16+

«Һәр тиенне санарга кирәк»

Ел саен, көзгә аяк баскач, Дәү­ләт Советында бюджет исе килә башлый. Аның проектын депутатларга, гадәттәгечә, республиканың финанслар министры тәкъдим итә. Бу юлы да Радик Гайзатуллинны сорауларга күмделәр.

«Һәр тиенне санарга кирәк»

Ел саен, көзгә аяк баскач, Дәү­ләт Советында бюджет исе килә башлый. Аның проектын депутатларга, гадәттәгечә, республиканың финанслар министры тәкъдим итә. Бу юлы да Радик Гайзатуллинны сорауларга күмделәр.

Шулчак «Иң гүзәл кеше икәнсез» җыры искә төшеп куйды, ләкин бер төзәтмә кертеп:

«Депутатларның (оригиналда балалар дип җырлана) теле - кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез».

Радик Гайзатуллинга ка­дәр мөнбәр артына республиканың икътисад министры Артем Здунов чыгып, алдагы өч елда Татарстанны социаль-икътисади өлкәдә ниләр көтәчәге белән таныштырды. Ишетеп тә, күреп тә беләбез: дөньякүләм икътисадның үсеш тизлеге кими бара. Илләр арасындагы киеренкелек, санкцияләр, нефтьнең очсызлануы икътисадның торышына зур йогынты ясый. Әмма республикада бу өлкәдә тотрыклылыкны саклау һәм оператив рәвештә чаралар күрү өчен, Икътисад берлеге эшләп килә, атна саен азык-төлек бәяләре тикшерелә. Министр чыгышыннан аңлашылганча, киләсе елда сәнәгать өлкәсендә планнар зурдан: «ТАНЕКО» заводында автомобиль бензиннары җитештерелә башлау, «КЗСК-Силикон» ­заводын файдалануга тапшыру, базарга КАМАЗларның яңа модельләрен чыгару, «Форд-Соллерс» предприятиеләрендә машина җыюның тулы циклын тәэмин итү һ.б.

Авыл хуҗалыгы өлкә­сендә дә сөенечле вакыйгалар күп булырга охшаган: Чаллыда кош итен эшкәртү предприятиесе, Минзәлә районында дуңгызчылык комплексын ачу, Балык Бистәсе районында мөгезле эре терлекне эшкәртү буенча «Русский Мрамор» предприятиесен төзеп бетерү һ.б. Артем Здунов уртача хезмәт хакларын да телгә алды: быел ул 29 417 сум булса, 2016 елда - 31 246 сумга, 2017 елда - 33 483 сумга, 2018 елда 35 423 сумга җитәр, дигән фараз бар.

Финанслар министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең бюджетына җир салымыннан аеруча күп акча керә, 2016 елда ул 7,2 миллиардны тәшкил итәр, дигән ышаныч бар. Транспорт салымыннан республика казнасына 3 миллиард 876 миллион сум кермәгәе. Студентлар да 1 сентябрьдән стипендияләрнең җиде процентка артуына өмет итә ала.
Быел социаль өлкәгә Татарстан бюджетның 68 процент акчасы тотылса, киләсе елга бу күрсәткечне, ике процентка арттырып, җитмеш итәргә уйлыйлар. Гомумән, 2016 елда республика «кесә»сенә 158,9 миллиард сум керер, 164,7 миллиард сум чыгып китәр, нәтиҗәдә, дефицит - 5,8 миллиард сумны тәшкил итәр, дигән план бар.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин сүз­ләренчә, 2016 елгы бюджет проектында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына быелгы Юлламасында игътибар итәргә кушкан мәсьәләләр тулысынча исәпкә алынган.

- Безгә халык белән оч­рашып, бюджетны аңлатырга туры киләчәк. Сайлау алды кампаниясендә сайлаучыларның җиткергән барлык гозерләрен, тәкъдимнәрен хәзерге шартларда барысын бергә бер еллык бюджетка кертеп бетереп булмый. Әмма кайбер өлкәләрне финанслау артачак: мәгариф - 5,6 процентка, сәламәтлек саклау - 3,8 процентка, мәдәният - 5,4 процентка, социаль сәясәт 7,8 процентка күбрәк. Аеруча «майлы», бюджетыбыз профицитлы булган (керемнәр чыгымнардан артып киткән очрак. - Авт.) еллар белән чагыштырганда, 2016 елгысы бик кырыс. Барыбызга да - хөкүмәткә дә, министрлык-ведомстволарга да, муниципалитетларга да бюджетның һәр тиенен санарга туры киләчәк, - диде парламент рәисе.

Нәтиҗәдә, 2016 елгы бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. Икенче укылышка кадәр төзәтмәләр 29 октябрьгә кадәр кертеләчәк.

Сорау-җавап

Рифат Ганибаев, Социаль сәясәт комитеты:
- Күпбалалы гаиләләрне һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы киләсе елда ни рәвешле тормышка ашырылачак?

Радик Гайзатуллин, финанслар министры:
- Ятим балаларга бюджет проектында 377 миллион (88 миллион сум - федераль бюджеттан, калганы - республиканыкыннан), күпбалалы гаиләләргә 135 миллион сум каралган.

Александр Славутский, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты:
- Республикадагы 30 президент программасы киләсе елда дәвам итәчәкме?

Радик Гайзатуллин:
- 2016 елда барысы да эшләячәк, моңа акча салынган. Мәдәният йортлары төзелешенә һәм капиталь ремонтлауга 425 миллион сум каралган.


Вадим Махеев, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты:

- РФ Дәүләт Думасында полиэтилен савытта сыра сатуны тыя торган закон проектын карыйлар. Әгәр ул кабул ителә калса, бюджетка әлеге күренеш ничек тәэсир итәчәк?

Радик Гайзатуллин:
- Бюджет проектында бу исәпкә алынмады. Бюджетны гамәлдәге законнарга нигезләнеп әзерләдек. Сыраны полиэтилен савытта сатуны тыя торган закон, чыннан да, киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин, чөнки республикада бу юнәлештә эшли торган берничә эре предприятие бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading