Шәһри Казан

Үсеп килүче илләрдән дә калышабыз

Россия икътисадын инновацияле үсеш юлына бастыру турында соңгы елларда сүзләр тынып тормаса да, гамәлдә әллә-ни алга китеш юк - икътисад чималга бәйлелектән котыла алмый. Ростов-Донда узган бизнес-форумда РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин чыгышы моны ачык аңларга җирлек бирде. Аның сүзләренә караганда, бүген Россиядә НИОКРга юнәлдерелгән финансларның чагыштырма күләме дөньяның...

Реклама

«Россия бизнесы илдә яңа технологияләр булдыру өчен кирәкле фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләренә салу өчен җитәрлек финанслар булмауга сылтый. Моның сәбәбе бик гади: бездә керем алуның иң гади ысулларын кулланалар. Шуңа күрә, илебездә инновацияләр базары юк дәрәҗәсендә, ә бизнес, инновацияле яңа эшләнмәләр, дигән булып, чит илләрдән инде күптән мәгълүм булган технологияләрне сатып ала», - ди Сергей Катырин.
РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Россиядә, 2015 елга кадәр фән һәм инновацияләрне үстерү стратегиясе» буенча сизелерлек чыгымнар тотылуга карамастан, күп кенә план күрсәткечләренә әлегәчә ирешелмәгән. 2011 елда җитештерүдә инновацияле продукциянең өлеше, 2006 ел белән чагыштырганда, 5,4 проценттан 6,1 процентка кадәр үсүгә карамастан, производство экспортында технологик инновацияле продукциянең өлеше элекке 12,5 проценттан 4,9 процентка гына калган. Россиянең ерак чит илләр базарына озаткан продукциясендә машина һәм җиһазларның өлеше 1990 елда 18,3 процент булса, 2011 елда нибары 3,6 процент кына булган. Ә шул ук вакытта Россия экспортында нефть, газ кебек энергия чыганакларының өлеше 70 процентка якынлаша.
Узган ел Россиядә НИОКРга тулай төбәк продуктының 1,68 проценты гына юнәлдерелгән булган. Шуның 0,56 проценты - дәүләт, 1,12 проценты бизнес өлешенә туры килә. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә мәшгуль персонал саны, 2000 ел белән чагыштырганда, 18,1 процентка кыскарган. Ә 1992 ел белән чагыштырганда, аларның саны 2 тапкырга азайган.
Советлар Союзы заманында новаторлык эшчәнлеге алып барган предприятиеләр өлеше 50 процент чамасы булса, бүгенге Россиядә технологик инновацияләр белән шөгыльләнүче предприятиеләр өлеше 9 процент тирәсе генә. Ә Көнчыгыш Европа илләрендә бу күрсәткеч 25-30 процент, Көнбатыш Европада 40-50 проценттан артык. РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин безнең компанияләрнең Россия өчен инновацияле, яңа дип тәкъдим иткән технологияләренең күбесенең чынлыкта чит илләрдә эшләнгән технологияләрнең турыдан-туры күчермәсе генә булуын ассызыклый. «Әгәр дә ил икътисадын чынлап торып инновацияле итәргә уйлыйбыз икән, безгә чынбарлыкта алга җибәрерлек, үзебездә эшләнгән технологияләр кирәк», - ди ул.
Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Полтерович раслаганча, бездә яңа җитештерү технологияләренең өлеше соңгы ике дистә ел эчендә 10 проценттан артмый. Шул ук вакытта без эшләнмәләрне читтән керткән өчен ел саен технологик рента түләргә мәҗбүр. Узган ел, мәсәлән, Россиягә технологияләр экспортыннан 688,5 млн доллар кергән булса, импорт өчен түләүләрнең күләме 2 млрд доллардан артып киткән. Эре корпорацияләрдәге милекчеләрне озак вакытлы үсеш кызыксындырмый. Дәүләт корпорацияләрендә дә шул ук хәл: быел «Ростех» табышының нибары 1,34 процентын гына НИОКРга юнәлдергән. Югары икътисад мәктәбе проректоры Андрей Яковлев, дәүләт корпорацияләрендә инновацияләрне кулланылышка кертү өчен стимул юк, шуңа, аларның гамәлдәге программалары гына нәтиҗәлелек бирә алмый, дип саный. «Җитәкчелек киләчәген Россия белән бәйләми, кыска вакытлы үсешкә йөз тоткан бизнес активларын читкә чыгарырга омтыла, ә гади гражданнарның үз мәшәкате: алар яшәү өчен көрәш алып бару белән мәшгуль», - дип, аның фикерен МДУ профессоры Андрей Колганов тулыландыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: