16+

Россиядә хезмәткә сәгатьләп түләүгә күчүнең шанслары зур түгел

ЛДПРдан РФ Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерләп, узган атнада документны парламентның түбән палатасы каравына тапшырды. Төзәтмәләр Россиядә хезмәткә сәгатьләп түләү системасын гамәлгә кертү мөмкинлеге бирә.

Россиядә хезмәткә сәгатьләп түләүгә күчүнең шанслары зур түгел

ЛДПРдан РФ Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерләп, узган атнада документны парламентның түбән палатасы каравына тапшырды. Төзәтмәләр Россиядә хезмәткә сәгатьләп түләү системасын гамәлгә кертү мөмкинлеге бирә.

Закон проекты авторлары сәгатьләп түләнүче хезмәт хакының минималь күләмен 2015 елның 1 гыйнварыннан билгели башларга һәм аны сәгатенә 100 сум исәбеннән расларга тәкъдим итә. Бу минимум хезмәткәрнең эш хакын исәпләгәндә генә кулланылачак, дип искәртелә документта. Ул башка максатларда, мәсәлән, вакытлыча эш көчен югалтканда, йөклелек чорында һәм бала тапканнан соң түләнә торган пособиеләр күләмен билгеләгәндә кулланылмаячак, аларны билгеләгәндә элеккечә минималь хезмәт хакы күләме нигезгә алыначак. Сүз уңаеннан, агымдагы елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сум тәшкил итә. Хезмәт хакының ЛДПР вәкилләре тәкъдим иткәнчә, сәгатенә 100 сум исәбеннән минималь күләмен билгеләүне керткәндә, эшләүче россиялеләрнең минималь айлык хезмәт хакы 16-17 мең сумнан да ким булмаячак икән. Закон проектын гамәлгә ашыруга 2015 елда чама белән күпме финанслар тотыласын да санап чыгарганнар - бу максатларга федераль бюджеттан 230-251 млрд сум өстәмә чыгымнар таләп ителә икән. Әлеге закон проекты авторлары Хезмәт кодексына әзерләнгән бу төзәтмәләрне ил халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм социаль өлкәне стимуллаштыру ихтыяҗына бәйләп аңлата. Алар бүген илнең төрле төбәкләрендә халыкның уртача хезмәт хакы күләменең берничә тапкырга аерылуын искәртә. Хәзерге вакытта хезмәткә сәгатьләп түләү системасы АКШта, Канадада, Европаның күпчелек илләрендә киң таралган. Халыкара хезмәт бюросы экспертлары бәяләмәсенә караганда, хезмәт хакының сәгатькә карап түләнә торган минималь күләме сәгатенә 3 доллардан да ким булмаска тиеш икән. Европа илләрендә исә бу күрсәткеч күпкә югарырак. Мәсәлән, Германия, Испания, Словения һәм Хорватиядә аның минималь күләме сәгатенә 5 евродан алып 18,7 еврога кадәр. Швециядә - сәгатенә 39 евро. Белгәнебезчә, РФ Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәргә эш хакы хезмәт килешүе буенча эш бирүчедә гамәлдә булган түләү системасына нигезләнеп билгеләнә. Бүгенге көндә Россиядә хезмәт хакын эшнең нәтиҗәсенә һәм фактта хезмәткә киткән вакытка карап түләү (повременная оплата) формалары киң таралган.
Хезмәт хакын сәгатьләп түләү тәкъдименә килгәндә, ул депутатларның, түрәләрнең күбесендә яклау табарга охшамаган. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Андрей Исаев әле элегрәк минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрүне хезмәткә сәгатькә карап түләүнең минималь күләмен билгеләүгә караганда мөһимрәк бурыч булуын ассызыклаган иде. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында, ил әлегә хезмәт хакын сәгатькә карап түләү системасын кертергә әзер түгел, дип саныйлар. Министр Максим Топилин аңлатуынча, икътисади кризис чорында нәкъ менә шушындый система кулланылган илләрдә яшәүчеләр эшсезлектән иң зур зыян күргән. Министр илдә минималь хезмәт хакы күләмен эзлекле рәвештә яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү юнәлешендә эшләячәкләрен ышандыра. Язып үткәнебезчә, агымдагы ел башыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сум булса, узган елның өченче квартал йомгаклары буенча Россиядә яшәү минимумы 7429 сум (хезмәт көчендәге халыкның - 8000 сумнан артык) тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading