16+

Кама автогиганты яңа буын двигательләргә алынды

«КамАЗ» яңа буын двигательләр җитештерә башлый. Кама автогигантының Швейцариянең Liebherr-International AG компаниясе белән шуңа кагылышлы килешү төзүе мәгълүм булды. Аның нигезендә, чит ил партнеры дизель һәм газ двигательләре эшләүдә «КамАЗ»га төрле хезмәтләр күрсәтүгә йөкләмә ала.

Бу ниятне тормышка ашыру өчен, автогигант Чаллыда заманча производство булдырачак. Швейцария компаниясе яңа производствоны проектлау, монтажлау, эшләтеп җибәрү буенча техник консультацияләр бирәчәк.
Камилләштерелгән технологияләргә нигезләнеп төзелүче 6 цилиндрлы яңа двигательләр автомобильләр, стационар һәм газ генераторлары өчен каралган. Алар ягулыкны мөмкин кадәр азрак һәм нәтиҗәле куллануга, калдык газларны да атмосферага чыгаруны кыскартуга исәпләнгән. Бу төр двигательләр Евро-6 стандарты таләпләренә дә якынлаша. Яңа буын двигательләрне массакүләм җитештерүгә 2016 ел азагында керешәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading