16+

Россия әле һаман үзенең ВТОның тулы хокуклы әгъзасы булуына ышанып җитә алмый

Заманыбызның иң җор телле сәясәтчесе Виктор Черномырдин кайчандыр: «Как только мы начнём куда-нибудь вступать - обязательно на что-нибудь наступим», - дигән иде. Кызганыч, һаман хаталардан сабак алып бетермибез шул.

Россия әле һаман үзенең ВТОның тулы хокуклы әгъзасы булуына ышанып җитә алмый

Заманыбызның иң җор телле сәясәтчесе Виктор Черномырдин кайчандыр: «Как только мы начнём куда-нибудь вступать - обязательно на что-нибудь наступим», - дигән иде. Кызганыч, һаман хаталардан сабак алып бетермибез шул.

Бөтендөнья сәүдә оешмасының иң югары органы - Министрлар конференциясе җыенында Россияне бу абруйлы клубка алулары турында документ кабул ителүгә бер елдан артык вакыт үтте. Ахыргы карар кабул ителү турындагы документның Россия парламентының түбән һәм югары палаталарында расланып, илебезнең әлеге халыкара оешманың тулы хокуклы әгъзасына әйләнүенә дә ярты ел булды инде. Тик Россиянең гамәлләре әле һаман үзен ВТО әгъзасы итеп тоймавын раслый. Бу проблема шушы көннәрдә Мәскәүдә узган традицион Гайдар форумында да күтәрелде. Дөньяның әйдәп баручы финансчылары һәм икътисадчыларын җыйган әлеге дискуссия мәйданында глобаль интеграция шартларында Россиянең көндәшлеккә сәләтенә, аның Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы буларак адымнарына аерым урын бирелде.
Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами, Россия түрәләрен эшлексезлектә гаепләп, илне ВТОның тулы хокуклы әгъзасы итеп тоймауларын, әле һаман әгъзалыкка кандидат итеп фикер йөртүләрен кискен тәнкыйтьләде. Шактый еллар дәвамында ВТОга керү буенча сөйләшүләр алып баруда актив катнашучыларның берсе булган Россия Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф та ВТО генераль директорының позициясен хуплый. Россиянең үзен һаман Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы итеп сизмәве нәтиҗәсендә әлеге оешманың норма һәм кагыйдәләренә кагылышлы гади генә мәсьәлә дә хакимиятне кыен хәлдә калдырырга мөмкин, дип кисәтә ул.
Ә шул ук вакытта Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуның Россия өчен уңай һәм тискәре нәтиҗәләре хакында дистә ел дәвам иткән бәхәсләр һич тынмый. РФ Президенты Владимир Путин ВТОга кушылуның Россия өчен барыннан да бигрәк сәяси мәсьәлә булуын әйткән иде инде. Бүген бер нәрсә ачык: заманча нәтиҗәле икътисад төзергә һәм дөнья сәүдәсендә тигез хокуклылыкка ирешергә теләгән һәр ил ВТО әгъзасы булырга омтыла. Россия дә моннан читтә кала алмый, билгеле. Тик яңа шартларда ил җитештерүчеләрен нинди язмыш көтә дигән сорауга әлегә анык кына җавап юк. Бер як, дөнья базарында конкурентлык таләпләрен исәпкә алып, Россиянең икътисади-сәүдә багланышларына уңай йогынты ясалачак, безгә чит ил инвестицияләре килү артачак, дип белдерә. Икенчеләр исә, икътисадның кайбер секторларының көндәшлек дәрәҗәсе түбән, шуңа ВТО кысаларына керергә ашыкмаска иде, дигән фикердә. Бөтендөнья банкының бу уңайдан үз фикере: ВТОга кушылу Россия икътисадын урта вакытлы перспективада - 3,3, озак вакытлы перспективада 11 процентка кадәр үстерергә сәләтле икән. ВТО әгъзасы буларак, Россиягә читтән кертелә торган дарулар, компьютерлар, көнкүреш техникасы, парфюмерия, косметика, мебель, туннар һ.б. товарларның хакы 10-15 процентка арзанаю фаразланган иде. Бу импорт пошлиналары киметелүгә бәйләнгән. Кайбер төр товарлар буенча Россиядә импортның өлеше 40-60 процентка җиткәнен күздә тотсак, бәяләр төшү кулланучы өчен файдага гына булыр кебек иде. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: ВТО шартларын кабул иткән Россия читтән кертелүче товарларга таможня пошлиналарын киметүгә генә түгел, экспорт пошлиналарын үзгәртүгә дә ризалашты. Ил бюджеты керемнәренең нигезен билгеләүче нефть һәм газга экспорт пошлиналарын киметү яки бетерүнең нәрсәгә китерәсен әлегә бик кузгатырга теләмиләр.
Дөрес, Россия Бөтен-дөнья сәүдә оешмасына кушылу белән үк барысы да бик тиз үзгәрәчәк дигән сүз түгел әле бу. Ил икътисадының кайбер секторларын яңа шартларга әзерләү өчен билгеле бер вакытка күчеш чоры каралды. Пошлиналарны киметүгә 2-3 ел вакыт бирелсә, кайбер секторлар өчен ул 7 елга кадәр сузылырга мөмкин.
Үз продукциясен чит илгә чыгаруда гына түгел, үзебезнең сату базарындагы позицияләрен саклап калу өчен җитештерүчеләребезгә катгый көрәш алып барырга туры киләчәге көн кебек ачык. Бу төрле тармакларга кагыла. Без сораштырган экспертлар, конкуренциянең көчәюе файдага гына булачак, дигән фикер үткәрде.
ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев:
- Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү күпләрне бер-берсенә карап тигезләшергә, квалификация күтәрергә этәрергә тиеш. Ясалма рәвештә тудырылган теплица шартлары җитештерүчеләрнең артык иркенәюенә, гомуми конкурентлыкка сәләтнең төшүенә китерде. Мөмкин кадәр ачык икътисад һәрвакыт яхшырак эшләргә мәҗбүр итәчәк.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев:
- Эре җитештерүчеләргә килгәндә, алар болай да инде соңгы елларда, формаль булмаса да, ВТО шартларында эшли иде. Алга таба да шулай дәвам итәчәк. Тик бер нәрсәне аңларга кирәк: безне берәү дә үз базарына болай гына чыгармаячак. Хәзер ничек кыссалар, алга таба да шулай кысачаклар. Моның өчен сәясәтне, конкурентлыкка сәләтне үзгәртеп корырга кирәк. Иң мөһим шарт - конкурентлы җитештерү булу. Бәлки ресурслар нәтиҗәлерәк файдаланылыр, ул хезмәт җитештерүчәнлеген, сыйфатны үстерүгә китерер. Мисалга Казахстан, Россия һәм Беларусь таможня берлеген генә алыйк. Бүген Казахстанда бизнес алып бару өчен шартлар Россиягә караганда яхшырак. Ә Беларусьта җитештерүчеләргә ярдәм чаралары безнең илгә караганда тагын да төгәлрәк, ачык итеп оештырылган. Безгә дә үзгәрергә кирәк: хезмәт җитештерүчәнлеген, көндәшлеккә сәләтне күтәреп, яхшы кадрлар әзерләү аша.
ТР Премьер-министры урынбасары - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов:
- Тармакларны яңа шартларга әзерләү өчен күчеш чоры 5-6 елга сузылачак. Бу - безнең әле ныклап эшләргә вакыт бар дигән сүз. «Сакчыл җитештерү» кебек заман технологияләрен, сыйфат белән бәйле инструментларны кулланып, республика җитештерүчеләрен сыйфатлы товар җитештерүгә кызыксындырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading