16+

Альбина Ишмурзина: «Өйдә дә татар телендә сөйләшмәдек диярлек»

Газетабызның бу саны аеруча кадерле, чөнки без Татарстаннан читтә яшәп тә, туган телне, мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүче яшь башкаручы, активист, укытучы Альбина Ишмурзина белән хәбәргә чыктык.

Альбина Ишмурзина: «Өйдә дә татар телендә сөйләшмәдек диярлек»

Газетабызның бу саны аеруча кадерле, чөнки без Татарстаннан читтә яшәп тә, туган телне, мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүче яшь башкаручы, активист, укытучы Альбина Ишмурзина белән хәбәргә чыктык.

Альбина илебезнең төньяк башкаласында яшәп иҗат итсә дә, туган тел, милләт өчен җан атып яши. Альбина Ишмурзина белән туган тел, иҗат һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек. 

– Альбина, сез тумышыгыз белән Әлмәт якларыннан икән. Санкт-Петербург белән юлларыгыз ничек кисеште?
– Мин Санкт-Петербургка 2003 елда дәүләт инженер-икътисади университетына икътисадчыга укырга килгән идем. Дүртенче курста укыганда кияүгә чыктым. Ирем тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән, шуңа икәү уйлаштык, киңәшләштек тә төньяк башкалада төпләнергә булдык. 

– Үзегезнең гаиләгез, балачагыгыз турында да сөйләп үтегез әле. Әти-әниләрегез иҗат кешеләреме? Гомумән, сез гаиләдә ничә бала?
– Әти-әнием иҗат өлкәсендә эшләмәделәр. Әти – нефтьче, әнием – фармацевт иде, хәзер алар лаеклы ялда. Шулай да әнинең, дәү әнинең тавышлары матур.  Гомумән, әни ягыннан туганнар арасында җырчылар да, композиторлар да бар. Минем җыр-моңга тартылуымның сәбәбе дә шулдыр, мөгаен. Безнең гаиләбез, Аллаһка шөкер, зур. Сеңлем Альмира, энем Ренат бар, мин – иң өлкәне. Мин 5нче сыйныфка кадәр рус мәктәбендә белем алдым. Татар сыйныфында укысам да, телне камил белмәвемне аңлый идем. Өйдә дә татар телендә сөйләшмәдек диярлек. Әти дә яңа мәктәпкә күчүемә башта каршы төште. «Татар телен камил белмибез бит. Дәресләр белән ярдәм итә алмабыз», – дигән. Шулай да әти-әниләр уртак фикергә килеп, мине Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенә күчерергә булдылар. Бу яшүсмер чагымның иң кыен мизгелләренең берсе. Китаптагы материалны аңлау өчен иртәнге сәгать 4кә кадәр Татарстан тарихын рус теленә тәрҗемә итеп утыруым да хәтеремдә. Башта текстны рус теленә тәрҗемә итә идек, аннан җаваплар яза идек, дәрестә җавап бирү өчен җавапларны янәдән татар теленә тәрҗемә итә идек. Әниемнең сабырлыгына сокланам, мин аңа бик рәхмәтле. Без татар гимназиясендә укый башлагач, әти-әни дә безнең белән татар телендә аралаша башлады. 

– Туган якка еш кайтасызмы соң? Сагындырамы? 
– Мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырышабыз. Узган елны ай саен кайткан идем. Бабаем авыргач, дарулар белән дә ярдәм итәргә тырыштык. Бабай белән мөмкин кадәр күбрәк аралашып каласым килде. 23 февраль көнне бабай бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын. Еллар узу белән туганнар, туган яклар бик сагындыра!

– Санкт-Петербургта барыбер күбрәк рус мохите. Сез чит мохиттә яшәп, туган телне ничек саклыйсыз? 
– Без татар мохитен үзебез оештырырга тырышабыз. Туган тел, гореф-гадәтләр минем өчен аеруча кадерле төшенчәләр. Үзем 2004 елдан татар телен укытам. Башта «Исламны, ислам мәдәниятен һәм мөселман традицияләрен яңарту» фондында дәресләр бирдем. Безнең дәресләр турында дан тиз таралды, татар яшьләре үзләреннән-үзе монда тартыла башлады. Бу Санкт-Петербургта татар мохите кайнап торган урын иде. Икенче балам тугач, мин бу эштән бераз читләштем. Фонд та, кызганыч, ябылды. Хыялымны тормышка ашыру өчен 2016 елда КФУга татар филологиясе юнәлеше буенча магистратурага укырга кердем. Дөрес, филология факультетын тәмамлаганчы ук, татар телен өйрәнү өчен үз методикам әзер иде. Әмма филология буенча югары белем методиканы камилләштерергә ярдәм итте. 2017 елда Санкт-Петербург мөфтие Равиль Пончеев яңа татар мәдәни үзәген оештырып, аны җитәкләргә чакырды. Бергә уйлаштык та, мин бу үзәккә «Мирас» дигән исем кушарга тәкъдим иттем. Җитәкчеләрем бу фикеремне хупладылар. Тагын бер елдан, мин бу үзәк каршында балалар үзәген оештырырга тәкъдим иттем. Ләкин җитәкчеләрем бу фикеремне хупламадылар. Сабыйларны да тел өйрәнүгә тартасым килде, әмма булмады... Үзәктән китеп, актив татар яшьләре белән «Тамга» мәдәни үзәген оештырырга булдык. Без теләге булган һәркемгә татар телен, тарихны өйрәнергә булышабыз, концертлар, күргәзмәләр һәм остаханәләр оештырабыз. Татар мохитенә сусаган кешеләргә фикердәшләрне табарга булышабыз. 

– Чит телне өйрәнү өчен без укытучылар яллап укырга риза. Ә менә туган телне түләп өйрәнергә теләүчеләр күпме?
– Дөрес әйтәсез, чит телне өйрәнү өчен кешеләр акча түләргә риза. Татар баласы рус, инглиз телен белсә дә, туган телен бөтенләй белмәскә мөмкин. Тагын бер кызыклы күзәтү: кешеләр акча түләгән вакытта, дәресләргә җитдирәк, җаваплырак карыйлар. Минем бушка дәрес биргәнем булды. Түләүсез икән, ни өчендер кешеләр дәрескә килеп торуны мәҗбүри шарт итеп күрми башлый.

– Альбина, сез җырчы, язучы буларак та үсеш аласыз. Иҗат итүегезгә ничә ел булды? Сезнең өчен иҗат төп эшме әллә шөгыльме?
– Беренче җырымны 2002 елда, беренче шигыремне аннан да иртәрәк яздым. Узган елны мин Казан дәүләт мәдәният институтында Винера Ганиева классында соло халык җырлавы буенча магистратураны уңышлы тәмамладым. Әйе, элек иҗат минем өчен шөгыль генә иде. Хәзер инде ул төп эшемә әйләнеп бара. Корпоративларда чыгышлар ясыйм, төрле фестивальләрдә, форумнарда, концертларда татар мәдәниятен милләтара дәрәҗәдә күрсәтәм. 2019 елда Таллинда Сабан туенда катнаштым, аннан Эстониядәге татар җәмгыяте мине Йыхви шәһәренә «Loomepada» («Иҗади казан») дөньякүләм милли мәдәни оешмалар фестивалендә үзем язган «Мин яраткан Казан!» исемле җырым белән катнашырга чакырдылар. Эстониянең мәдәният министрлыгы һәм аның каршындагы милли түгәрәк өстәл әгъзалары чыгышымны бик югары бәяләде. Санкт-Петербургтагы төрле милли җәмгыятьләр белән тыгыз элемтәдә торам. Ел саен төньяк башкалада концертларымны үткәрергә тырышам. 

– Сезнең тыңлаучыларыгыз да, димәк, бөтендөнья буенча таралган?
– Үземнең иҗатым, җырларым аша татар теленә кызыксыну уята алам икән, мин бәхетле! Чыгыш ясарга гел чакырып торалар, шөкер. Санк-Петербургта «Октябрьский», «Мьюзик-холл», «Юбилейный» кебек зур концерт залларында чыгыш ясаганым бар. Әлбәттә, 5 мең кешелек залга бары татарлар гына җыелмый. Башка милләт вәкилләреннән иҗатым, татар теле турында җылы фикерләр ишетү дә кадерле. Җырларым бөтен музыкаль мәйданчыкларда да бар. АКШ, Финляндия, Германия, Көньяк Корея, Сингапур, Дания, Чехия, Урта Азия илләрендә дә  тыңлаучыларым булуы сөендерә. Әлбәттә, Татарстан тамашачылары белән дә элемтәләрем нык. Эстрада артистларының җыелма концертларында еш чыгыш ясыйм. Мәскәүдә, Уфада узган «Татар җыры» фестивалендә катнаштым. Сүз уңаеннан, тиздән Казанда да чыгыш ясаячакмын. 2 ноябрь көнне «Чулпан» мәдәни үзәге залында «Көзге җилләр» концертында барыгызны да көтеп калам!

– Хәзер яшь башкаручылар тизрәк танылу өчен ретро-хитларны яңартып башкаралар. Сез дә бу алымны кулланырга теләмисезме?
– Халыкка таныш, популяр җырларны башкару, әлбәттә, җиңелрәк. Тамашачыларның сиңа кушылып җырлап утыруын күрү рәхәт.  Әмма безнең киң тамашачыга танылмаган, сирәк башкарыла торган искиткеч бай мирасыбыз бар.  Минем тамашачыга шушы байлыкны җиткерәсем килә, шуңа репертуарыма «Мәрфуга», «Болын», «Рәйхан» кебек сирәк яңгырый торган җырларны танытырга тырышам. 

– Айдар Галимовның «Кайтам илкәемә» җырына яңа сулыш биргәнсез. Ни өчен нәкъ шушы җырга тукталдыгыз?
– Бу җыр гимназиядә укыган вакытта ук күңелемә кереп калган иде. Мәскәүдә «Татар җыры» фестивалендә катнашканда Айдар абый Галимов белән элемтәгә кердем. Аннан җырны башкарырга рөхсәт алдым. Аннан җырның авторлары белән дә элемтәгә кердем. Көй авторы Таһир Абдршин, кызганыч, исән түгел. Ә менә җыр сүзләренең авторы Флера Гыйззәтуллина белән танышу тарихы бик кызык булды. Әлмәткә кайтканда, бәхетемә, Флера апаның якташы белән таныштым. Күрәсең, шулай язган булган инде. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел. Шулай итеп, Флера апа белән дә элемтәгә чыгып, рөхсәт алып, бу җырга яңа аранжировка эшли башладык. Җырны тыңлагач ук, күңелдә горурлык хисләре туа. Мине бу хис-кичерешләремне клипта да күрсәтәсем килде, шуңа күрә Изге Болгар җирендә клип төшерергә булдык. Бу хакта күптән хыялланган идем. Болгар җиренә аяк баскач ук, ата-бабаларыбыз, тарихыбыз белән  тыгыз элемтәне тоеп алсың. Клипны караган һәркем шундый ук хисләрне тоядыр дип ышанам. Киләчәктә «Мин яраткан Казан» җырына да клип төшерер идем. Казан белән мине бары яхшы хатирәләр бәйли. Монда ике югары белемемне алдым. Гомумән, барлык хыялларым да чынга ашты, шөкер. Иң абруйлы остазларда белем алдым: күренекле галимә, Татарстанның атказанган укытучысы Кәдрия Фәтхуллова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Легендар шәхесләр белән аралашуыма бик шатмын һәм чиксез рәхмәтлемен. 

– Альбина, тормыш иптәшегез белән танышу тарихын да сөйләгез әле. Ничек кавыштыгыз? 
– Тормыш иптәшем белән Лев Гумилевка багышланган иҗади кичәдә таныштык. Тышкы кыяфәте буенча рус егетенә охшагач, аны татар теле курсларына чакырып карарга булдым. Рус телендә мөрәҗәгать иткән идем: «Мин татар телен беләм», – дип кискен генә җавап кайтарды. Мин ышанмадым. «Алай булгач, татарча сөйләшик», – дидем. Менә шулай аралашып киттек. Кыскасы, безне туган тел кавыштырды дип әйтә алам.

 – Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?
– Станиславский: «Ярату ул – бербереңә якынаю», – дигән. Мин бу сүзләр белән килешәм. Остазым Винера Ганееваның да: «Бернигә дә карамый, мәхәббәтсез яшәү ярамый», – дигән җыры бар. Мәхәббәтне тоеп, яратып, яратылып яшәргә язсын


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading