16+

Илсур Метшин: “Казан – Россия шәһәрләре арасында җитештерү күрсәткечләре буенча беренче өчлектә”

"Чит илләр тарафыннан куелган каршылыкларның тискәре йогынтысы бар. Ләкин без Татарстан Президенты командалыгында моннан авыррак та кризисларны җиңеп чыктык."

 Илсур Метшин: “Казан – Россия шәһәрләре арасында җитештерү күрсәткечләре буенча беренче өчлектә”

"Чит илләр тарафыннан куелган каршылыкларның тискәре йогынтысы бар. Ләкин без Татарстан Президенты командалыгында моннан авыррак та кризисларны җиңеп чыктык."

"Россия шәһәрләре арасында җитештерү күрсәткечләре буенча Казан беренче өчлектә. Әмма, урын өчен түгел, үсеш өчен тырышыйк", - Илсур Метшин диде. Ул бу сүзләрне "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә икътисадка кагылышлы мәсьәлә тикшерелгәндә әйтте.

Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров таныштырганча, быелның тугыз аенда химия тармагында: КОС, Нэфис Ко, Синтетик каучук, ә резина һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерүдә: КВАРТ, Данафлекс предприятиеләре; машиналар һәм техник җиһазлар төзелешендә: моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе, компрессорлар һәм дары заводлары; оптика һәм электр җиһазлары чыгаруда: Элекон, оптика-механика, медицина инструментлары заводлары тотрыклы күтәрелешкә ирешәләр. Данафлекс-НАНО коллективы циллюлоза-кәгазь җитештерүне, Идел-Пресс полиграфия продукциясе ясауны сизелерлек җанландырган.

- Күн һәм күн эшләнмәләре, аяк киемнәре, әзер металл эшләнмәләре, транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү беркадәр кими төште. Ел ахырына әлеге тармаклар да хәлне яхшыртачаклар, - диде Илдар Шакиров.

Эре һәм урта предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр җәлеп итүдә Казан Россиядәге миллионлы шәһәрләр арасында әйдаманнар өчлегендә. Быелның беренче яртысындагы күрсәткеч - 51,7 миллиард сум.

Республика башкаласында алып барылучы 885 төзелешнең һәр өченчесе - торак йорт. Тугыз айда гомүм мәйданы 366,4 мең квадрат метрны тәшкил итүче алты мең 175 фатир файдалануга тапшырылган, шуның 113,9 мең квадрат метры-шәхси тораклар. Төзелешләр колачы буенча Казан Красноярск һәм Екатеринбург шәһәрләреннән генә калыша. Ваклап сату челтәрендә тугыз айда 321,7 миллиард сумлык товар сатылган.

- Казанда хәзер 58 мең урта һәм кече предприятие исәпләнә, аларда 182 меңгә якын кеше хезмәт куя. Бу тармакта товар әйләнеше 193,5 миллиард сумга җитте. Урта һәм кече предприятиеләрдән шәһәр бюджетына 72,9 миллион сум салым керде. "Соры" базарда янә 1200 кешенең килешү төзеп эшләве тәэмин ителде. Бу әлеге эшче һәм хезмәткәрләргә социаль гарантияләр булдырылу дигән сүз, - диде докладчы.

Кече эшкуарлыкны да исәпкә алып, Казанда быелның беренче яртысындагы уртача хезмәт хакы 31 мең 856 сум булган. Эре предприятиеләрдә 33 мең сумнан артык.
Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading