16+

Исәп-хисап доллар белән генә

Тиздән россиялеләр бурычка акчаны рубльләрдә түгел, ә чит ил валютасында ала яки бирә башламагае. РФ Дәүләт Думасының финанс базарлары комитеты рәисе Владислав Резник «Валютаны җайга салу һәм валюта контроле турында»гы законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан.

Бер яктан караганда, россиялеләр бүген дә бер-берсе белән исәп-хисапта еш кына чит ил валютасын куллана. Ләкин формаль яктан караганда алар моны закон бозып эшли. Шул ук вакытта Гражданлык кодексы нигезендә, чит ил валютасы һәм чит ил валютасындагы кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр һәм облигацияләр Россия территориясендә займ килешүе предметы була ала.
Законга үзгәрешләр кертелә калганда, бу безнең гражданнарны сөендерәчәк, ди белгечләр. Алар хәзер акчаны бер счеттан икенче счетка чикләүләрсез күчерә алачак, бурычка бирү һәм алу мөмкинлеге дә туа. Моннан тыш, Россия территориясендә кулда әйләнештә булган валюта күләме дә кимеячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading