Шәһри Казан

Нефтьчеләр токымыннан

«Татарстанның сәнәгатен, икътисадын «Татнефть»тән башка күзаллау авыр булыр иде, дисәм, каршылар булмастыр. Узган елның көзеннән анда яңа җитәкче - Наил Маганов билгеләнде, дип укыган идем. Минем бик тә беләсем килә, кем ул, нинди кеше? Бу турыда интернетта мәгълүмат, әлбәттә, күптер, әмма безнең буын яңалыкларны газетадан укып белергә күнеккән, безгә шулай...

Наил Маганов - нефтьчеләр династиясеннән. Аңа нигез салган Өлфәт Маганов Татарстанның казылма байлыклар чыгару геофизикасының башлангычында ук тора. Егерме ел буе - 1978-1998 еллар аралыгында ул Әлмәт геофизика эшләре идарәсен җитәкли һәм аны яңа баскычка күтәрә.
Өлфәт Магановның балалары Равил һәм Наил дә әтиләре эзеннән китәләр. Ике туганның олысы Равил Маганов «ЛУКОЙЛ» ААҖнең разведка һәм табу буенча беренче башкаручы вице-президенты. Матбугат чараларында басылган материалларда «ЛУКОЙЛ» исемен дә нәкъ менә ул - Равил Маганов уйлап тапкан дип әйтелә.
Язмабызның төп герое Наил Маганов 1958 елда Әлмәттә туган. 1983 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. Ул үзенең хезмәт биографиясен студент елларында ук гади эшче буларак башлый. Укып бетергәннән соң, эшкә булган мөнәсәбәте, белеме, тырышлыгы белән һөнәри баскычтан елдан-ел югарырак күтәрелә бара: технолог, мастер, өлкән инженер... Бик еракка китми генә, ул башкарган саллы эшләрнең берәрсенә тукталырга уйлыйбыз икән, бу, әлбәттә, ТАНЕКО булыр. Үзебезнең Татарстан җирлегендә нефть эшкәртү заводы төзү турында карар кабул ителгәннән соң, әлеге эшкә җаваплы кеше итеп Наил Маганов билгеләнә. Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате отличнигы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены иясе Наил Маганов бу юлы да сынатмый, ышанычны тулысы белән аклый. ТАНЕКОның нинди колачлы төзелеш икәнлеген күзаллау өчен, бераз саннар теленә күчик. «Татнефть» ТАНЕКО заводлар комплексын төзүгә барлыгы 250 млрд сум акча бүлде, шуның 32 млрд.тан артыгы 2013 елга туры килә. 2014 елда бу күрсәткеч 36 млрд сумны тәшкил итәчәк. 2013 елда ТАНЕКОда 7,6 млн т нефть эшкәртелгән, бу, 2012 ел күрсәткеченә караганда, 2,6 процентка югарырак. 2014 елда исә, нефть эшкәртүнең еллык күрсәткечен 8,5 млн тоннага җиткерү планы куелган. Әлеге саннарны Наил Маганов гыйнвар аенда журналистлар белән булган очрашуда яңгыраткан иде. Бу Наил Магановның «Татнефть»нең генераль директоры буларак журналистлар белән уздырган беренче очрашуы, танышуы иде.

Гади тормышта ул нинди? Матбугат конференциясендә бу сорауга да азмы-күпме җавап табарга мөмкин булды.
- Сез буш вакытыгызда нәрсә укыйсыз? Әлбәттә инде, укырга вакытыгыз калса һәм башкаларга нәрсә тәкъдим итәр идегез?
- Нәрсә укыйм һәм моның өчен минем вакытым каламы? Вакыт азайганнан-азая һәм бик сизелерлек дәрәҗәдә. Һәркемнең үз ихтыяҗы, теләге, шуны укыгыз дип аерым әйтүе авыр. Яшьләргә - үсәргә, балаларга - дөньяны ачарга, зурларга тынычлык кирәк. Һәркем үзенекен укырга омтыла. Кешеләрнең, югары рухтагы китаплар укып, югары рухта булуларын теләр идем. Ә мин үзем «всеядный», барысын да укыйм. Ничек тә бер үземнең китапханәне карарга чакырырмын - ничек һәм нәрсә укыганымны күрерсез. Чынлыкта исә күп укыйм. Көн саен һич югы 60-70 бит укырга тырышам. Моның өчен билгеле бер вакыт кирәк, шулай да, кайчан гына кайтсам да, укырга тырышам.
- Наил Өлфәтович, Сезгә дә тимераякка басарга туры килмәсме икән? «Ак Барс» «Татнефть» карамагында каламы?
- «Ак барс» хоккей клубы «Татнефть»тә калыр дип уйлыйм. Мондый кыйммәтле активлардан баш тартырлык сәбәпләр юк. Бүгенге көндә Шәфәгать Фәхразович Тәхаутдинов - бу клубның президенты һәм мин моңа бик шат. Киләчәктә ни булыр дип баш ватмыйк.
- Сез 10 ел Кытай гимнастикасы цигун белән шөгыльләнәсез. Татарстанда мәктәп ачарга уйлыйсыз һәм анда Кытайдан остазлар киләчәк икән. Бу дөресме?
- Мәктәпкә кагылышлысы дөрес түгел. Мин сезгә гап-гади кеше буларак тәкъдим итәм, нинди дә булса сәламәтләндерү практикасы белән шөгыльләнергә кирәк. Безнең заманда моннан башка яшәве авыр, ул уңай тәэсирләр бирә. Катлаулы чор, стресслар күп, тискәре йогынты зур, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Моннан үзегезгә дә, якыннарыгызга да һәм бөтен илгә дә яхшырак кына булачак. Спортның һәр төре -цигунмы ул, каратэ, ушу, футбол яки тыныч кына табигатькә сокланып йөрүме - барысы да уңай тәэсир генә ясаячак.

***
Кара алтынсыз калмабыз
Нефть тармагы ким дигәндә тагын 20 ел Татарстан икътисадының нигезе булып калачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, тармакның узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләп, шундый ышаныч белдерде. 2013 елда ил күләмендә 523 млн тонна «кара алтын» чыгарылган булса, шуның 32,8 млн тоннасы - Татарстан өлеше. Бу республика өчен 1992 елдан бирле ирешелгән максималь күрсәткеч.
Белгәнебезчә, Татарстанда чыгарыла торган нефтьнең 80 проценты «Татнефть» тарафыннан табыла, калганын кече нефть компанияләре тәэмин итә. Кече нефть компанияләре көче белән узган ел 6,76 млн тонна нефть чыгарылган.
Бүген республика казнасының яртысына якын өлеше «Татнефть»нең салым түләүләреннән формалаша. Кече нефть компанияләрен дә исәпкә алып, узган ел республика нефтьчеләре барлык дәрәҗәдәге бюджетларны 386,5 млрд сумлык салым түләүләре белән тулыландырган.
Уңдырышлы катламнарның запасы сыегая барган бүгенге шартларда нефть чыгару тагын да зуррак көч һәм тырышлык сорый. Татарстан Президенты ассызыклаганча, авыр ятмаларны үзләштерүдә нефтьчеләребезнең зур тәҗрибәсе һәм заман технологияләре зур ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов, нефть чыгаруда ирешелгән дәрәҗәне саклап калу өчен, кече нефть компанияләре җитәкчеләренә «Татнефть»тәге алдынгы технологияләрне өйрәнеп, аларны үзләрендә файдалану бурычын йөкләде. Нәтиҗәлелек күрсәтүдә проблемалары булган кече нефть компанияләре эшчәнлеге алга таба дәүләт органнары тарафыннан җентекле анализланачак.


***
Үз косметикабыз һәм үз сумалабыз
Соңгы елларда Татарстан импортны алмаштыручы производстволарны үстерүгә ныклы басым ясый башлады. Нәтиҗәләр дә үзен аклый. Пластмасса эшләнмәләр җитештерү тармагын гына алыйк, ул үсеш темплары буенча республикада лидер санала. Шуңа да карамастан, зур потенциал файдаланылмыйча кала әле.
«Соңгы 8 елда Россиягә читтән химия продукциясен кертү 3,3 тапкырга үсте һәм бүген аның күләме 1,5 трлн сумга якынлаша. Моның 10 процентын гына булса да үзебездә җитештерелә торган товарлар белән алмаштыру елына 150 млрд сумга кадәр өстәмә үсеш бирергә сәләтле», - ди «Татнефтехиминвест-холдинг»ның генераль директоры Рафинат Яруллин. Аның раславынча, дөнья икътисадының үсеш темплары кимү шартларында, эчке базарга эшләү һәм импортны алмаштыру нефть, газ, химия комплексы үсешдә төп факторлар булырга тиеш. Рафинат Яруллин фикеренчә, балалар өчен товарлар җитештерү Татарстанда химия һәм нефть химиясен үстерүдә перспектив юнәлеш була ала. Республикада полимерлардан косметика, гигиена товарлары, сумалалар җитештерү өчен дә бөтен шартлар бар. Предприятиеләргә шушы юнәлешләр буенча җитештерү мөмкинлекләрен генә карарга кирәк. Әлегә эчке базарда бу төр продукциягә булган зур сорау импорт хисабына канәгатьләндерелә.



***
«Татнефть» тә елмая
Ватанны кулга корал тотып кына сакламыйлар. Акыл көчен һәм талантын үзләре җитәкләгән предприятиене үстерүгә юнәлтүчеләрне дә, төрле табигый шартларда бораулау скважиналарында хезмәт куючыларны да Ватан сакчылары дип авыз тутырып әйтә алабыз.
23 февральгә туры китереп «Татнефть» компаниясендә оештырылган күргәзмә әнә шушы идеягә корылган.
Ул һич кенә дә эш барышында төшерелгән фотосурәтләр күргәзмәсе түгел. Акыллы һәм көчле нефтьчеләрнең образлары бу юлы йөздә елмаю уята. Тылсымчылар, баһадирлар, бурлаклар, йолдыз санаучылар, шахматчылар - кемнәр генә юк алар арасында. Образларны компаниянең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге хезмәткәрләре уйлап тапкан. Ә аларга бу идеяне тормышка ашырырга шаржлар һәм карикатуралар остасы Александр Алешин булышкан.

Реклама

***
Куанычлы хәбәр
ТАНЕКОда комбинацияле гидрокрекинг җайланмасы эшли башлагач, бензин, дизель ягулыгы кебек ачык төстәге нефть продуктлары җитештерү артты. Бу җайланма елына 2,9 млн тоннага кадәр вакуумлы газойль (сыек углеводородлар, күкерт, азот катнашмасы) эшкәртү мөмкинлеген бирә. Узган ел нефть эшкәртү тирәнлеге - 73,54 процент, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы 48 проценттан артык булса, хәзер соңгысы 67 процентка җиткән. Проектның төп кураторы булган «Татнефть» быел Россия базарына 1 млн тоннага якын дизель ягулыгы чыгарырга планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: