16+

Премьер-министр хисапларны йомгаклады

Ике ай дәвамында республиканың министрлык-ведомстволары берсе артыннан берсе 2015 елгы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Йомгаклау утырышларына Мәскәүдән федераль министрлар да килергә вакыт тапты. Кичә Татарстанның хөкүмәт йортында премьер-министр Илдар Халиков 42 коллегиядә яңгыраган саннарны һәм фикерләрне гомумиләштереп чыгыш ясады.

Премьер-министр хисапларны йомгаклады

Ике ай дәвамында республиканың министрлык-ведомстволары берсе артыннан берсе 2015 елгы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Йомгаклау утырышларына Мәскәүдән федераль министрлар да килергә вакыт тапты. Кичә Татарстанның хөкүмәт йортында премьер-министр Илдар Халиков 42 коллегиядә яңгыраган саннарны һәм фикерләрне гомумиләштереп чыгыш ясады.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ил күләмендә авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр буенча - 3 урында, сәнәгать белән төзелеш буенча 5 урында. Республика икътисадын бәлеш итеп күз алдына китерсәк, иң зур кисәге сәнәгатькә туры килә (41 процент), икенче урында - сәүдә (15 процент), өченче эре кисәк авыл хуҗалыгына (7 процент) карый.

Бик тиздән Татарстанда суыткычлар җитештерә торган Haier заводы ачылачак. Анда елына 250 мең суыткыч ясап чыгарылыр, дип көтелә. Haier дөньяда көнкүреш техникасын җитештерүче буенча алдынгылар сафында. Аның белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк, якын киләчәктә Татарстанда аның телевизорлары да чыга башлаячак.

- Кама аръягы зонасы, бигрәк тә Чаллы өчен вазгыять катлаулана бара. Һәр 7-8 ел йөк машиналарына сорау төшү аркасында, социаль яктан киренкелек барлыкка килә. Яңа предприятиеләр ачу нәтиҗәсендә аны киметергә тырышабыз. Чаллыда Haier кебек 20 предприятие ачсаң, кайбер кыенлыкларны читләтеп үтәргә мөмкин булыр иде. Мин бит "КАМАЗ"дан чыккан кеше, шуңа да йөк машиналарын җитештерә торган күп кенә чит илләрнең һәм предпритиеләрнең тормышын өйрәндем. Кызганыч, күңелсез хәлләр барысында да бердәм рәвештә кабатлана, - диде премьер-министр.

Республикада биш ел рәттән корылык булса да, 2014 ел белән чагыштырганда, 2015 елда авыл хуҗалыгында уңыш биш процентка күбрәк алынган.

Төзелешкә килсәк, ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак төзелә. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә социаль ипотекага да зур игътибар бирелә: узган ел шул максаттан 323 мең квадрат метр торак торгызылган.

Былтыр республикада 155 километр автомобиль юлы салынган, 86 километр төзекләндерелгән. Юл куркынычсызлыгы буенча эш күп башкарылса да, юлларда һәлак булучылар саны республика җитәкчелеген барыбер борчуга сала.

Кызганыч, халыкның кереме 6,8 процентка кимегән. Әмма Татарстан җитәкчелеге республика кешеләрен ярдәменнән ташламый: хөкүмәтебез, оешма-предприятеләр белән берлектә хезмәт урыннарын саклап калып, эшсезлекне булдырмый калу буенча чаралар үткәргән.

Шул ук вакытта былтыр министрлык-ведомстволарда эшләүчеләр саны биш процентка кыскартылган. Илдар Халиков әйтүенчә, моның кризиска бернинди катнашы, хезмәткәрләр санын киметү бурычы ел саен куела. Мисал өчен, Спорт министрлыгында 47 кеше, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 55 кеше эшли. 150 кешедән күбрәк кеше эшли торган бер министрлык та калмаган. Быел да югарыда кәнәфиләр саны кыскарырга мөмкин.

Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар да арта бара, 2015 елда 60 миллион хезмәт күрсәтелгән (барлыгы 1 560 000 шәхси кабинет булдырылган). Татарстан Президенты карары белән дәүләт хезмәтләре порталында башкарылган хезмәтләр өчен комиссия алынмый. Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә дәүләт һәм муниципаль оешмаларны кирәксез кәгазь боткасыннан арындыру кирәклеге турында әйтте.

"Халык контроле" порталына 30 меңләп шикаять кабул ителеп, шуларның 73 проценты хәл ителгән.

- Сез, бәлки, ни өчен 73 кенә, ник 100 яки 90 процент түгел, дип сорарсыз. Кайбер мөрәҗәгатьләрне байтак кына сәбәпләр аркасында чишеп булмый. Әйтик, бер үк юл билгесе мәсьәләсендә кемдер аны алып ташлауны, ә кемдер калдыруны сорый. Шулай ук ишегалдында газонны бетерү хисабына машина урыннарын киңәйтүне сорыйлар. Иманым камил, халык бу мөрәҗәгатьне хупламаячак, - диде Илдар Халиков.

Кагыйдә бозган кайбер җитәкчеләргә республика хөкүмәте былтыр бармак янаган. Хөкүмәт башлыгы сөйләвенчә, республикадагы җитәкчеләрнең берсенә эре федераль дәүләт компаниясе 9 мең сумлык сәгать бүләк иткән. Әмма тегесе бүләкне декларациядә күрсәтмәгән. Юкса, тиеш булган.

- Барлык хезмәттәшләребезгә декларация буенча барысын да аңлаттык. Быел да прокуратура белән берлектә аларга махсус дәрес үткәрәчәкбез. Җитәкчеләребезнең берсенә, республикадагы бер районның мактаулы гражданины буларак, акча түләнеп барылырга тиеш булган. Әмма ул аңардан баш тартып, акчаны балалар йорты счетына күчерергә, дип телдән генә әйткән, әмма декларациядә күрсәтмәгән. Болары гади мисаллар, җитдирәкләре дә бар әле. Җинаять эшенә кадәр барып җиткәннәре, бәхеткә, юк. Андый очраклар булса, һичшиксез, җинаять эше кузгатып, хаталанган җитәкчеләрне вазифасыннан читләштеререк идек, - дип сөйләде Татарстан премьер-министры.

Илдар Халиков әйтүенчә, өлешләп түләү өлкәсендә алданучыларның күп булуы да республика җитәкчелеген бик борчый. Бу мәсьәләдә ике өлештән торган эшчәнлек алып бару зарур: хәзерге вазгыятьне ничек чишәргә һәм киләчәктә ничек булдырмаска.

- Өлешләп түләүне бетерик дисәк, күпме кешене торакка ия булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкбез. Шуңа да үзебездә кулланып булырмы икән, дип Европа берлеге илләрендә сыналган системаны өйрәнәбез. Әйтик, Германиядә кеше төзүчегә түгел, нотариуска түли. Ул, үз чиратында, йортның бер өлеше төзелеп беткәч кенә түли. Әйтик, тәрәзәләр өчен алар урнаштырылгач кына акча күчерелә, - диде премьер-министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading