Шәһри Казан

Зур шәһәрнең «авыруларын» хирург кебек «дәваларга» да туры килә

Бездә хакимиятнең һәр адымын күзәтеп баручы һәм гомумшәһәр файдасына эшләнелгән эшләрне тәнкыйть итүчеләр һәрдаим табылып тора. Халык үзгәрешләрне авыр кабул итә.

Күптән түгел «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында шәһәр инфраструктурасы һәм елга акваториясенә караган мәсьәләләр буенча матбугат конференциясе булган иде. Анда Идел акваториясе буенча дүрт автомобиль полосасы булган трасса төзеп, шәһәр үзәгендәге бөкеләрдән арыну мәсьәләсе күтәрелде. План буенча бу юл «Локомотив» пляжыннан алып, елганың сул як ярындагы утраулар аша узачак һәм Займище тирәсендәге М7 трассасына барып тоташачак. Әмма казанлыларның бер өлеше, хакимият, «юл салабыз» дигән булып, Идел буе ярларына элиталы поселоклар төзергә ниятли, дип шикләнә. Шимбә көнне бу уңайдан үз фикерен белдерер өчен дүрт йөзгә якын кеше «Идел ярларын һәм утрауларын канунсыз рәвештә үзләштерүгә каршы» дигән митинг оештырды.
Эш шунда ки, автомобиль трассасының әлегә рәсми проекты эшләнмәгән, хакимият 17 километрлык трассаның бары тик концепциясе турында гына мәгълүмат бирде. Шуңа да карамастан, утрауларда үзгәрешләр тудыру инде башланып та киткән. Эш алып баручы төзүче компания вәкилләре әйтүенчә, алар елга төбен тирәнәйтү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта аларның эшчәнлеге утрауларны зурайтып, бер-берсенә якынайта тора.
Ә табигатьне яклаучылар бу эшкә катгый каршы чыга. Алар Иделнең сул ягындагы урманнар һәм утраулар инде сатылган дип тәкрарлый. Өстәвенә, ярга чыгарылган балчык әлегәчә тыныч кына яшәп яткан су хайваннарына да зыян китерә. Экологлар һәм җәмәгатьчелек биредә елга ярына карап тора торган йортлар пәйда булып, Мәскәүдәге Рублевканың аналогы барлыкка килер дип шикләнә. Шулай ук аларның күңелендә, ландшафтны үзгәртергә керешүчеләр Күзәмәт урман массивының 60 гектарын юк итәргә мөмкин, дигән шөбһә дә яши. Бу урманнар хәзер барлык документлар буенча авыл хуҗалыгы җирләре булып бара икән. Ә 1997 елгы кәгазьләрдә әлеге урыннар - урман, ә Казан хакимияте файдаланучы булып кына саналган.
Утрауларга килгәндә, былтыр ясалма җир мәйданнары турында федераль канун кабул ителгән. Аның нигезендә, ясалма җир мәйданы табигатьнеке булып исәпләнми һәм төзелеш өчен файдаланылырга мөмкин. Моннан тыш, халыкны Нокса урманнарын кисеп ипотека йортлары төзү мәсьәләсе дә борчый. Сүз уңаеннан, «ШК» күптән түгел шәһәрдәге су басулар белән бәйле рәвештә Зур Казан боҗрасын төзегәндә, трассаны киңәйтү өчен, Агрономия һәм Әмәт асты урамнарындагы шәхси йортларны сүтү мәсьәләсенә дә кагылып узган иде. Нишләтәсең, заманча шәһәрдә яшәү өчен заманча технологияләр кулланып, заманча юллар салынырга тиеш. Мегаполистагы тулы канлы яшәешне тәэмин итү өчен ниндидер чаралар күрергә кирәк. Ә бу эш - хирург эше сыман: бер дә авырттырмыйча гына чирләрдән котылып булмаячак!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: