Шәһри Казан

Илдәге ИТ-индустрия предприятиеләренең өчтән бере Татарстанда булачак

«Илдәге ИТ-предприятиеләрнең 30 процентка якыны Татарстан өлешенә туры киләчәк».

Реклама

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шулай дип белдерде. Әлеге нияткә, беренче чиратта, республикада эшләүче ике ИТ-парк мәйданына һәм төзелеп килүче «Иннополис» иярчен-шәһәренә яңа проектлар җәлеп итеп ирешергә уйлыйлар.
Министр сүзләренә караганда, республика Хөкүмәте ИТ-секторның тулай төбәк продуктындагы өлешен хәзерге 3,15 проценттан 5 процентка җиткерергә җыена.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: