16+

ОСАГО белән шөгыльләнүче компанияләр калмаячак

Татарстанда автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) белән шөгыльләнү отышлы түгел. Шуңа күрә тиздән республикада андый иминият компанияләре гомумән дә калмаска мөмкин, дип куркыта белгечләр. Хәер, бу вәзгыятьне хәл итү ысулы табылган инде...

ОСАГО белән шөгыльләнүче компанияләр калмаячак

Татарстанда автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) белән шөгыльләнү отышлы түгел. Шуңа күрә тиздән республикада андый иминият компанияләре гомумән дә калмаска мөмкин, дип куркыта белгечләр. Хәер, бу вәзгыятьне хәл итү ысулы табылган инде...

Билгеле булганча, ОСАГО полислары белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Әлеге иминият төренең киләчәге нинди, алга таба бу тармак ничек үзгәрәчәк - бу турыда "РБК-Татарстан" сайты тарафыннан уздырылган түгәрәк өстәлдә үзара фикер алыштылар.

Иминият компанияләре кайгыда

Билгеле булганча, октябрь аенда автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча яңа тарифлар гамәлгә керде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә милеккә килгән зыян өчен иминият түләүләре дә 400 мең сумга кадәр күтәрелде.


Хәер, 2015 ел нәтиҗәләре буенча ОСАГО полислары базары шактый гына үсеш күрсәткән икән. Сатылган полислар саны - 42, ә иминият түләүләре исә 36 процентка арткан. Тик бу беренче карашка гына уңай күрсәткечләр кебек тоела, дип ышандыра иминиятчеләр. Әгәр ОСАГО тарфиларына үзгәрешләр кертелмәгән булса, мондый күрсәткечләргә ирешеп булмас иде, ди алар.


- Билгеле булганча, 2015 елда барча компенсацияләр октябрь аена кадәр сатып алынган, ягъни иминият түләүләре 120 мең сум дип билгеләнгән килешүләр нигезендә түләнде. Шул рәвешле, автомобиль хуҗаларыннан җыелган акча күләме түләнгән суммаларга караганда күбрәк булды. Әгәр 2016 ел дәвамында бу өлкәгә үзгәрешләр кертелмәсә, машина хуҗалары ОСАГО буенча килешүләрен озайтачак. Биредә инде ОСАГО полислары сату буенча үсешкә ирешү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Ә менә түләнгән акча күләме исә 70 процентка (!) артачак, - дип канәгатьсезлеген белдерде Татарстанның иминиятчеләр берлеге президенты Рөстәм Сабиров.

Яхшы юллар, кыйммәтле машиналар гаепле...

Бактың исә, Татарстанда автомобильләрне иминиятләштерү белән шөгыльләнү отышлы түгел икән. Әлеге күрсәткечләр буенча республика Россиянең иң начар өч төбәге исемлегенә кертелгән. Барысына да яхшы юллар, кыйммәтле машиналар, автомобиль хуҗаларының юлларда "теләсә ничек" хәрәкәт итүе сәбәпче икән. Шуңа күрә тиздән республикада машиналарны иминиятләштерү компанияләре гомумән дә калмаска мөмкин, дип куркыта белгечләр. Андый очракта автомобиль хуҗалары теләсәләр дә рульгә утыра алмаячак.


- Бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырак аңлату өчен мин һәрвакыт Яшел Үзән белән бәйле мисалны китерәм. Мәсәлән, 10 ел элек районда барлыгы 40 иминият компаниясе исәпләнә иде. Бүген исә - нибары 3 әү генә. Тиздән алары да ябылырга мөмкин. Алга таба ни булачак? - дип белдерә Рөстәм Сабиров.


Мәсәлән, хәзерге вакытта иминият компанияләре пассажир предприятиеләре, зур йөк машиналарын иминиятләштерүдән баш тарта башлаган икән инде.


- Безнең пассажир автобусларының йөртүчеләре кемнәр? Аларның транспорт чарасына булган карашы шаккаттыра. Зур йөк машиналары белән дә шул ук хәл. Алар әлеге транспорт чараларының алгы тәрәзәсен елына 18 тапкыр вата. Ә бит бер тәрәзәне алыштыру өчен генә дә зур акчалар кирәк, - ди "Согласие" иминият компаниясе филиалы директоры Инил Габделхаков.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозганчы мең кат уйла

Иминиятчеләр фикеренчә, бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер ысулы - тарифларны үзгәртү. Ягъни алар һәр йөртүчегә бертөрле булырга тиеш түгел.


- Мин һәрвакыт бер клиентымны искә алам. Ул машинасыннан елына бары тик ике тапкыр гына файдалана. Язын шәһәр яны бакчасына орлыклар алып бара, көзен уңыш җыеп кайта. Икенче бер йөртүче исә елына 36 тапкыр авариягә эләгә. Иң сәере: алар ОСАГО өчен икесе дә бер үк күләмдә акча түли. Бу дөрес түгел, - дип саный Рөстәм Сабиров.

Бу фикер белән Инил Габделхаков та килеште.

- Әгәр минем билгеле бер күләмдә даими клиентларым булса, әлбәттә, аларны югалтасым килмәячәк. Мин алар өчен бәяне дә күтәрмәс идем. Ә менә "проблемалы" машина хуҗалары миңа нигә кирәк? - дип ассызыклады иминиятче.

Хәтерләсәгез, Россия Банкы юл-транспорт кагыйдәләрен аеруча еш бозучыларга ОСАГО полисларына бәяне күтәрү турындагы тәкъдим белән чыккан иде инде. Бу яңалык 2016 елда ук гамәлгә керергә мөмкин икән.



intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading