16+

SIM-карталарны махсус салоннардан гына алып булачак

Кәрәзле телефон, төрле мобиль җайланмалар, модем өчен кирәкле SIM-карталарның элемтә салоннарында гына сатылмавын барыбыз да яхшы белә.

SIM-карталарны махсус салоннардан гына алып булачак

Кәрәзле телефон, төрле мобиль җайланмалар, модем өчен кирәкле SIM-карталарның элемтә салоннарында гына сатылмавын барыбыз да яхшы белә.

Теге яки бу акция уңаеннан арзанракка, уңайлы шартларда тәкъдим итәбез, дип, симкаларны урам чатларында да, метро станцияләрендә дә саталар бүген.
Махсус салоннардан аермалы буларак, «кулдан» сатучыларны кайда пропискада торуың да, паспортыңдагы шәхси мәгълүмат та кызыксындырмый, абонент белән элемтә операторы арасында төзелергә торган килешү турында бу очракта сүз дә була алмый. Шундый «симка»ларны уңайлы чор беткәнче файдаланып, аннары аны берничә тапкыр яңага алмаштыручылар арасында танышларым да булгалады.
«Симка»лар белән бәйле мондый башбаштаклыкка, ниһаять, закон нигезендә чик куярга булганнар. РФ Дәүләт Думасы депутатлары, күптән түгел рәсми сату нокталарыннан тыш, SIM-карталарны сатуны тыя торган канун кабул итте. Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Закон таләбен колак читеннән генә уздырырга өметләнгән сатучыларны административ җәзага тартмакчы булалар. Физик затлар өчен штраф күләме 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 мең-50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр булачак. Әлеге закон авторларының берсе, Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Железняк раславынча, теркәлми, шәхси мәгълүматлар исәпкә алынмый гына сатыла торган мондый «симка»ларны җинаятьчеләр дә үз максатларында бик иркенләп файдалана икән.
Яңа кабул ителгән законда элемтә операторларының абонентлар белән килешү төзи ала торган махсус урыннары аерып күрсәтелә. Ә менә махсус җиһазландырылмаган сәүдә нокталарында SIM-карталарны сату катгый тыела, диелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading