16+

Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләрен ачыкладылар

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре мәгълүм булды. Бу юлы конкурска республиканың төрле тармакларга караган 234 предприятиесе үз продукцияләрен тәкъдим иткән булган (узган ел 229 предприятие катнашкан иде). Экспертлар шулар арасыннан 181 төрдәге продукция һәм хезмәтне 2013 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең...

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре мәгълүм булды. Бу юлы конкурска республиканың төрле тармакларга караган 234 предприятиесе үз продукцияләрен тәкъдим иткән булган (узган ел 229 предприятие катнашкан иде). Экспертлар шулар арасыннан 181 төрдәге продукция һәм хезмәтне 2013 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең лауреаты исеменә лаеклы дип тапкан. Тагын 181е - беренче дәрәҗә, 60ы икенче дәрәҗә дипломант булган. Конкурс лауреатлары «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесенең федераль этабында катнашу хокукын ала.
Билгеле булганча, Татарстан җитештерүчеләре федераль бәйгедә дә сынатмый. Соңгы ике елда республика «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча иң югары бүләккә - Платина дипломга лаек булган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading