16+

«KAZANSUMMIT-2012» яңалыкларга бай

Бүген Казанда халыкара саммит үз эшен башлый. 2009 елдан бирле уздырылып килә торган бу чараның быел колачы да күпкә киңрәк һәм ул яңалыкларга да бай. Яңалыклар исеменнән үк башлана, моңа кадәр ул «Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты» дип йөртелсә, быелдан «KAZANSUMMIT-2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади...

«KAZANSUMMIT-2012» яңалыкларга бай

Бүген Казанда халыкара саммит үз эшен башлый. 2009 елдан бирле уздырылып килә торган бу чараның быел колачы да күпкә киңрәк һәм ул яңалыкларга да бай. Яңалыклар исеменнән үк башлана, моңа кадәр ул «Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты» дип йөртелсә, быелдан «KAZANSUMMIT-2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади...

Бүген Казанда халыкара саммит үз эшен башлый. 2009 елдан бирле уздырылып килә торган бу чараның быел колачы да күпкә киңрәк һәм ул яңалыкларга да бай. Яңалыклар исеменнән үк башлана, моңа кадәр ул «Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты» дип йөртелсә, быелдан «KAZANSUMMIT-2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади багланышлары» дип йөртеләчәк.
Исемдәге үзгәрешне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы рәисе Линар Якупов: «Россиянең бу илләр белән мөнәсәбәтләре ислам финанслары һәм бизнесы белән генә чикләнми, алар киңрәк, сәүдә үсеше, инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек буенча да зур потенциал бар», - дип аңлатты. Саммит беренче көннәреннән үк ТР Президентының яклавы астында уза. Бу - шәхси-дәүләт партнерлыгы проекты. Аны тигез өлешләрдә ТР казнасы белән иганәчеләр финанслый. Быелгы IV саммит узганнарыннан тагын да дәрәҗәлерәк булуы, чакырылган кунакларның, тәкъдим ителә торган инвестиция проектларының күплеге белән аерылып тора. Ул халыкара инвесторларны, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләрен, финанс структуралары җитәкчеләрен, эшмәкәрләр һәм эшлекле элитаны, Россия, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Европа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрне бер мәйданга җыя. Кыска гына вакыт эчендә «KAZANSUMMIT» дөньяда таныла торган брендка әйләнеп килә. «Ул - Россиянең Татарстанны таныту, имиджын үстерү чарасы. Әлеге мәйдан ярдәмендә Татарстанның Россия төбәкләре белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында күпер буларак роле ныгый бара. Ислам Конференциясе оешмасы бүген 57 илне берләштерә. Аларның барысы да Россия җитештерүчеләре өчен җитди сату базары. Шул ук вакытта бу илләр инвестиция проектлары буенча да җитди партнерлар. Татарстанда җитештерелгән продукциянең яртысыннан артыгы экспортка китүгә карамастан, бу илләрнең күбесендә республика әле тәкъдим ителмәгән», - ди Линар Якупов.
Быелгы саммит кысаларында беренче тапкыр «Казан» ат спорты комплексында ат чабышлары да уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading