбүр итә?

Рәсми статистикага караганда, бүген Россиядә хезмәткә яраклы халыкның яртысына якыны теге яки бу банкка кредит түли.

Алай гына да түгел, берьюлы берничә банкка кредит белән бәйләнгән гражданнар саны арта башлады хәзер.
Нәрсә бу: халыкның яшәү дәрәҗәсе күтәрелүеме, әллә финанс грамоталылыгы түбән булу нәтиҗәсеме? Ни кызганыч, икенче сәбәп халыкны бурыч сазлыгына суыра бара.
Хезмәт хакларының үсеше гражданнарның бер-берсен уздырырга теләп матур, җитеш яшәү теләге - «аппетиты» үсү (моңа инфляцияне дә кушарга кирәк) артыннан җитешә алмый. Соңгы ике елда илдә алынган кредитлар күләме ике тапкырга диярлек арткан, ә шушы вакыт эчендә россиялеләрнең җан башына туры килгән уртача кереме үсеше 22 процент чамасы гына. Бу кредитлар, нигездә, куллану кредитлары. Хәзер халык бурычка акчаны нәрсәгә генә алмый: фатир яки автомобиль сатып алу, кыйммәтле ремонт ясату, кыйммәтле көнкүреш техникасы сатып алу, купшы туйлар уздыру, вузда түләүле нигездә уку өчен исәп-хисап ясау өчен дисеңме… Хәтта чит илдә ял итәм дип зур процентлы кредитлар алып банкларга бурычка батучылар саны да арта башлады.
Ярый ла «керемең яхшы булып, кредитларны вакытында кайтара алсаң. Тик бүген күпләр хәленнән килмәүне белә торып та бурычка чумудан курыкмый. Бер банк алдындагы йөкләмәсен вакытында үтәп баруга соңгы акчасын бирмәс өчен, икенче банктан кредит ала, ике кредитны вакытында кайтарырга кыен була башлагач - өченчесеннән... Финанс өлкәсендәге белгечләр җиңел уйлаучы гражданнарның никадәр нагрузка төшәсен чамаламый торып кредит пирамидасын үзләре тудыруы турында чаң кага. Куллану кредитлары хәзер үзләре дә риск зонасында. Узган ел биш яки аннан да күбрәк кредитлары булган заемчылар өлеше 6 проценттан 19 процентка җиткән.
Белгечләр фикеренчә, бар кыенлык кредит рәсмиләштерүче гражданнарның финанс яктан грамоталы булмавына бәйле. Күпләр кыйммәтле булган экспресс-кредитлар ала, ләкин клиентларның бик азы гына кредит килешүен җентекләп укый. Тиешле игътибар бирелмичә төзелгән кредит килешүе клиентларга үзләренең финанс мөмкинлекләрен чамаларга бирми. Хәзер банкларга карамаган коммерцияле оешмаларның кредит тәкъдим итүдә активлашып китүе аеруча борчу тудыра. Урамдагы игъланнарда алар тарафыннан халыкны җәлеп иткән нинди генә төр кредитлар тәкъдим ителми. Кредит рәсмиләштерү өчен паспорт кына таләп итүчеләре дә бар. Менә шушындый матур вәгъдәләргә эләгүчеләр үзләренең гомерлек капкынга төшүен аңламый да кала инде.
Белгечләр, кредит рәсмиләштергәнче, килешү, башка төр өстәмә документлар шартлары белән бик җентекләп танышырга, аеруча штрафлар, процентлар һәм комиссия күләмнәренә кагылышлы пунктларны җентекләп өйрәнергә чакыра. Ә иң ышанычлысы - булганга канәгать калып, хәлеңнән килмәстәйгә үрелмәү, «ач тамагым - тыныч колагым» дип яшәү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading