16+

«Лизинг-грант» программасын финанслау иртәрәк башлана

Быел республикада «Лизинг-грант» программасында катнашырга дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәрәк башланды. Узган елларда конкурс икенче яртыеллыкта гына игълан ителә иде, бу юлы март уртасында ук старт алды. Бу - беренче чиратта, эшмәкәрләрнең үтенечен исәпкә алып башкарылган гамәл. Бигрәк тә фермерларның авыл хуҗалыгында төп эшләр башланганчы лизингка техника, җиһазлар алып...

«Лизинг-грант» программасын финанслау иртәрәк башлана

Быел республикада «Лизинг-грант» программасында катнашырга дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәрәк башланды. Узган елларда конкурс икенче яртыеллыкта гына игълан ителә иде, бу юлы март уртасында ук старт алды. Бу - беренче чиратта, эшмәкәрләрнең үтенечен исәпкә алып башкарылган гамәл. Бигрәк тә фермерларның авыл хуҗалыгында төп эшләр башланганчы лизингка техника, җиһазлар алып...

Билгеле булганча, әлеге программаны финанслауда, республика бюджеты белән бергә, федераль казна да катнаша. Федераль казнадан быел бу максатларга бүленәчәк финансларның төгәл күләме апрель азагында гына ачыкланачак. Шуңа күрә, федераль субсидияләр килгәнче, эшмәкәрләрнең лизинг килешүләре буенча чыгымнарын каплауга субсидияләрне Татарстан казнасыннан бирә башлыйлар.
Бүген республикада эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. «Лизинг-грант» - шуларның иң популярыдыр, мөгаен. Аның максаты - республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү. Әлеге программа нигезендә, химия, нефтехимия, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр лизинг килешүләре буенча алынган җиһазларга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр ала.
Узган ел Татарстанда, төрле ярдәм программалары буенча, кече һәм урта бизнес вәкилләренә 732,2 млн сумлык субсидияләр бирелгән, бу, 2012 елга караганда, 2 тапкырга күбрәк. Шундый төрдәге финанс ярдәмен алучы эшмәкәрләр саны 1,5 тапкырга артып, 811 кешегә җиткән. Аларның 64 проценты - «Лизинг-грант» программасында катнашучылар. Эшмәкәрләргә барлыгы 584 млн сумга якын субсидияләр бирелгән.
Федераль казнадан килгән финанс ярдәмен дә исәпкә алып, 2013 елда Татарстанда эшмәкәрләргә төрле формада барлыгы 1,2 млрд сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе урынбасары Артем Сироткин сүзләренә караганда, быел да аның гомуми күләме шул чама булыр дип көтелә. Ул, субсидияләр түләүдән тыш, эшмәкәрләр өчен махсус мәйданчыклар булдыруга, технопаркларны үстерүгә тотылачак. Ә субсидияләр рәвешендәге ярдәмне программалар арасында бүлү тәртибенә килгәндә, ул үзгәрәчәк. Узган ел зур сумма «Лизинг-грант» программасына бүленгән булса, быел аны грант ярдәме программалары арасында тигез өлешләргә бүләргә булганнар - эшмәкәрләрне укытуга, эшмәкәрлек объектларын инженерлык коммуникацияләренә ялгау чыгымнарын каплауга, авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын субсидияләүгә һ.б.
Тагын бер яңалык - быел ТР Икътисад министрлыгы үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә займнар бирү буенча үз микрофинанслау фондын төзергә ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading