16+

Казанлылар арасында төзелеш өчен җир кишәрлеге сатып алу популярлаша бара

Экспертлар көзгә Казанда торак бәяләре беркадәр күтәреләчәк, әмма ул инфляция дәрәҗәсеннән әллә ни артмаячак, диләр. 2013 ел ахырына илдә инфляция дәрәҗәсе 7 процент күләмендә фаразланган булса, сентябрь-октябрь айларыннан башкалада фатир бәяләре үсеше беренчел һәм икенчел базарда 5-10 процент тирәсе булырга мөмкин.

Казанлылар арасында төзелеш өчен җир кишәрлеге сатып алу популярлаша бара

Экспертлар көзгә Казанда торак бәяләре беркадәр күтәреләчәк, әмма ул инфляция дәрәҗәсеннән әллә ни артмаячак, диләр. 2013 ел ахырына илдә инфляция дәрәҗәсе 7 процент күләмендә фаразланган булса, сентябрь-октябрь айларыннан башкалада фатир бәяләре үсеше беренчел һәм икенчел базарда 5-10 процент тирәсе булырга мөмкин.

Агымдагы елның беренче яртысында Казанның торак базарында бәяләр үзгәрмәгән диярлек. Башкаланың үзәктән читтәрәк урнашкан районнарында 33 кв метрлы бер бүлмәле «хрущевка»ны яки «ленинградка»ны 1,9 млн сумга алып була. Яңа йортта урнашкан 43 кв метр мәйдандагы бер бүлмәле фатир 2,4 млн сум чамасы тора. Ә шәһәр үзәгендәге торак 10 процентка кыйммәтрәк. Беренчел торак базарында бер кв метрның уртача бәясе - 50-55 мең, икенчел базарда - 60 мең сум.
РБК экспертлары искәртүенчә, узган ел дәвамында Татарстан мәркәзендә күчемсез милек бәясе беренчел базарда да, икенчел торак базарында да тотрыклы үсеш күрсәтеп, чама белән 13 процентка арткан. Шунысы игътибарга лаек: 2012 елның беренче яртысында ук инде торак бәяләре 7,5-10 процентка күтәрелгән булган. Ә быел гыйнвар-июнь айларында фатир бәяләре сизелерлек артмаган, үсеш нибары 0,4-1,5 процент чамасы. Кайбер категория торакның бу чорда, киресенчә, беркадәр арзанаюы күзәтелә. Мәсәлән, шәһәр үзәгеннән ерактарак районнарда 33 кв метрлы торак бәясе («ленинградка») элеккеге 2 млн сум урынына 1, 8 млн сумга калган.
Коттедж бәяләренә килгәндә, аларда фатирларга караганда тотрыклылык күзәтелә. Экспертлар шулай да хәзер татарстанлыларның, әзер коттеджлар сатып алуга караганда, төзелеш өчен җир участоклары алуга күбрәк өстенлек бирүенә игътибарны юнәлтә. Шуңа да коттеджларны сатуда авырлыклар күзәтелә башлаган.
Тагын бер кызыклы тенденция күзгә ташлана: моннан берничә ел элек, торак бәяләренең көчле үсеше күзәтелгәндә, халык арасында торакны күчемсез милектән акча эшләү өчен сатып алу бик киң таралган иде. Хәзер аның популярлыгы сизелерлек кимегән. Киләсе ел башыннан илдә күчемсез милеккә салымны яңача исәпләү алымы кертелү, аның нәтиҗәсендә салымның сизелерлек артуыннан курку да монда үз ролен уйнаган булырга тиеш. Бүген бездә акчаларын инвестицияләү рәвешендә торак алуга сарыф итүчеләрнең өлеше торак сатып алучыларның гомуми күләмендә 10-15 проценттан артмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading