Шәһри Казан

Ил үсешенә бары төбәкләр икътисады аша гына

Россия икътисады үсешенең иң уңайлы сценарие төбәкләр үсеше аша күзалланыла. Россия төбәкләре, үз чиратында, коррупциягә каршы көрәштә, административ киртәләрне киметүдә, мәгариф системасында хәлне тагын да яхшыртканда, сизелерлек алгарышка ирешә ала.

Реклама

Узган атнада Давос форумында тәкъдим ителгән төп докладның эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде. Үсешнең яңа чыганакларын эзләү, эре икътисадларның үсеш перспективалары быелгы Бөтендөнья икътисади форумында фикер алышуга чыгарылган төп темалар булды.
Форумда билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү инде күптән илдә икътисади активлыкның төп этәргече булудан туктаган, бүгенге шартларда Россиянең башка төбәкләренә игътибарны арттырырга кирәк. Форумда илнең кайбер төбәкләренең бизнес мохитен, җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуда һ.б. өлкәләрдә башкалардан сизелерлек аерылып торуы да ассызыкланды. Бөтендөнья банкы мәгълүматларына нигезләнеп, форум Россиядә бизнесны алып бару өчен уңайлы булган алты төбәкне атады. Алар - Татарстан, Мордовия һәм Төньяк Осетия республикалары, Калуга, Ульяновск һәм Ростов өлкәләре. Ә «Русал» җәмгыяте генераль директоры Олег Дерипаска хәтта Россия башкаласын көнчыгышкарак күчерү, Себердә үсеш корпорациясе төзү идеясен җиткерде. Ул бу фикеренең дөреслеген, башкаланың Мәскәүдә урнашуы коррупциягә һәм вәкаләтләрнең чиктән тыш үзәкләшүенә китерә, дип дәлилли. Аның сүзләренә караганда, Красноярск - илнең металлургия үзәге, Иркутск финанс үзәге була алыр иде. Дерипаска уңышлы мисал итеп Сочины, анда Олимпиадага әзерлек барышында 200 меңнән артык эш урыны барлыкка килүен китерә һәм аның төбәк үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклый.
Ил башкаласын Мәскәүдән көнчыгышкарак күчерү идеясе яңалык түгел, билгеле. Моңа кагылышлы фикерләр инде берничә ел дәвамында яңгырый. Хәтерләсәгез, узган ел гына Владивосток мэры Игорь Пушкарев, шундый тәкъдимен җиткереп, башкалалары көнчыгыштарак урнашкан илләрнең тизрәк үсүен аргумент итеп китергән иде.
Әле 2012 елның августында, Мәскәү өлкәсе губернаторы постын биләгән чорда Сергей Шойгу да, ил башкаласы Себердә булырга тиеш, дип белдергән иде.

Байлар дөнья халкының ярты байлыгына ия
Рим Папасы Франциск Давосның беренче көнендә форум делегатларына мөрәҗәгатендә: «Байлык кешелек белән идарә итүгә түгел, ә кешелеккә хезмәт итәргә тиеш», - дип белдерде.
«Тигезлекне арттыру өчен, байлыкны дөрес итеп бүлүнең, мәшгульлек чыганакларын булдыруның, мохтаҗларга ярдәмнең механизмнарын булдыру кирәк», - дип ассызыклый понтифик мөрәҗәгатендә. Гарвард университеты профессоры Кеннет Рогофф шундый механизмнарның берсен Европада салым салуның прогрессив системасын булдыруда күрә.
Узган елгы Давос форумыннан бирле миллиардерлар байлыкларын тагын да арттырган. Соңгы бер ел эчендә миллиардерлар индексына кергән 300 кешенең матди хәле, 524 млрд долларга артып, хәзер 3,6 трлн доллар тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Швейцариядә быелгы Бөтендөнья икътисади форумында катнашкан 80 миллиардерның (долларлы миллиардер) сигезе - Россиядән.
Быелгы форумга чыгарылган төп темаларның берсе тигез булмаган керем һәм ярлылык белән көрәшкә багышланган иде. Билгеле булганча, һәр илнең тулай эчке продукт үсешеннән иң күп файданы аның иң хәлле гражданнары ала. Мәсәлән, Калифорния университеты икътисадчылары исәпләвенчә, 2009-2012 елларда америкалыларның иң бай саналган 1 процентына ил икътисадын яңадан аякка бастырудан алынган файданың 95 проценты туры килгән. «Бүген дөньяның иң бай 85 кешесе контрольлек иткән байлык күләме дөнья халкының яртысы контрольлек иткән байлык күләменә тиң, бу - гаделсезлек», - дип белдерде Давоста Oxfam хокук яклау оешмасы җитәкчесе Уинни Бьяньима.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: