16+

Ярдәм бар, эшмәкәрләр генә гариза бирергә ашыкмый

Быел федераль казнадан Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм өчен 1 млрд 171 млн сумга якын финанслар бүленә. «Бездән башка мондый зур суммада субсидия алучы төбәкләр булмады», - ди ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Узган ел да үзәктән грантларга каралган ярдәм күләме 1 млрд сум тирәсе иде. Аның бер өлеше...

Бу акчаларның зур өлеше - 613 млн сумы эшмәкәрләрне «Лизинг-грант» программасында катнаштыру өчен тотылачак. Әлеге программа буенча, лизингка җиһаз алуга килешү төзегән кече предприятиеләр лизинг түләүләре буенча дәүләт компенсациясенә өметләнә ала. Бер елдан азрак эшләүче предприятиеләр килешү бәясенең 45 процент өлешенә кадәр субсидиягә өметләнә ала. Тик аның күләме 1 млн сумнан артмаска тиеш дигән шарт куела. Күбрәк ел эшләүче предприятиеләр килешү суммасының 30 процентына кадәр күләмдә субсидия алырга мөмкин. Бу очракта максималь ярдәм күләме 3 млн сумга кадәр карала.
Быелгы федераль ярдәмнең тагын 14 млн сумга якыны эшмәкәрлек субъектларының электр һәм җылылык челтәрләренә техник ялгану чыгымнарын компенсацияләүгә, 6 млн сумы шәһәр-районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре төзүгә, 125 млн сум химия юнәлеше буенча төбәк инжиниринг үзәге төзелешенә, 17 млн сум яшь эшмәкәрләргә ярдәм чараларына, 77 млн сумы инновацияле компанияләрне субсидияләүгә, 120 млн сумы сәнәгать парклары һәм технопарклар резидентларына ярдәмгә, 117 млн сумы агропромпаркларга һ.б. юнәлешләргә биреләчәк.
Дәүләт грантларына дәгъва итүче эшмәкәрләрдән гаризалар кабул итү белән агымдагы ел башында төзелгән ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге шөгыльләнә. Бүген аның республиканың сигез районында вәкиллеге дә эшләп килә. Мөмкинлек булуга карамастан, нишләптер эшмәкәрләр генә аннан файдаланып калырга бик ашыкмый әле. Гаризаларны кабул итү 21 июньдә үк башланса да, әлегә эшмәкәрләрдән алар килмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading