16+

Яңа акчадан Казан исе килерме?

Россия Банкы киләсе елдан 2000 һәм 200 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина сүзләренчә, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк. Димәк, бер елдан Казан Кремле төшерелгән акчага ипи-сөт алу хыялдан чынбарлыкка әйләнергә мөмкин.

Яңа акчадан Казан исе килерме?

Россия Банкы киләсе елдан 2000 һәм 200 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина сүзләренчә, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк. Димәк, бер елдан Казан Кремле төшерелгән акчага ипи-сөт алу хыялдан чынбарлыкка әйләнергә мөмкин.

Эльвира Нәбиуллина сөйләвенчә, бүген Россия купюраларында ил төбәкләренең йөзек кашлары сурәтләнгән. Бу гадәтне саклап калырга, шул ук вакытта яңа традицияне башлап җибәрергә - сайлау хокукын җәмәгатьчелеккә тапшырырга кирәк.

- Озакламый федераль телеканалларның берсендә бу темага фикер алышуны һәм тавыш бирүне башларга ниятлибез, - дип ачыклык кертте Россия банкы башлыгы.

200 һәм 2000 сумлык купюралар чыгару тәкъдимнәре элегрәк тә яңгырады. 2015 елда инициатив төркем, ике меңлеккә Владивостокны төшерик, дисә, 2014 елда Кырымның шәраб ясаучылары ике йөзлеккә Аю-Даг тавын сурәтләү тәкъдиме белән чыкты. Шул ук елны РФ Дәүләт Думасының ЛДПР партиясе депутаты Алексей Диденко, Кырымның Россиягә кушылу уңаеннан, 10 меңлек чыгарырга тәкъдим итте. Депутатны өлешчә ишеттеләр булса кирәк: Үзәк Банк Кырым Республикасы сурәте белән 100 сумлык истәлек банкноты бастырды: бер ягында - Севастополь шәһәре, икенчесендә - Кырымның гаҗәеп табигате һәм мәдәни һәйкәлләре.

1990 елда 200 сумлыклар әйләнештә йөргән иде инде. Баштарак Ленин портреты белән бизәлсә, соңрак аны Кремль сурәте алыштырды. Яңа купюралар акча әйләнеше күләменә тәэсир итмәячәк. Банк табасыннан икелекләрнең күпме төшәчәге әлегә билгесез.

Соңгы мәртәбә яңа акча - тимер унлыклар 2009 елда, аннан алда - 2006 елда - биш меңлекләр, 2001 елда бер меңлек купюралар әйләнешкә кертелде.

Волгоградның танылган рәссамы Владислав Ковальның яңа акчада үз шәһәрен күрү теләге шулкадәр көчле, 200 сумлык банкнотның дизайнын инде әзерләп тә куйган. Тик анда 200 түгел, 250 саны тора.


Фото: www.maxblogs.ru

- Заманында Мәскәүдә 250 сумлык банкнотның проектын элеккеге губернатор Анатолий Бровко тәкъдим иткән иде. Югарыда җитди кабул итмәделәр. Тик мин барыбер Россиядә 250 сумлык банкнот кирәк, дигән фикерне алга сөрәм. Кибетләрдә акча ваклауның нинди мәшәкать икәнлеген чамаласак, 250лек сатып алучыларга да, сатучыларга да кулай булыр иде. Әгәр Үзәк банк 200лек чыгарырга уйлаган икән, элеккеге эскизымны төзәтү кыенлык тудырмас, - дигән рәссам. Сүз уңаеннан, ул тәкъдим иткән акчаның бер ягында Ватан-Ана һәйкәле сурәтләнгән.

Танылган рәссам фикеренчә, ике меңлек кәгазь акчада рес­публикаларның бердәмлеге чагылырга тиеш. Ул анда Владикавказ, Элиста яки мәчетләре белән бергә Казанны күрергә тели.

Ниһаять, башкалабыз Казанга да килеп җиттек. Интернетта change.org дип аталган петицияләр сайты бар. Халык, кайсыдыр мәсьәләне чишү өчен, петиция ачып, аны хуплау йөзеннән, электрон рәвештә үз имзасын калдыра. Альберт Хөснуллин 200 сумлыкта Казанны сурәтләү турында мөрәҗәгать булдырган.

- Казан 200 сумлыкта үз урынын алырга хокуклы. Минемчә, ул мәдәният, икътисад һәм спорт өлкәләрендә үсеш буенча ил төбәкләренең беренче өчлегендә бара. Казан илебезнең күпйөзле икәнлеген дә чагылдыра! Мәчетләр һәм православие Храмнары инде ничә гасырлар янәшә тора. Бу бөтен төбәкләр өчен дә үрнәк, - дип язган Альберт. Петицияне ике меңләп кеше хуплаган.

Change.org сайты оештыручылары хәбәр итүенчә, ике көндә яңа акчадагы бизәлешкә кагылышлы 1300 петиция ачылып, 80 мең кеше тавыш биргән. Халык ни генә күрергә теләми: Байкал күле белән Эльбрус тавыннан башлап Путин, Толстой, Ломоносов, Гагарин, Сталин, Тула перәннеге, хәтта Чак Норрис сурәтенә кадәр.

Берәү, яңа купюрага Панама дәүләтен төшерик, дип: «Әлеге төбәк Россияне мәдәни яктан баетуга зур өлеш кертте», - дип аңлатма биргән.

Хәзерге вакытта иң популяр петиция ике меңлектә Владивостокны сурәтләүгә бәйле. Аннары тавыш саны буенча Кострома, Волгоград, Краснодар, Якутск, Пермь, Байкал күле, ике мең еллык юбилеен бәйрәм итүче Дербент (Дагыстанда), Новосибирск һәм Севастополь бара.

Кайсы шәһәр кайсы акчага хуҗа (банкнотлар)

Берничә ел элек петиция ярдәмендә 36 мең британлы үз банкнотларында хатын-кыз сурәтенең барлыкка килүенә ирешә. Быел шундый ук чара Канадада җиңеп чыга. Яңа акчалар әлеге илләрнең үсешенә хатын-кызның нинди зур өлеш керткәненә ишарәли.

Австралиядән Конор исемле 12 яшьлек сукыр малай тырышлыгы белән узган ел 5 долларлык купюраларда махсус билгеләр барлыкка килә. Алар ярдәмендә, күрмәүчеләр акча белән җиңел генә куллана.

Россиянең бүгенге кәгазь акчаларына игътибар итсәк, анда Идел буе федераль округының бер шәһәре дә юк. Әгәр тавыш бирүдә Владивосток җиңеп чыкса, купюраларда Ерак көнчыгыш федераль округыннан ике шәһәр була, дигән сүз (биш меңлектә шул җирлектән Хабаровск сурәтләнгән).

«Википедия» мәгълүматларына күз салсак, 2014 елның тулаем төбәк продукты (ВРП) күрсәткечләре буенча, Үзәк федераль округтан соң, Идел буе округы - икенче урында, ә Ерак көнчыгыш округы - җиденчедә. Кеше саны буенча да без Үзәк федераль округтан гына калышабыз. Шулай булгач, Казанны ук булмаса да, Идел буендагы берәр башка шәһәрне яңа акчага «иңдерергә» кирәк бит инде. Ә шулай да Казанның - Россиянең өченче башкаласы икәнлеген дә онытасы түгел, җәмәгать. Җитмәсә, чал тарихлы калабыз Идел буендагы иң борынгы шәһәр дә бит әле. Билгеле булганча, олыларга урын бирергә кирәк. Һәрхәлдә, тәрбия­ле кешеләр шулай эшли...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading