Шәһри Казан

Нур ШАКИРОВ: «Кытайга үзебез үтеп керергә булдык»

Казан медицина инструментлары заводы бүген Россиядә стоматология һәм микрохирургия инструментларын җитештерү буенча әйдәп бара торган завод санала. Американың атаклы кардиохирургы Майкл Дебейки да заманында әлеге завод эшләп чыгарган инструментларга югары бәя бирә, илебезнең беренче Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә дә операцияне нәкъ менә әлеге завод җитештергән инструментлар җыелмасы белән ясыйлар. Казан...

Реклама

- Совет елларында безне бер генә сорау борчый иде: материалны кайдан табарга? Ул вакытта җитештерелгән продукция дәүләт планы буенча тарала иде. Без инде бер ел алдан ук аны кайда һәм кемгә сатачагыбызны, кемнән металл алачагыбызны белә идек. Бүген исә барысы да киресенчә: үзебезнең товар җитештерүчеләрнең үсеше белән бер кеше дә кызыксынмый. Мәсәлән, безнең завод өчен бер генә нәрсә кирәк: үзебезнең хастаханәләр яхшы инструментлар белән кораллансын өчен, дәүләт заказы булу. Казан медицина инструментлары заводы менә инде 15 ел халыкара стандартлар нигезендә эшли, без эшчәнлегебезгә һәрдаим яңа технологияләрне кертәбез, яңа станоклар сатып алабыз, ә дәүләт заказы юк. Дәүләт заказы буенча тендер һәм конкурсларда үзебезнең җитештерүчеләр түгел, ә чит ил әйберләрен тәкъдим итә торган арадашчылар җиңеп чыга.
- Бу мәсьәләне берничек тә хәл итеп булмыймы?
- Мин заводта җитәкче булган вакыт аралыгында төрлесе булды инде. Үзгәрешләр елында миңа тагын аз гына көтәргә кирәк, барысы да үзгәрер кебек тоела иде. Әмма шуннан соң инде күпме еллар узды, ә бернинди алга китеш тә юк. Шулай да мин һаман да яхшыга өметләнәм, ахыргы чиратта мәсьәләне барыбер үзебезнең җитештерүчеләр файдасына дөрес хәл итәрбез дип уйлыйм. Бездә Бөтенроссия медицина продукциясе җитештерүчеләре берлеге бар. Мин аның инициатив төркеменә керәм. Без, бергәләп, Мәскәүдә җыелабыз һәм Дәүләт Думасына, сәламәтлек саклау министрына һәм Президентка үзебезне борчыган мәсьәләләр турында җиткерәбез. Хәзер, мәсәлән, быелдан гамәлгә кергән дәүләт заказлары турындагы закон кысаларында, Россия Хөкүмәтенең илебездәге җитештерүчеләргә ярдәм итә торган бертөркем норматив актлар чыгаруын телибез.
- Бүгенге көндә завод эшләп чыгарган продукция кайларга тарала?
- Без төрле илләрдә булабыз, товар сату базарларын эзлибез. Мәсәлән, белгечләребез Нью-Йорктагы күргәзмәдә катнашты. Безнең инструментлар Япония, Якын Көнчыгыш, АКШ һәм Германиядә тарала. Ай саен диярлек, Кытайга барабыз. Кытай җитештерүчеләренең безгә килүләрен көтеп тормаска булдык, иң яхшысы - үзебезгә шунда үтеп керү. Кытайда заказларыбызны урнаштырабыз, алардан станоклар сатып алабыз, уртак җитештерү эшен ничек җайлау турында уйлыйбыз. Барлык җитештергән продукциянең 10 проценты чит илгә китә. 90 проценты исә Россиядә кала һәм БДБ илләренә алып кителә. Тырышлыкларыбызның республикада бәяләнмәве бик кызганыч: Татарстанда соңгы 15 елда дәүләт заказы бөтенләй дә булмады. Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе бер генә теш боравы да сатып алмады. Дөрес, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов заводның юбилее уңаеннан бүләк ясаган иде: 15 млн сумга без хастаханәләргә үзебезнең инструментларны өләштек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: