16+

Төбәк үсешен тәэмин итү өчен кече сәнәгать мәйданнары да кирәк

Бүгенге шартларда төбәк икътисады үсешен, конкурентлыгын тәэмин итүдә эре сәнәгать мәйданнарына зур ышаныч баглана. Татарстанда технопарк, технополис, икътисади зоналар, бизнес-инкубаторлар, башка төр сәнәгать мәйданнарының үсеш алуы («Алабуга» МИЗы, Казан, Чаллы, Алабуга һәм Чистайда эшләп килүче 5 бизнес-инкубатор, нефтехимия продуктларын һәм полимерлар эшкәртү буенча махсуслашкан «Химград» технополисы, «Мастер» индустриаль паркы һ.б.)...

Төбәк үсешен тәэмин итү өчен кече сәнәгать мәйданнары да кирәк

Бүгенге шартларда төбәк икътисады үсешен, конкурентлыгын тәэмин итүдә эре сәнәгать мәйданнарына зур ышаныч баглана. Татарстанда технопарк, технополис, икътисади зоналар, бизнес-инкубаторлар, башка төр сәнәгать мәйданнарының үсеш алуы («Алабуга» МИЗы, Казан, Чаллы, Алабуга һәм Чистайда эшләп килүче 5 бизнес-инкубатор, нефтехимия продуктларын һәм полимерлар эшкәртү буенча махсуслашкан «Химград» технополисы, «Мастер» индустриаль паркы һ.б.)...

Югарыда телгә алынган индустриаль мәйданнарның күбесе эре бизнес катнашын күздә тоткан производстволар. Әмма төбәкнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә зур индустриаль мәйданнар белән генә яшәп булмый. Татарстан моны беренчеләрдән булып аңлап, муниципаль районнар җирлегендә дә кечерәк сәнәгать мәйданнарын төзү идеясен тормышка ашыра башлады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белдергәнчә, бүген муниципаль дәрәҗәдәге мондый сәнәгать мәйданнарына ихтыяҗ бик зур. «Алар эшмәкәрләребезне республика территориясендә калдыру өчен дә хезмәт итәргә тиеш», - ди ул. Аның сүзләренә караганда, бүген бизнесын башлап җибәрергә ниятләп, грантлар нигезендә җиһазлар алуга ирешкән кече һәм урта бизнес вәкилләре еш кына кыенлыклар алдында кала. «Лизинг-грант» һ.б. ярдәм программалары буенча бирелгән җиһазларны эшмәкәрләр бинасы булганда да еш кына инженерлык коммуникацияләре проблемалары чыгып эшләтеп җибәрә алмый. Кайсыдыр электр белән тәэмин итә алмый, кайсынадыр юл үткәрергә кирәк, өченчеләре бина таба алмый. Һәрбер муниципалитетны икътисад, матди база ягыннан анализлагач, шундый проблеманы аңладык. Күпләр хәтерлидер, совет заманында район үзәкләрендә сельхозхимия, сельхозтехника кебек сәнәгать мәйданнары бар иде. Алар, билгеле, бүген эшләми. Менә аларның коммуникацияләр сузылган мәйданнары бүген муниципалитетларда сәнәгать мәйданнарын төзү өчен нигез була алыр иде», - ди Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Республикада бу эшне беренче булып Актаныш районыннан башлаганнар иде.
Татарстанда бүген муниципаль районнарда шундый 14 сәнәгый мәйдан төзелгән. Перспективада аларны барлык районда да эшләтү ниятләнә. Бүген эшләүче мәйданнарның барысы да авыл хуҗалыгы өчен кирәкле төзелеш материаллары җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртүгә көйләнгән. «Бу классик вариант. Бу мәйданнар эшне менә шушы ике юнәлештә генә алып барсалар да, әлеге җирлектә эш урыннары булдыру, салымнар туплау ягыннан гына булса да зур файда булачак. Алар катализатор сыман, тора-бара үз янына башка производстволарны да туплый башлаячак. Мәсәлән, хәзер республикада кластерлы үсеш үзәге кысаларында нефтехимия продукциясен эшкәртүнең кечерәк производстволарын районнарга урнаштыру турында сүз бара. Төп авыл хуҗалыгы районнары саналган Теләче, Балтачтагы индустриаль паркларга шушы юнәлештәге берәр булса да компанияне кертергә тырыштык», - ди Линар Якупов.
Шунысы бар: муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары форматы әлегә федераль дәрәҗәдә законнар белән көйләнеп җитмәгән. Шуңа да аларны үстерү өчен федераль казнадан финанслар җәлеп итү кыен. Дөрес, зуррак мәйдандагы мондый муниципаль мәйданнарны федераль конкурсларда катнаштыру омтылышлары ясала. Быел, мәсәлән, «Теләче» сәнәгать паркын РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнаштырырга уйлыйлар. «Федераль Хөкүмәттән килә торган ярдәм зур индустриаль мәйданнар өчен генә карала. Бу исемлеккә 20 мең, 10 мең, 5 мең кв метрлы мәйданнарны да кертергә тырышабыз.
Федераль үзәк безнең инициативаларны хуплады. 2013-2014 елларга Хөкүмәтнең финанс ярдәме программасына кечерәк мәйданлы сәнәгать мәйданнары да кертелде», - ди ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Шул ук вакытта ул, районнарда мондый кечерәк сәнәгать мәйданнарын эшләтеп җибәрү, үстерүдә федераль яки республика казнасы акчаларына гына өметләнергә кирәкми, дигән фикердә. Кайбер төбәктә эшне башлап җибәрү өчен аерым мәсьәләләрне җайга салу да җитә. «Мәсәлән, Актанышта муниципалитет территорияне киртәләде, межалау мәсьәләсен хәл итте, юлын бераз уңайлады, эшмәкәрләргә җир бирде һәм салым ташламалары ясады. Калганын эшмәкәрләр үзләре шатлана-шатлана эшләде. Бу җирлектә мондый мәйданнарны үстерүнең бер формасы. Әгәр дә районда булган мәйданнар гына җитми икән, аларны киңәйтү, коммуникацияләр уздыру өчен Хөкүмәттән финанс чыгымнары таләп ителә, монысы инде икенче юлы. Алга таба төп бурыч - бу мәйданнардагы инфраструктураны нәтиҗәле эшләтү», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading