16+

Татарстан – Россиянең “электрон йөрәге”

Казанда 24-25 сентябрьләрдә "Россия радиоэлектроникасы: яңа омтылышлар һәм перспективалар" 15нче тармак фәнни-техник конферециясе узды. Аның эшендә Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре, Россиянең Оборона министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, радиоэлектроника тармагына караган өч йөздән артык предприятие җитәкчеләре катнашты. - Бу конференция безнең өчен мөһим вакыйга, - диде үзенең сәламләү чыгышында Татарстан премьер-министры...

 Татарстан – Россиянең “электрон йөрәге”

Казанда 24-25 сентябрьләрдә "Россия радиоэлектроникасы: яңа омтылышлар һәм перспективалар" 15нче тармак фәнни-техник конферециясе узды. Аның эшендә Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре, Россиянең Оборона министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, радиоэлектроника тармагына караган өч йөздән артык предприятие җитәкчеләре катнашты. - Бу конференция безнең өчен мөһим вакыйга, - диде үзенең сәламләү чыгышында Татарстан премьер-министры...

Казанда 24-25 сентябрьләрдә "Россия радиоэлектроникасы: яңа омтылышлар һәм перспективалар" 15нче тармак фәнни-техник конферециясе узды. Аның эшендә Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре, Россиянең Оборона министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, радиоэлектроника тармагына караган өч йөздән артык предприятие җитәкчеләре катнашты.

- Бу конференция безнең өчен мөһим вакыйга, - диде үзенең сәламләү чыгышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, -республиканың оборона комплексы тармагы шактый зур һәм җитди. Узган ел әлеге предприятиеләрдә 100 миллиард сумлык продукция җитештерелде, җитештерү күләмнәре 14,9 процентка артты. Хәзер дә тотрыклы үсеш күзәтелә.

Конференция Югары Ослан районында "Казан" тау-спорт сәламәтләндерү комплексында барды.

- Иннополиска моннан җәяүләп унбиш минутта барып җитеп була, -дип сүзен дәвам итте Илдар Халиков, - шәһәрчек күтәрелештә. Иннополиста инде 14 резидент-оешма эшчәнлеген башлады. Беренче сентябрьдә халыкара балалар бакчасы һәм халыкара мәктәп ачылды. Бөтен Россиядән белгечләр һәм укытучылар чакырылды.

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский очрашу урыны итеп Татарстанның билгеләнүенең очраклы гына булмаганлыгын искәртте.

- Казан-Россиянең мәгълүмати һәм электрон технологияләрнең кайнап торган үзәге. Иннополис мәгарифне, технологияләрне һәм кече инновацион оешмаларны үстерү мөмкинлеге белән илнең игътибарын үзенә җәлеп итте, -диде ул.

Россиянең оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов докладларын тыңлагач, Сингапур үрнәгендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада әле ун еллап элек үк инновацион технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән курсының никадәр дөрес, хәттә, илкүләм стратегик әһәмиятле булганлыгына сөенәсең. Россиядә радиоэлектроника тармагын җанландыруда Татарстан төп таянычланың берсе сыйфатында телгә алынды. Россиядә киләсе елда радиоэлектрон технологияләрне үстерү буенча дәүләт программасы старт алачак. 2020 елга галәм корабларын электрон аппаратлар белән җиһазландыруның 90 процентын Россия продукциясенә нигезләнү күздә тотыла. Илебездә җитештерелүче радиоэлектрон продукциянең 88 проценты хәрби максатлар өчен. Көнкүреш электроникасын хәзерге 4 проценттан 50 процентка җиткерү ниятләнелә.

- Татарстан динамик үсүче төбәкләрнең берсе. Татарстан Россиядә радиоэлектроника алгарышына нигез булачак, чөнки республикада бу юнәлештә зур эшләр бара, - диде Юрий Борисов. - Коры җир техникасын, су һәм һава судноларын дәүләт танып белү аппаратуралары Татарстанда җитештерелә. Казан авиация заводында ТУ-160 очкычларын җитештерү артачак.

Россиядә 1990 елларда радиоэлектроника тармагына игътибар бирелмәгәнлегенә үкенечен сиздерде Оборона министрлыгы вәкиле.

- Украинадан кертелгән продукциягә алмаш булдыру кыен түгел. Микроэлектроника Европадан кертелә иде, санкцияләр сәбәбендә, кораллану буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруда билгеле бер авырлыклар кичерәбез. Ләкин, бу программа үтәлешенә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел, чөнки ил иминлеге турында сүз бара. Россия бүген 10-15 ел элеккеге хәленнән чыкты, үзебезнең технологияләр дә үсеш алды. Россия чит илләрнең радиоэлектроника продукциясенә бәйлелекне бетерәчәк, Президент Владимир Путин әнә шундый бурыч куйды, - диде Юрий Борисов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading