16+

Магистраль төзелеше триллион сумга төшәчәк

Казан-Самара арасында салыначак югары тизлекле магистраль төзелешенә 1,2 триллион сум акча кирәк булачак.

Магистраль төзелеше триллион сумга төшәчәк

Казан-Самара арасында салыначак югары тизлекле магистраль төзелешенә 1,2 триллион сум акча кирәк булачак.

Ике шәһәр арасындагы тимер юл магистрале төзелеше нәкъ менә шушы суммага төшәргә мөмкин. Россиядә тимер юллар үсеше планыннан күренгәнчә, 560 чакрым озынлыктагы магистраль төзелеше 2026 елда төгәлләнергә тиеш. Ике шәһәр арасын поездлар бу юлдан 2 сәгать тә 20 минутта «очып» үтәргә тиеш булачаклар.
Казан югары тизлектәге магистраль аша Самара белән генә түгел, Мәскәү белән дә тоташачак. Аның планлаштырылган бәясе шулай ук триллион сум тирәсе. «Казан-Мәскәү» югары тизлектәге магистрале өчен Европа һәм Азиядән дә башкаручылар эзлиләр. Конкурсның беренче этабы игълан ителгән инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading