16+

Яңа инвестицияләргә юл ача

20 майдан 5 июньгә чаклы Татарстан башкаласында «Азия-Тын океан икътисади бергәлеге» (АТЭС) дип аталган форум бара. Бу чара республикабыз өчен бик тә мөһим, чөнки киләчәктә, моның нәтиҗәсе буларак, Татарстанга зур инвестицияләр агылачак. Шушы форумда төрле предприятиеләр белән килешүләр төзелә. Бу чара кысаларында, республикага чит илләрдән өч мең ярым тирәсе кеше...

20 майдан 5 июньгә чаклы Татарстан башкаласында «Азия-Тын океан икътисади бергәлеге» (АТЭС) дип аталган форум бара.
Бу чара республикабыз өчен бик тә мөһим, чөнки киләчәктә, моның нәтиҗәсе буларак, Татарстанга зур инвестицияләр агылачак. Шушы форумда төрле предприятиеләр белән килешүләр төзелә. Бу чара кысаларында, республикага чит илләрдән өч мең ярым тирәсе кеше киләчәк. Чит илләр дигәндә, АТЭС составындагы егерме бер ил күз алдында тотыла. Болар: Австралия, Бруней, Вьетнам, Гонконг (Кытай), Индонезия, Канада, КНР, Көньяк Корея Республикасы, Малайзия, Мексика, Яңа Зеландия, Папуа-Яңа Гвинея, Перу, Россия, Сингапур, АКШ, Таиланд, Тайбэй (Кытай), Филиппин, Чили һәм Япония.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Фикер алышу темалары булып, халыкара сәүдә мәсьәләләре, үзара инвестицияләр кертү, тотрыклы икътисади үсеш булдыру, транспорт челтәрен киңәйтү буенча консультацияләр, инновацияләрне тикшерү тора», - дип белдерде. Тагын шунысы күңелгә ятышлы - биредә илләр арасындагы сәяси һәм каршылыклы мәсьәләләр телгә алынмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading