Шәһри Казан

Нефть? Нефть! Нефть...

Әйе, нефть сүзен нинди генә интонациядә әйтсәк тә, сөйләшер сүзләр табылыр кебек. Бу сүзне әйтеп горурланырга урын да бар, фәлсәфәгә кереп китеп тә була һәм сорауларга да урын җитәрлек. Хәтта, нефть кайдан килеп чыккан, дигәндә дә, бүгенгәчә ике төрле версия яшәп килә: органик юл белән хасил булганмы нефть дигән кара...

Нефть запасы ничә елга җитәчәк?
Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнсәк, бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Мәсәлән, 1920 нче елларда ук Инглиз-фарсы нефть компаниясе (бүгенге исеме British Petroleum), Согуд Гарәбстанында бер тамчы нефть тә юк, дип, акча сарыф итәргә теләмәгән. 1919 елда АКШның геологлары, илдә нефть ун елдан бетәчәк, дип игълан итәләр. Бу ун ел бетте дигәндә, Техаста кирәгеннән артык нефть табылып, илнең икътисадына хәтта җимерелү куркынычы яный. Мондый мисалларны бик күп китерергә булыр иде. Шуңа күрә, бүген белгечләр, алга китеп, нефть фәлән елга җитә, дип фаразлаудан тыелып торалар. Әйе, бүгенге фән казанышлары, нефть табуның заманча җиһазлары юк дигән җирдән дә нефть алырга мөмкинлек бирә. Сүзебезне шушы юнәлештә, бик еракка китмичә, үзебезнең «Татнефть» мисалында дәвам итәрбез. Чөнки заманча яңа ысуллар белән нефть чыгаруда - без иң-иңнәрнең берсе. Компания яңа технологияләр өчен 600-700 млн сум акча тота. Ел ахырында һәр яңалыктан кергән табыш аерым карала, уңай һәм тискәре яклары исәпләнә. «Татнефть» компаниясе гел эзләнүдә. «Бер урында торсаң, сине узып китеп, кысрыклап чыгарачаклар», - дигән принцип белән эшлиләр алар.
Сиртмәле коелар заманы үтеп бара
Кара майны насос белән чыгару иң киң таралган ысуллардан санала, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, планетабызда табыла торган нефтьнең 85 проценты җир өслегенә насос белән чыгарыла. Әлбәттә, насослар белән эшләү дә күптөрле. Соңгы яңалыкларның берсе - алда әйтеп кителгән сиртмәле скважиналарга алмаш булып килгән чылбырлы хәрәкәтләндергечләрне (приводларны) куллану. Бөгелмәдә уйлап табылган һәм эшләнгән чылбырлы приводны куллану электр энергиясен, сиртмәле станокларга караганда, 15 процентка кимрәк куллануга китерә һәм скважиналарның ремонтсыз озаграк вакыт эшләү мөмкинлеген дә бирә. Хәзерге вакытта «Әлмәтнефть» карамагындагы скважиналарның уннан бере чылбырлы привод ярдәмендә эшли. Аны утырту өчен киткән чыгым бер елда үзен аклый, дип аңлаттылар белгечләр. Икенче бер яңалык: берьюлы-аерым нефть чыгару (одновременная-раздельная добыча, 2-х лифтовая ОРЭ. - З.Х.). Гади телгә күчереп әйтсәк, бер скважинага ике лифт урнаштырыла һәм майлы сыекча берьюлы ике катламнан алына. Әлеге ысулны куллану бик күп юнәлештәге чыгымнарны киметә. Яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә, «Әлмәтнефть» коллективы гына да бер миллион тонна өстәмә нефть алган.
Бораулауның яңа ысуллары
«Әлмәтнефть»тә 2007 елдан бирле кече диаметрлы скважиналар бораулана. Монысының уңайлыгын аңлау өчен әллә ни зур белгеч булырга кирәкмидер дип уйлыйм: зур чокыр казып кара да кечкенәсен. Әлбәттә инде, кече диаметрлы чокыр казырлык җайланма уйлап табып эшкә җигәсең икән, бик яхшы. Менә шундый скважиналар «Әлмәтнефть»тә 57 данә: бу - «Татнефть» күләмендә караганда, 35 процент дигән сүз. Кече диаметрлы скважиналар бораулау өчен киткән акча гадәти скважиналарны коруга киткән чыгымнарның 60-65 процентын гына тәшкил итә. Кайчандыр бер скважинаны кору өчен дә 80 тәүлек вакыт кирәк булган. «Хәзер без бер скважинаны егерме көндә корабыз, ә моны унбиш көндә эшләү - осталык кына түгел, зур сәнгать, без шуңа омтылабыз», - диде «Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов.
Бүгенге көндә киң кулланышка кереп бара торган тагын бер яңалык турында әйтеп үтәргә кирәктер, ул - горизонталь бораулау дип атала. Борау, 400-500 метр тирәнлеккә җиткәч, алдан куелган программа буенча, 70 градуска авышып, үз эшен дәвам итә. Скважина үзе бер урында басып торса, аның очы, койрыгы бөтенләй башка урында була дигән сүз. «Әлмәтнефть»нең горизонталь скважинасы Ленин урамындагы «Татарстан» кинотеатры астында да бар икән. Идән астыннан ук нефть суыртмасалар да, шулай диярлек. Әлбәттә, ике километр тирәнлектән икәнлеген дә онытмаска кирәк.
Су белән җир яру
«Хәзер без сезнең белән җир катламын сыеклык белән яру күренешен күзәтәчәкбез» (гидроразрыв пласта, ГРП). - «Әлмәтнефть»нең баш инженеры Айрат Рахмановның бу сүзләрен кем ничек аңлагандыр - әйтә алмыйм. Мин исә, нефть сәнәгатеннән ерак торган кеше буларак, җир катламын зур басымдагы су җибәреп яралар да без шуны карап торачакбыз икән, дип уйладым. Шул ярыкка карарга да исәп юк түгел иде. Әнә, әллә нинди зур-зур машиналар - ракета җибәрә торган космик үзәк дип белерсең. Хәер, мин генә түгел, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та әлеге күренешне космик процесс белән тиңләде. Әлбәттә инде, аяк астындагы җир ярылганын күрмәдек. Бу процесс җир астында башкарыла һәм моны диспетчер үзәгендәге дисплейда гына «күрергә» мөмкин. Әнә, дисплейда ал һәм зәңгәр төсләр уйный, саннар йөгерешә башлады. Керфегемне каксам да, нидер күрми калырмын, дип куркып, суламыйча да диярлек утырам. Инженер Максим Фадеев әмерләр бирә: «Насос агрегатын хәрәкәткә китерәбез, таймерны җибәрәбез». Соңарак, Максим турында мактау сүзләрен хәтта «Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновның үз авызыннан да ишетергә туры килде. Егет, җир астында ни барганын сизеп-тоеп, менә шулай төгәл идарә итә. Дисплейда кайсыдыр төсләр зурайды, җәелде, югары басымдагы махсус сыекча, чакрымнан артык тирәнлектәге забойдан аерылып, нефтьле токымны яра башлады. Әлеге ярык җимерелмәсен өчен, аның стеналарына гель сылана. Шулай итеп, безнең «күз алдында» җир катламында ике сантиметр диаметрдагы 80 метрлы ярык хасил булды. Инде хәзер бу эшнең ни өчен башкарылганын белеп китик. Вакыт үтү белән, кайбер скважиналарга нефть килү кими. Нефтьчеләр бу очракта, скважина йоклап киткән, ялкауланган диләр. Һәм аны «уяту» өчен, ГРП башкарыла. Аннан соң инде нефть, җир катламында барлыкка килгән ярыклардан, скважинага килә башлый. Ун операциянең тугызы коедан нефть күтәрелүнең артуына китерә. Кайчакта дебит 3-4 мәртәбә арта, ди Максим Фадеев. Ул эшли торган «Татнефть-ЛениногорскРемСервис» оешмасы бу эш белән Россиянең төрле төбәкләрендә ун елдан артык шөгыльләнә икән. Алар барлыгы шушындый 830 операция башкарганнар. Шуның өчтән бере «Татнефть»кә туры килә.
Монда алдым-бирдем башкарыла
Барлык газета укучыларыбызны да кызыксындырган темага килеп җиттек. Бәлки, ялгышамдыр, шулай да халыкның 80 процентына нефть сүзе бензин дип «ишетелә». Руль артында утыручылар аның сыйфаты турында җәелеп китеп сөйләшергә яраталар. Сүз дә юк, нефть бензин булып машина багына акканчы, шактый зур юл үтәсе әле, шулай да сыйфат чишмә башыннан ук башлана. «Татнефть»нең алты идарәсеннән, егермедән артык бәйсез нефть компаниясеннән килгән нефть Әлмәттәге кабул итү-тапшыру пунктына җыйнала һәм «Транснефть» компаниясе вәкилләренә тапшырыла. Әлеге пункт ачылганнан бирле, безнең Татарстаннан китә торган нефтьнең сыйфатына тел-теш тидерә алган кеше юк. Начар нефть әлеге пунктның «капкасы»ннан да кертелми. Бу сүзләрне туры мәгънәсендә аңларга кирәк: әгәр дә нефтьнең сыйфаты тиешле күрсәткечләргә туры килми икән, ул чыннан да аерым резервуарга салына. Мондый очрак соңгы елларда булганы юк, диделәр. Чөнки сыйфатсыз товар җибәрү нефть идарәләренә бермә-бер кыйммәткә төшә. Шуңа күрә, сыйфат турында һәркайсы нык кайгырта. Нефтьнең сыйфаты бу пунктка килеп җиткәнче дә ике тапкыр ныклы тикшерү үткән була. Алыш-биреш пунктында (кыскартылып, рус телендә СИКН дип атала) нефть әзерләү пунктларындагы кебек үк җиңел фракцияле углеводородларны, гади тел белән әйткәндә, газларны тоту җайланмалары (УУЛФ) урнаштырылган. Монысы - табигатьне һәм кешеләрне яклап һәм саклап башкарыла торган эшләрнең берсе.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: