16+

«Колхоз» төзелә, «колхозчылар» кирәк!..

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин, илдә берничә ел эчендә 24 миллион югары технологияле эш урыннары булдырылырга тиеш, дип белдергән иде. Бу нисбәттән, Советлар заманында шактый популяр булган бер мәзәк искә килеп төште. Еврей автономияле округына Мәскәүдән фәрман килә: «Тиз арада колхозлар оештырыгыз!» Яһүдләр бит, озак та үтми, болар Мәскәүгә...

«Колхоз» төзелә, «колхозчылар» кирәк!..

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин, илдә берничә ел эчендә 24 миллион югары технологияле эш урыннары булдырылырга тиеш, дип белдергән иде. Бу нисбәттән, Советлар заманында шактый популяр булган бер мәзәк искә килеп төште. Еврей автономияле округына Мәскәүдән фәрман килә: «Тиз арада колхозлар оештырыгыз!» Яһүдләр бит, озак та үтми, болар Мәскәүгә...

«Эш урыннары проблемасы белән монда нинди уртаклык бар соң?» - диярсез бәлки. Бар шул менә. Әйтик, бик тырышканда, аның эш урыннары булдырылыр да ди. Техникасын ахыр чиктә чит илләрдән сатып алырга мөмкин. Кем әйтмешли, моңа инде безне өйрәтәсе юк. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә Премьер-министр Дмитрий Медведев Россия төбәкләренең берсендә, медицина объектларын карап йөргәндә, аларда эшнең куелышына шаккатуын яшерми сөйләгән иде. «Тик шунысы гына эчне пошыра, барлык техника йөз процент чит илнеке», - дип тә өстәп куйды үзе. Янәсе, бу алай булырга тиеш түгел. Түгел дә бит, тик кая барасың?! Россиянең үзендә андый техника бөтенләй җитештерелми диярлек. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен, бер генә юл кала - югары технологияләрдә без бәйсез булырга, ягъни аңа үзебез өйрәнергә тиеш. Тик ничек итеп? Мәсьәлә гади түгел. Путин әйткән 24 миллион эш урынын оештыру да ул бит сүздә генә ансат. Иң мөһиме, аны югары технологияле кадрлар белән дә тәэмин итү кирәк. Ә югары белемлеләрнең шактый зур өлеше базарда сату итеп акча эшләүгә күчкән илдә аларны кайдан алырга?
Дөрес, монда да тагын, әлеге дә баягы, Татарстан үз җилкәсен куймакчы. Билгеле булганча, тиздән бездә яңа IT-университет ачылачак. Ә ул исә нәкъ менә югары технология белгечләре әзерләүне күз алдында тота да инде. Бу эштә безгә АКШның Питсбург шәһәрендәге танылган Карнеги Меллон университеты булыша. Әле шушы көннәрдә генә Америка университеты вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Президент ярдәмчесе Радик Гималтдинов та катнашты. Анда нәкъ менә Казанда IT-университет оештыру буенча башкарылырга тиешле эшләр исемлеге тикшерелде. «Иннополис» IT-университетының административ директоры Дмитрий Кондратьев әйтүенчә, инде башкарылган эшләр дә байтак. Мәсәлән, бүген дөньяның дәрәҗәле IBM Microsft Intel Parallels һәм башка шундый IT-компанияләр белән элемтәләр урнаштырылган. Карнеги Меллон университеты вәкилләре исә Казанда Универсиада авылында яңа ачылган IT-лицейга зур бәя бирделәр.
Әлбәттә, IT-технологияләр белән кызыксынучы бер без генә түгел. Мәсәлән, Казахстанның Алма- Ата шәһәрендә андый университет инде 2009 елда ук ачылган иде. Шулай ук Карнеги Меллон университеты булышлыгы белән.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, тиздән Казанда ачылачак IT-университет ул Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Иннополис» инновацияле программасының бер баскычы гына. Төп максат - Казаннан ерак түгел - Югары Ослан районының Елизаветино авылы урынында «Иннополис» фәнни үзәген төзү. IT-университет та әлеге иярчен шәһәрчектә урнашачак.
«Иннополис» инновация үзәген төзү идеясе 2010 елның октябрендә туган иде. Баштарак ул IT-авылы рәвешендә, якынча 50 мең кешелек кенә итеп күздә тотылса, соңрак, аның үсеш перспективасын исәпкә алып, 155 мең кешелек шәһәр буларак төзергә карар кылына. Проект Россия Хөкүмәте тарафыннан да яклау таба: «Иннополис» иярчен шәһәрчегенә аерым икътисади зона статусын бирү турында сүз алып барыла.
Булачак шәһәрнең нигезенә быел июнь аенда Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев киләчәк буыннарга адресланган махсус капсула да салган иде.Үзенең тәүге хуҗаларын шәһәр инде 2015 елда ук кабул итәргә тиеш. Аның проекты инде әзер. Ул Сингапур белгечләре тарафыннан эшләнгән. Проектны алар август аенда Татарстан Президентына да күрсәттеләр. Бу тулаем фәнни максатларга корылган заманча шәһәр булачак. Анда яшәргә, эшләргә һәм белем алырга бөтен шартлар да тудырыла. Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «Иннополис» шәһәре, бигрәк тә IT-университет сәләтле яшьләрне үзенә тартучы магнит ролен үтәячәк. Проектны тормышка ашыру өчен якынча 100-120 миллиард сум акча кирәк. Әлегә бу акча юк. Әгәр дә ул федераль проект статусын алмаса һәм Мәскәү үзенең акча янчыгын чишмәсә, «Иннополис» шәһәрчеген төзү буенча безнең көймә комга да терәлергә мөмкин. Ә Мәскәүнең үз туксаны туксан. Әнә бит безнекеләр Елизаветино авылын «Иннополис» дип үзгәртергә теләгәч, федераль үзәк үз рөхсәтен бирмәде. Хәер, шәһәр төзелгән очракта да аны 155 мең кеше белән тутыру, бигрәк тә андагы IT-индустрияне 60 мең югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү җиңел булмаячак. Кем әйтмешли, теге мәзәктәге кебек, «колхоз»ы оешса да, «колхозчылар»ын эзләп интегергә туры килмәгәе!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading