Шәһри Казан

Көпә-көндез талыйлар

Илебезнең базар мөнәсәбәтләренә күчүе намуслылык, ихласлылык, өлкәннәргә хөрмәт кебек рухи кыйммәтләрнең тәмам тамырын корытты. Ни кызганыч, бүген комсызлык, ерткычлык, әхлаксызлык тормышыбызның гадәти күренешенә әверелә бара. Моңардан аеруча өлкән буын рухи яктан да һәм матди яктан да зыян күрә.

Авылда яшәүче Минсабирә әби, бер очрашканда: «Өйдә үзем генә чакта ике хатын-кыз, бер ир-ат килеп керде. Төрле электр җиһазлары сатучылар икән болар. Телләре телгә йокмый, мактапмы-мактыйлар товарларын. Электр үтүге кирәк иде. Башымны чистый миңгерәттеләр, каһәр суккырлары. Шул электр үтүгенә өстәп, ун мең сум бәягә тагын һич кирәге булмаган әйберләр саттылар миңа. Тегеләр чыгып киткәч карасам, әйберләр арасында электр үтүге юк. Артларыннан йөгердем, ләкин куып тота алмадым. Кире өйгә кереп, силсәвиткә шалтыратмакчы идем, телефон эшләми. Мин сизмәгәндә, чыбыкны ычкындырганнар, мөртәтләр. Телефонны тоташтырып шалтыраттым. Бәхетемә, участковыйның да авылда чагы туры килде, тоттылар теге хәерсезләрне. Товарларын биреп, акчамны кире алдым. Моннан ары билгесез кешеләрне өемә якын да җибәрмәячәкмен», - дип сөйләде.
Күптән түгел редакциягә Казанда яшәүче ветеран журналист Нәсимә Әхмәтҗанова кергән иде. «Сәүдә оешмасыннан ике егет сайрапмы-сайрап, электр приборы сатып киттеләр. Кызым кайткач тикшерсәк, приборның ватык булуы ачыкланды. Сугыш елларында да колхоз әйберенә кагылмадык, кешене рәнҗетүдән курыктык. Хәзер исә көпә-көндез алдыйлар», - дип уфтана Нәсимә апа.
Психология фәннәре кандидаты доцент Рамил Гарифуллин: «Өлкәннәр тиз ышанучан, чөнки алар алдашуны белми. Шунлыктан аферистлар, ягъни алдакчылар кармагына күбрәк эләгәләр. Өлкәннәр игътибарга, аралашуга мохтаҗ. Ләкин таныш булмаган кешеләрне фатирларына уздырмасыннар иде», - дип, фикерләре белән уртаклашты. Татарстанда кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль идарәсенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвира Миролюбова: «Һәр гаиләдә «Закон о защите прав потребителей» брошюрасы өстәл китабы кебек файдаланылырга тиеш. Ул китапчык кыйбат түгел, анда барысы да гади телдә, бәйнә-бәйнә язылган. Өлкәннәр саграк булсыннар иде», - дип киңәш бирде.
Россия Кулланучылар берлеге хәбәрләренә караганда, АКШта товар ярлыгындагы (этикетка) дөрес булмаган мәгълүмат өчен 100 мең доллар штраф салына яки 3 ел төрмә яный. Әгәр товар яки хезмәт күрсәтү тиешле документларсыз башкарылса, 250 мең доллар штраф, яисә 5 елга иректән мәхрүм итү каралган. Ә бездә сәүдә оешмасы уртача 5 мең сумга кадәр генә штрафка тартылырга мөмкин. Кануннарның йомшаклыгы, халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы, сыйфатлы товар һәм хезмәтне катгый таләп итмәве намуссыз кешеләргә иркенләп талау мохите тудыра да инде. Шәп сабак бирелсә, алдашырга җөрьәт итмәсләр иде.
Сыйфатсыз товарга яки хезмәт күрсәтүгә юлыккан очракта да, кул селтәргә кирәкми. Вакытны сузмыйча, Роспотребнадзор идарәсенә (Зур Кызыл ур., 30) язмача гариза тапшыру зарур. Электрон почта аша да җибәрергә мөмкин, ә телефоннан гына гариза-шикаять кабул ителми.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: