16+

Юынтык сулардан япон технологияләре арындырачак

Көнкүреш, сәнәгать калдыклары белән пычранган юынтык сулар проблемасы бигрәк тә үзәкләштерелгән канализация системалары булмаган урыннарда актуаль. Татарстанда да андый торак пунктлар җитәрлек.

Юынтык сулардан япон технологияләре арындырачак

Көнкүреш, сәнәгать калдыклары белән пычранган юынтык сулар проблемасы бигрәк тә үзәкләштерелгән канализация системалары булмаган урыннарда актуаль. Татарстанда да андый торак пунктлар җитәрлек.

Кече шәһәрләр, район җирләренең шушы олы проблемасын япон технологияләре хәл итмәгәе. Шундый хезмәттәшлек хакында күптән түгел Татарстан делегациясенең кояш чыгышы иленә сәфәре вакытында килешенгән.
Канализация торбаларыннан килүче юынтык суларны чистартырга үзебездә дә технологияләр бетмәгән диярсез, бәлки. Моның белән тулысынча килешергә була. Делегация әгъзасы, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов аңлатканча, бүген бездә суларны чистарту өчен кулланыла торган технологияләр башлыча зур шәһәрләр өчен исәпләнгән. Аларда канализация юллары үткәрү, чистарту корылмалары төзү зур капитал салуны сорый. Ә менә японнар тәкъдим итә торганы, киресенчә, халкы 100 мең һәм аннан артыграк булган шәһәрләр өчен инде бармый. Ул - локаль чистарту системалары өчен, чыгымнарны да азрак таләп итә. Шуңа күрә, аны 5меңнән 30 меңгә кадәр кеше яшәгән кечерәк торак пунктларда бик рәхәтләнеп файдаланып булачак. «Территорияләр бер көн эчендә генә сафка басмый. Андагы инфраструктураны этаплап гамәлгә кертәләр. Менә шул чагында әлеге автоном чистарту системалары бик уңайлы механизм санала», - ди Линар Якупов.
Япониянең Shinyei Kaish компаниясе вәкилләренең гыйнвар аенда Казанга визиты вакытында ук шул хакта сүз кузгатылган булган. Бу юлы ТР Президенты белән Япониядә очрашу вакытында алар Татарстанда эшләргә әзерлекләрен белдергән. Линар Якупов ассызыклаганча, японнарның юынтык суларны автоном чистарту системаларын башта яңа төзелеш мәйданнарында - «СМАРТ Сити Казан» белән «Иннополис» иярчен шәһәрләрендә, шулай ук Адмиралтия бистәсендәге аерым мәйданнарда сынарга уйлыйлар. Тәҗрибә уңышлы барып чыкса, аны үзәкләштерелгән канализация системасы булмаган кайбер район үзәкләрендә файдалануга алачаклар. Проект муниципалитетларда әйбәт кенә эшләп киткәндә, яңа чистарту технологиясе белән җиһазларны без башка төбәкләргә дә тәкъдим итәргә әзер. Японнар белән хезмәттәшлектә Татарстанның төп шарты - шушы технологияләргә нигезләнеп эшли торган җиһазларны үзебездә җитештерү. Ул вакытта бу җиһазларны сату базарын табу да җиңелрәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading