16+

Ирина Хакамада: "Федераль элита кече бизнесны атавизм, ягъни кирәксез эчке әгъза буларак кабул итә"

Мәскәүдә Татарстанның зур адымнар белән атлавын бик кызыксынып күзәтәләр булса кирәк.

Ирина Хакамада: "Федераль элита кече бизнесны атавизм, ягъни кирәксез эчке әгъза буларак кабул итә"

Мәскәүдә Татарстанның зур адымнар белән атлавын бик кызыксынып күзәтәләр булса кирәк.

Якынрак килеп карыйк әле дип, узган атнада Казанда Россия Президенты каршындагы Гражданлык жәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның икътисадны модернизацияләүдә гражданнарның катнашуы буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды. Анда танылган сәясәтче Ирина Хакамада да катнашты.

Совет рәисе, Россия Президенты киңәшчесе Михаил Федотов сүзләренчә, безнең республика илдә инновацияле икътисадый үсеш алган алдынгы төбәкләрнең берсе. Мәскәү кунаклары хакимият, гражданлык җәмгыяте һәм кече эшкуарлыкның үзара килешеп эшләү серләрен ачыкларга килгән.

Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бөтен серләне чишеп бетермәсә дә, кайберләренә тукталды. Исегездәдер, 2013-2015 елларда республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясе әзерләнде. Һәркем тәкъдимен җиткерә алды, нәтиҗәдә, булачак стратегиягә карата 2500 кеше үз сүзен әйтте. Анда кеше капиталы беренче урынга куела. Заманча икътисадта да кеше төп байлык булып санала.

- Татарстанда инновацияле технологияләргә зур игътибар бирелә. "Электрон Татарстан" системасы уңышлы эшләп килә, биш елда 500 инфомат урнаштырылды. Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 1,5 миллионнан артык кеше теркәлде. Татарстан Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасы булдырылды. Хакимият белән бизнесның килешеп эшләвендә Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында ярты миллион кеше эшли. Эшмәкәрлекне үстерү буенча 2014-2016 елларга чаралар планы нәкъ менә аларның фикерен күздә тотып әзерләнде, икътисади кыенлыкларга карамастан, бер ярдәм күрсәтү чарасы да туктатылмады, - дип сөйләде Васил Шәйхразиев.
Даими комиссия әгъзасы Ирина Хакамада сүзләренчә, илебез икътисады яшь әле, ә гражданлык жәмгыятен үстерү буенча совет кече бизнес мәсьәләләрен башка яктан карарга тиеш.
- 25 ел буе төрледән-төрле структуралар кече бизнес буенча фикер алыша, матур хисаплар әзерләнсә дә, тамырдан берни үзгәрми. Элегрәк бу тармакта 12 процент кеше эшләсә, хәзер - 25 процент, әмма икътисад та бер күтәрелеп, бер төшеп ала. Сыйфат ягыннан бернинди үзгәреш юк. Безгә Татарстанның гадәти булмаган тәҗрибәсе мөһим, гадәтиен болай да беләбез - дәүләт программалары, инкубация, - диде сәясәтче.

Ирина Хакамада фикеренчә, федераль элита кече бизнесны атавизм, ягъни кирәксез эчке әгъза буларак кабул итә. Кешенең кечкенә койрыгы бар, ләкин ул күренми. Аппендицитны да кисеп алсаң, организмга әллә ни зыян килми.

- Россия һәрвакыт эре бизнеска таянды. Икенче проблема - кече бизнесны креатив класс, рухи, мәдәни, социаль, сәяси функция чыганагы буларак кабул итмиләр. Җәмгыятьтә, кече бизнес - соры акчалар әйләнә торган бозык урын, дигән күзаллау яшәп килә. Әмма илдә акчага бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыкса, нәкъ менә эре компанияләр кыенлык кичереп, Россиянең баш бәласенә әйләнә. Ә кече бизнес - кырмыска оясы сыман, кемдер "үлә", кемдер исән кала. Пенсия яшен арттырсак, бу ил өчен трагедиягә әйләнәчәк, яшьләргә болай да эш урыннары юк. Эре секторда көндәшлеккә сәләтле булырга теләсәк, кайбер кешеләрне җибәрергә кирәк, әмма алай эшләргә куркабыз - дулкынланулар башланырга мөмкин. Россиядә эшче кулларның 72 проценты эре предприятиеләрдә эшли, алга киткән илләрдә - Сингапурдан башлап Европа белән Америкага кадәр 72 процент кеше кече һәм урта бизнеста хезмәт куя. Креатив коллективта горизонталь буенча эшлиләр, ә эре предприятиеләрдә яңа идеяләр бик сирәк күтәреп алына, анда эшләү рәвеше вертикаль буенча куелган. Өстәвенә, кече бизнеста лидерлар тәрбияләнә. Кем соң ул лидер? Һәрхәлдә, өстән куелган начальниклар түгел инде, - дип аңлатты Мәскәү кунагы.

Ирина Хакамада кече бизнесның берничә әһәмиятле функциясен атады. Беренчедән, ул эш урыннары булдыра. Икенчедән, инновацияләрне кулланышка кертеп җибәрә, көндәшлеккә сәләтле яшьләр өчен "эшкуарлык лифты" булдыра. Сәясәтче фикеренчә, зур корпорацияләрдә яшьләр үсеш кичерми, башкаручы булып кына йөри. Өченчедән, рубль "ишелсә дә", ил икътисадының тезенә кризис китереп сукса, кече бизнес вәкилләре тыныч кына китеп, алар урынына яңалары барлыкка килә. Димәк, кеше дә яңа эш урынын җиңелрәк таба, дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading