16+

Михаил Прохоров: «Газ тарифлары үсешен инфляция дәрәҗәсе белән чикләү генә ил икътисадындагы вазгыятьне үзгәртмәячәк»

Быел апрель аенда ил халкы белән туры эфирда аралашу барышында Президент Владимир Путин табигый монополия тарифлары үсешенең ике яклы проблема булуын искәрткән иде. «Тарифларны күтәргәндә халык зыян күрә, ә киметкәндә ул табигый монополияләрнең инвестиция программалары өчен файдалы түгел. Шуңа да карамастан, тарифларны бераз кысарга булыр», - дип вәгъдә иткән иде...

Табигый монополияләр институтының җылылык-энергетика комплексын тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Александр Григорьев, бүген Россиядә зәңгәр ягулык бәясе мөмкин булган дәрәҗәнең чигенә җитте, дип саный. «Бездә ел саен «Газпром» тарифларының үсеше раслана, ә АКШта табигый газ бәясе төшә бара. Алай гына да түгел, бездә электр энергиясен сәнәгатьтә куллану өчен тапшыру хезмәте чыгымнарының аның ахыргы бәясендәге өлеше 40 процент тәшкил итә. Ә Европа берлеге илләрендә ул 15-20 проценттан артмый», - дип искәртә Григорьев.
Быел июнь аенда Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында Путин, 2014 елдан башлап алдагы биш елда табигый монополияләр тарифлары илдә инфляция дәрәҗәсе белән чикләнергә тиеш, дигән бурыч куйган иде. Илбашы бу карарын инфляция үсешен тоткарлап тору омтылышына бәйләп аңлатты. Табигый монополияләр исә тарифларны тоткарлаудан үзләренә киләсе зыянны озак көттермичә исәпләп тә куйды. «Газпром» вәкилләре белдергәнчә, Хөкүмәт тарафыннан 2014-2015 елларга газ тарифлары үсешен инфляция дәрәҗәсендә (5-6 процентка) чикләгәндә, алдагы ике елда монополист 130 млрд сумын югалтачак икән.
Сәясәтче һәм эшмәкәр Михаил Прохоров газ тарифлары үсешен инфляция дәрәҗәсе белән чикләү генә ил икътисадындагы вазгыятьне үзгәртмәячәк дип саный. «Конкуренция юк, шуңа да инфляция дәрәҗәсе белән тарифлар үсешен чикләү хәлне җиңеләйтмәячәк. Алга куйган бурычны үтәү өчен, икътисади үсеш ким дигәндә 5 процент тәшкил итәргә тиеш. Моңа бары модельне үзгәртеп кенә ирешергә була. Дәүләт инвестицияләрен арттыруны һәм рубль курсын көчсезләндерүне күздә тоткан иске модель инде эшләми», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading