Казахларга «Фермер», ә безгә «кукурузник»

Басуда ашламасыз иген үстерергә маташуның нәрсәгә тиң булуын заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Теләче районында алдынгылар слетында гаҗәеп образлы сүзләр белән чагыштырып күрсәткән иде. Ул сүзләр газета форматына бигүк тәңгәл килеп бетмәгәнгә күрә, без инде аны сезгә тәкъдим итеп тормыйбыз. Ә менә Теләче халкы ул чагыштыруны мәңге онытылмаслык итеп...
Ашлама дигәннән, аны басу-кырларга кертү ысуллары күптөрле. Арада иң отышлысы, әлбәттә, авиация, ягъни химикатларны чәчүлекләргә самолет белән һавадан яудыру. Бер үк вакытта бу ысул шулай ук үсемлекләрдәге төрле корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшү өчен дә бик җайлы.
Шунысы гаҗәп, илдә авыл хуҗалыгы авиациясенә ихтыяҗның чиктән тыш зур булуына карамастан, Россиядә бу максатта махсус очу аппаратлары төзүгә ничектер моңарчы игътибар бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Дөрес, узган гасырның 90нчы елларында күп кенә КБлар авыл хуҗалыгы өчен самолетлар проектлауга алынып карыйлар анысы. Берничә проект самолетка да әйләнә. Тик эш шуннан да ары китә алмый. Аларның берсенә дә серияләп җитештерелү бәхете елмаймый. Һәм бары тик 2002 елда гына, ниһаять, Казан белгечләре авыл хуҗалыгы өчен махсус самолетның тәүге проектын дөньяга чыгаруга ирешәләр. Башкаланың «МВЕН» фирмасында «Фермер-2» дип исемләнгән машинаның беренче үрнәген дә җыялар. «Фермер» аграрийлар арасында шактый зур кызыксыну уята. Аны инде тиздән, сигез данә ясап, Ерак Көнчыгышка һәм илнең тагын берничә өлкәсенә табигый шартларда сынау өчен озаталар. Әйтергә кирәк, аграрийларның кызыксынуы һич тә урынсыз түгел. Мәсәлән, мондый самолетларның чит илдә эшләнгәннәре якынча 10 миллион сум тирәсе торса, «Фермер»ны нибары 4 миллионга сатып алырга була. Дөрес, «Фермер-2» һавага, очучының үзеннән тыш, 300 кг тирәсе генә химикат күтәрә ала. Бу берникадәр азрак, билгеле. Шуңа күрә «МВЕН» фирмасы белгечләре узган ел самолетның яңа форматын эшлиләр. Бусы инде 500 килограмм йөкне җиңел күтәрә, гәрчә, ул конструктив һәм технологик яктан «Фермер-2»гә тулаем диярлек тәңгәл килсә дә. Аерма шунда гына, «Фермер-500»гә көчлерәк двигатель куелган. Яңа машина «МАКС-2011» авиасалонында да яхшы бәя ала. Быел исә март аенда ул сынауларны да уңышлы үтте.
Шунысы гына һич аңлашылмый, «Фермер»ны дөньяга тудыручылар Казан белгечләре, ә чынлыкта аны Украинада һәм Казахстанда җитештерергә җыеналар. Янәсе, Татарстанда да, Россиядә дә «Фермер»ны сатып алырга теләүчеләр табылмаган, гәрчә алар безнең республика өчен бик кирәк булсалар да. Мәсәлән, Россиядә авиахимик эшләрне башлыча дельтапланнар ярдәмендә башкаралар. Татарстанда моның өчен 50ләп очу аппараты, шул исәптән инде «кадими» заман «экспонатына» әйләнгән «кукурузник» - «АН-2» самолетлары да, кулланыла.
Әле күптән түгел генә, Казан самолетын Украина Оборона министрлыгының «Одессавиаремсервис» дәүләт предприятиесендә тәкъдим итү булды. Одесса өлкәсе губернаторы Эдуард Матвийчук: «Бу самолетның аналогы Украинада юк, ә аңа ихтыяҗ исә гаҗәеп зур. Мәсәлән, бер гектар чәчүлек мәйданына ашлама сиптерү өчен, гадәттә, 200 гривен акча тотылса, «Фермер» кулланылган очракта, бу сумма нибары 25 гривен гына тәшкил итәчәк. Одесса - аграр төбәк һәм мондый самолет Украина аграрийлары, фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур табыш булачак», - дип белдерде.
Дөрес, Украинада «Фермер»ны тулаем җитештерү турында сүз бармый. Биредә аны җыячаклар гына. Ләкин киләчәктә тулы җитештерүнең дә җайга салынуы ихтимал.
Украинадан тыш, Казан самолетына Казахстанның да күзе төшкән. Һәрхәлдә, Караганда шәһәре янында аны төзү өчен завод салына инде. Быел ноябрьдә казахлар беренче самолетны ясап чыгарырга да ниятлиләр. Киләчәктә биредә аны ел саен 72 данә җитештерергә исәп тоталар. Ә завод өчен кадрлар Казанда әзерләнә. Казахстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, илнең «Фермер-500» самолетына булган ихтыяҗы 350 данә.
Караганда заводында башта авыл хуҗалыгы өчен «Фермер» самолетлары җитештереләчәк. Икенче этапта «Суникар» кече пассажир самолетларын җитештерү дә күздә тотыла. 4 урынлы мондый машина 1500 км ераклыкка оча ала һәм ул аэрогеоразведкалар үткәрү өчен кулай. Шулай ук эш сәфәренә очучыларга да менә дигән. Ә инде соңгы этапта биредә ун пассажир сыйдырышлы «Экспедишн» самолетлары да җитештерелә башлаячак. Әлеге проект өчен Казахстан хөкүмәте 1,7 миллиард тенге акча бүлеп биргән.
Ә менә безгә, эшләр болай барса, басуларга ашламаны һаман да шул элеккегечә «кукурузниклар» белән генә сибәргә туры килер, ахрысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.4200
-
16 гыйнвар 2021 - 12:02Арчада авыру эләктергән 3000гә якын терлекне сугымга җибәрергә мәҗбүрләр Көз көне кош гриппы аркасында республиканың берничә районында җиде мең баш каз юк ителгән иде. Инде тагын бер күңелсез яңалык. Арча районының Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агро хуҗалыгында сыерларда туберкулез авыруы ачыкланган. Бу якынча 2800 баш сыер. Алардан башка бозаулар да бар.17100
-
16 гыйнвар 2021 - 11:52Пенсия артты. Пенсиягә чыгу яше дә артты Пенсия өлкәсендәге яңалыклар, быелга планнар хакында Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык коллегиядә сөйләде. Бала туу, инвалидлык группасы билгеләнү, пенсиягә чыгу – менә бу өч очракта пенсия бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләре сайты аша хәбәр итә. Хезмәтләр санын киләчәктә күбәйтергә җыеналар.36500
-
16 гыйнвар 2021 - 11:43Ашыгыч ярдәм: тоз белән дәвалау ысулын онытып бетермик Тозлы бәйләвечне электән үк кулланганнар. Арзан да, җайлы да ысул турында хәзерге буын исә белеп тә бетерми. Югыйсә ул бик күп чирдән файдалы.17100
-
16 гыйнвар 2021 - 10:49“Ярый әле, барыбыз да исән...”: күп балалы гаилә янгыннан соң урамда калган “Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә.24600
-
16 гыйнвар 2021 - 10:00Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә (мәзәкләр) Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми!15800
-
16 гыйнвар 2021 - 08:10Төш нәрсә ул? (Балалар турында өлкәннәр өчен хикәя) Бүген дә, әнисе уятуга, күзләрен угалап, яткан килеш кенә сүз башлады ул. Бу сөйләшү, мәңге бетмәс төсле, әле шактый вакыт дәвам итте.18600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:44Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.21700
-
15 гыйнвар 2021 - 18:58Ни өчен Салих Батыев үзен башкорттан татарга үзгәртергә теләгән? Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде.20600
-
15 гыйнвар 2021 - 16:09Алия Иксанова - беренче! Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгыда шуу буенча Россия Кубогы ярышларының өченче этабы уза. Бәйгенең икенче көнендә якташыбыз Алия Иксанова Татарстан командасына алтын медаль китерде.22000
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18Фатирдагы җылылык өчен түләү бәясе халыкның ачуын кабартты Татарстанда “коммуналь” тарифлар киләсе ярты елда үзгәрмәячәк, аннан соң арткан очракта да, татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк.63800
-
15 гыйнвар 2021 - 14:16"Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: "Ызгышуга урын юк" “Казан егетләре” төркеме 2021 елга зур яңалыклар белән керде. Төркемдә кабат үзгәрешләр. “Казан егетләре”ндә иң озак эшләүче җырчы Айдар Әгъләмов белән аралашып алдык.122203
-
15 гыйнвар 2021 - 12:33Габделфәт һәм Рузилә Сафиннар гаиләсендә зур шатлык! Танылган җырчы Габделфәт Сафин һәм Рузилә ханымның уллары Зөлфәт өйләнгән!194603
-
10 гыйнвар 2021 - 11:59Рузилә Хәбибуллина
-
15 гыйнвар 2021 - 08:37Без имениКызганыч. Кичэ кич ишеткэч, ботенлэй кэефлэр китте. Балачак Ералаш белэн бэйлэнгэн. Хэзер инде балалар Ералаш карап усте... Уз традициялэренэ тугры калган, замана узгэрешлэренэ иярмэгэн кызыклы проект авторы... Тыныч йоклаБорис Грачевский вафат
-
15 гыйнвар 2021 - 01:25ТалигаДети эгоисты..о маме и не подумали..как ей жить с такой депрессией ..как с таким горем дальше жить ей???Бер-бер артлы өч үлем: сеңлесе, аның егете һәм кызның абыйсы
-
14 гыйнвар 2021 - 16:52Без имениУзе сөяркәсе бн чыгып утырсын иде сарайга.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 10:40Без имениБирэ бит Алла Тагэлэ бала шундыйларга ,кемдер еллар буена телэп,сорап йори,котэТатарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 08:52Без имениУзен шунда кудырасы иде аны.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
13 гыйнвар 2021 - 13:46Без имениСиноптикларга бик ышанасы килми.Рәис абый молодец!Марты җылы булса майда кар яварга бик мөмкин.Барчагызга сәламәтлек телим!Март башында ук җәй киләчәк
-
13 гыйнвар 2021 - 07:32Без имениБэхетле,тигез гомер сезгя!15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)
-
11 гыйнвар 2021 - 23:59Без имениЯрый исэн калганнар 🙏ходай узе саклаган 🙏"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига
-
12 гыйнвар 2021 - 06:15Без имениРэхмэт Зифа Кадыйровага мин бик яратып укыйм анын язган эсэрлэренРаил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты
-
11 гыйнвар 2021 - 10:42Без имениурыннары ожмахта булсын!ТАССРның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова вафат
-
11 гыйнвар 2021 - 09:20Без имениБу бер генэ очрак тугелдер,кешенен 15 проценты тирэн йокыга киткэн хэлендэ : я ярыла, я кумелэ торгандыр .Моны поталогоанатомнар белэдер.Шундый Уй килде башка.Өч көн моргта яткан мәет уянып чыккан
-
11 гыйнвар 2021 - 08:42Без имениКызганыч, эш атлары гомер узгач кына анлыйлар уз хаталарынны, тик сон була шул. "Кеше ни эйтер" , "юк итмим , ир итэм", "Балаларга ата кирэк". Тик ул ата тугел инде, кеше синен белэн яшэми, хайванны ир итеп булмый!«Хыянәт итегез, балакайларым!»
-
6 гыйнвар 2021 - 09:22Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек.64200
-
15 декабрь 2020 - 08:55«Соңгы рейс» дип әйтергә ярамый! “Балачактан ук мин бик кызыксынучан идем. Чит илләр, дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга, шулай ук төрле китаплар укырга яраттым. Гаҗәп, әмма инглиз телен дә үзем теләп өстәмә үзләштердем... Чит илләргә сәяхәт итү исә иң төп хыялым иде!” – дип тезеп китте балачак хыялларына тугры калган стюардесса Энҗе Хабибуллина.189303
-
5 декабрь 2020 - 13:44Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәпләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...» Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...625704
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.4200
-
16 гыйнвар 2021 - 14:44Фаҗига: Чулманда балыкчы үлгән... Бу хәл бүген иртән Чаллы якларында булган.9800
-
9 гыйнвар 2021 - 13:07Ризат Рамазанов Зинира урынында кем җырлаячагын әйтте Эстраданың танылган артистлары Зинира белән Ризатның икенче бәби алып кайтулары турында хәбәр иткән идек инде. Ризат Зинира декретка киткәч, сәхнәдә кем белән җырлаячагын әйтте. Яңа дуэт инде җыр да яздырган.585403
-
9 гыйнвар 2021 - 13:41Фәридә Әхмәтшина: "Һәрберебезне сөеп, тезеп саный" “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина күптәнге хыялын тормышка ашыруын әйтте.182400
-
9 гыйнвар 2021 - 15:32"Казаныбызга килеп, 1000 сумлык Зебра фотосы белән кайтып кит инде...": Ләйлә Лерон Казан мэрына ачык хат язган Блогер Ләйлә Лерон Казан мэры Илсур Метшин исеменә казанлылар исеменнән хат әзерләгән. Ләйләне башкаланың Бауман урамында акчага фотога төшүче Зебра киемен кигән алдарларның кыланмышлары борчый.202409
-
9 гыйнвар 2021 - 16:33Ирле-хатынлы блогер Локмановлар: “Безнең сәхифәбез тәмле һәм кызык” Регина һәм Инсаф Локмановларның инстаграм сәхифәсенә бер атна эчендә биш мең кеше өстәлгән. Бүген аларның илле дүрт меңнән артык язылучылары бар. “Безнең сәхифәдә тәмле һәм кызык. Язылучыларыбыз гади һәм позитив булганыбыз өчен ярата” диләр алар үзләре турында.1862116
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика