16+

Артур Исламов: “Мине Италиядә – итальян, Төркиядә – төрек, диләр”

Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты, Илһам Шакиров премиясе лауреаты – бу исемлекне әле тагын озак дәвам итеп буладыр.

Артур Исламов: “Мине Италиядә – итальян, Төркиядә – төрек, диләр”

Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты, Илһам Шакиров премиясе лауреаты – бу исемлекне әле тагын озак дәвам итеп буладыр.

Барысы да Артур Исламов турында. Һәр яктан үзенчәлекле җырчы белән үзенчәлекле әңгәмә кордык. 
-– Тумышыгыз белән сез Актаныш якларыннан икән. Гаиләгез турында сөйләп үтегез әле.
– Актанышның үзендә туып-үстем. Бертуган апам бар, ул шулай ук җырчы. Әти-әни икесе дә тумышлары белән Актаныш районыннан. Мин бик иҗади мохиттә тәрбияләндем. Кечкенәдән әти-әниләр җырга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Әнинең бертуган энесе – танылган композитор Илгиз Закиров. Әти-әни заманында “Агыйдел” ансамбле солистлары иде. Әни гомер буе балалар бакчасына эшләде, ә әти – көрәшче. Икесе дә исән-саулар, лаеклы ялда, шөкер. Әти кечкенәдән мине спортка тартты. Сабан туйларда көрәшеп, җиңү яулаганым да булды. Бәлки, әти киләчәгемне спорт белән бәйләрмен дип тә уйлагандыр. Әмма җыр барыбер күңелгә якынрак булып чыкты. Кечкенәдән музыка мәктәбендә баян сыйныфында шөгыльләнсәм дә, яшүсмер вакытта гына җырлый башладым. Җыр белән кызыксынуым да очраклы түгел. Әле дә хәтерлим, Актанышка беренче остазым Джон абый Мусин кайткан иде. Исеме нинди затлы, шулай бит. Джон абый белән шөгыльләнә башлагач, иҗатка карашым үзгәрде. Киләчәк тормышымны сәнгать белән бәйләргә теләдем. 

– Гаиләдә кемгә күбрәк охшагансыз?
– Гәүдә төзелеше белән әтигә охшаганмын. Музыка, театр белән кызыксынуым әни ягыннан, чөнки дәү әти, дәү әни авыл театрларында уйнап йөргәннәр. Мине татар егете дип әйтеп тә булмыйдыр. Италиядә – итальян, Төркиядә – төрек, диләр. Дөрес, апа белән без бер-беребезгә охшаш. Әмма уйларым, фикерләрем бөтенләй аерылып тора. Дөньяга карашым икенче. 

– Иҗатыгыз күптөрле жанрларны үз эченә ала: классика да, заманча рок та, поп та. Ни өчен профессиональ юлыгыз итеп операны сайладыгыз?
– Беренчедән, опера җырчысы буларак белем алдым. Икенчедән, тавыш мөмкинчелекләре дә опера театрына туры килә. Өченчедән, операны җырлар өчен аны яратырга кирәк. Классик музыкага тартылу консерваториядә укыганда туды. 3 курста укыганда опера һәм балет театрында үз көчемне сынап карарга булдым. Шул көннән башлап хәзергә кадәр хезмәт юлымны театрда дәвам итәм. Операны башкарганда бөтенләй үзгә хисләр кичерәсең, син актер буларак та уйныйсың, шул ук вакытта эмоцияләрне җыр аша җиткерәсең. Опера артистлары көчле тавышлы җырчылар гына түгел, ә актерлар да әле. Нәрсә дисәң дә, опера – ул югары сәнгать. Ә үземнең иҗатка килгәндә, сәнгатьнең бер юнәлешенә генә гашыйк кеше түгел. Классика да, заманча стильләр дә кызыклы. Иң мөһиме – сыйфатлы җырлар булсын. Операны миңа кадәр дә җырлаганнар, миннән соң да җырлаячаклар. Ә минем тарихта үземнең иҗатымны калдырасым килә.   

– “Татарлар опера тыңламый”, – дигән фикер дә бар. Бу хакмы?
– Безнең әби-бабайлар опера тыңлап үсмәгәннәр. Кешегә бит гореф-гадәтләр белән бергә иҗатка караш та буыннан-буынга күчеп килә. Татарларның опера тыңламавының сәбәбе – бу жанр белән таныш булмавыдыр. Икенчедән, татарларга моңлы җырлар, бию көйләре хас, бу безнең буыннан-буынга күчеп килгән мирасыбыз. Ә инде операга килсәк, аны һәркем дә аңламый. Операга барганчы башта колакны классик музыкага ияләштерергә кирәк. Аннан опера театрының тамашачысы да үзгә дип әйтер идем. Югары сәнгатьне яратучылар эстрада концертларына йөрмиләр диярлек. Татарларга: “Ник операга йөрмисез?” – дип шелтә дә белдереп булмый, чөнки ул халкыбызның милли коды түгел. Әйтик, шул ук Италиядә халык операга эстрада концертларына йөргән кебек йөри. Ул анда туган жанр.

– Артур, сез хәзер эстрадада тәүге адымнарыгызны ясыйсыз. Башка артистлар сезгә кырын карамыймы? 
– Бәлки, сәерсенеп карыйлардыр, әмма мин беркемнең фикерен дә сорамыйм бит. Операда син башка кешенең иҗатын башкарасың. Ә эстрада – үземнең иҗатны тамашачыларга җиткерү ысулы. Бу бер-берсенә охшамаган ике төрле жанр, шуңа күрә аларны бутамаска тырышам. Эстрада белән опера жанрын бергә алып бару, ул гомумән уникаль күренеш. Андыйлар күп түгел. Миңа да Ходайдан шундый бүләк бирелгән, ике искиткеч жанрда да үземне иркен хис итәм. Минем өчен эстрада – яңа юнәлеш, соңгы бер ел эчендә генә 10лап яңа җыр иҗат иттем. Моңа кадәр зур сәхнәдә мәхәббәт турында җырлар да башкарганым булмады. 

– Яңа эшне башлау кыен бит, курыкмыйсызмы?
– Мин табигатем буенча новатор. Гел яңа идеяләргә, яңалыкка омтылам. Татар җырында берникадәр калыплар бар. Күп вакыт мәхәббәтне табигать белән чагыштырып күрсәтәләр. Минем тойгыларым башка, шуңа күрә башка шагыйрьгә аларны аңлатканчы үзем җыр язарга булдым. Татарда мәхәббәт турында дәртле, сексуаль җырлар юк дигән фикергә килдем. 

– Мәхәббәт турында җырларыгыз күп. Барысы да тормыш иптәшегез Эльзага багышланамы? Ул иҗатыгызны кабул итәме?
– Бар җырларым тормыш иптәшемә багышлана. Үземнең тойгыларны беренче чиратта аңа багышлыйм. Эльза үзе дә иҗат кешесе. Опера да, эстраданы да бик оста башкара. 

– Эльза белән иҗат юлларыгыз да бик охшаш. Беренче очрашуыгызны хәтерлисезме?
– Беренче очрашуыбыз Казан музыка көллиятендә иде. Мин баян буенча, ә Эльза вокал буенча белем алды. Әмма көллияттә артык аралашмадык диярлек. Танышкан вакытта безгә 15-16 яшьләр генә иде. Хисләрне дә тулысынча аңлап бетермәгәнбездер. Консерваториягә укырга кергәч, безне бергә җырлата башладылар. Шулвакытта якынрак аралаша башладык. Консерваторияне тәмамлагач, гаилә кордык. 

– Икеләнү булдымы?
– Безнең мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе булырга тиеш иде. Йә бергә булабыз, йә аерылышабыз – шушы ике юлның берсен сайларга кирәк булды. Айлар буе уйланып йөрмәдем. Бер-ике көндә тормышымны хәл иттем. Безнең мәхәббәт тарихының матур дәвамы булырга тиеш дигән карарга килдем. 13 ел бергә гомер итәбез, шөкер.

– Гаилә булгач, табак-савыт та шалтырыйдыр. Аңлашылмаучанлыкларны ничек хәл итәсез?
– Үзеңнең “мин-минлегең”не тыеп, уртак фикергә килергә кирәк. Кешеләр төрле, моны да онытырга ярамый. Сөйгән ярыңның сүзләрен ишетә белү, бер-береңә юл кую – барысы да гаилә тормышының нигезләре. Мөнәсәбәтләр нык булсын өчен ике кешенең хезмәте кирәк. Дөрес, төрле чаклар була, кызып та китәсең. Әмма мин тавыш күтәрүнең мәгънәсе күрмим. Кайбер парлар рәхәтләнеп талашып алалар да, бер айлап сөйләшмиләр. Ә проблема хәл ителмичә кала бит. Әгәр булган тормышыңны саклап калырга телисең икән, барысын да уртага салып сөйләшергә туры киләчәк. Безнең балаларыбыз да бар, димәк, җаваплылык та артыграк. Балаларга әти-әни җылысын биреп үстерү, чыннан да, зур хезмәт. Моның өчен тырышырга кирәк. Эльза – тулысынча минем кеше. Без үзебезнең тормышыбызны, үз дәүләтебезне төзедек. Түзем, сабыр булганы өчен аңа бик рәхмәтле. Аның дөньяга булган мәхәббәте, позитив карашына сокланам. Янәшәмдә шундый кеше булганда мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк. 

– Күп кенә хатын-кызлар яратып карый торган сериалларның төп геройларына да охшагансыз. “Сәлам хатлары” еш киләдер?
– Мин бит аларга язар өчен сәбәп бирмим. Язганнары язадыр инде, анда бернинди начарлык та юк. Иң мөһиме – бу миңа кызык түгел. 18 яшьлек егет чагым булса, бәлки, җавап та бирер идем. Ә хәзер минем гаиләм, балаларым бар. Күптән кызлар күзләп йөри торган яшьтән чыктым. Миңа бүген булган тормышым кадерле. Хатын-кыз игътибары, назы, җылысы җитә. Ниндидер “сәлам хатлары” турында уйларга вакытым да юк. Һәркемнең максаты – бәхетле булу. Башкаларның тормышына күз салганчы, башта үзеңнең башыңдагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. 

– Тормышыгызда иң кыен мизгел нинди иде?
– 9 сыйныфны тәмамлагач, зур тормышка аяк басу җиңел булмады. Әти-әнидән аерылып китү эмоциональ яктан кыен иде. Авылда шул әти-әни, сыйныфташлар, танышлар белән генә аралашасың. Ә Казанда күпме кеше яши бит. Алар белән ничек аралашырга? Әгәр холкың йомшаграк икән, таптап китәләр.

– Таптарга тырышучылар күп идеме?
– Алар гел бар инде, аны бернәрсә эшләтеп булмый. Мин балачактан бик тыйнак бала идем. Беркем белән дә бәхәсләшкәнем булмады, хәзер дә шулай. Тавыш күтәрү, ызгыш-талаш – кирәкмәгән эшкә энергия сарыф итү генә. Тормышта начарлыкны күрү җиңелрәк, ә менә аңа игътибар итмичә яшәү икенче мәсьәлә. Мин һәрвакыт эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам, шуңа күрә көнләшкән кешеләргә дә сәләтемне танырга туры килә. Нишләтәсең, кешенең табигате шундый, ул гел сөйләячәк. Мин моңа тыныч карыйм. Күбрәк синең белән чын күңелдән кызыксынган, ихлас кешеләр белән аралашырга кирәк. 

– Нәрсә ул мәхәббәт?
– Бер-береңне аңлау, хөрмәт итү. Яшь чактагы мәхәббәтне хәзерге хисләр белән чагыштырып булмый. Елдан-ел мәхәббәт яңа төсмерләр белән ачыла, тормыш иптәшеңнең башка якларын да күрәсең. Мәхәббәт татлы җимешләр кебек еллар үткән саен тагын да ныграк җитешеп, кызарып пешеп киләдер.  

– Сез таләпчән әтиме? 
– Ике кызыбызның да холыклары ике төрле. Берсе – бик йомшак, иркә, гел мәхәббәттән генә торган кебек. Ә икенчесе, киресенчә, аның белән уртак фикергә килеп, килешеп кенә була. Баланың табигатьтән бирелгән холкын үзгәртеп булмый. Әти-әни бу фикерне ни кадәр иртәрәк аңласа, шулкадәр яхшырак. Балалар без теләгәнне генә эшләп тормый, аларны да тыңлап, дөрес юл күрсәтергә кирәк. 

– Ир – баш, хатын – муен диләр. Сездә ничек?
– Безнең барысы да уртак. Эльза һәрвакыт минем фикерне сорый, мин дә шулай ук аның фикере белән кызыксынам. Барыбер гаиләдә бер әйдәп баручы кеше булырга тиеш. Аңа күбрәк җаваплылык та йөкләнә. Безнең гаиләдә ул – мин. Ләкин нинди генә мәсьәлә булмасын, без аны бергә хәл итәбез. Миңа тормыш иптәшемнең фикерен ишетү мөһим. 

– Хатын-кызга хөрмәт, ихтирам белән карыйсыз икән...
– Хатын-кызлар минем өчен, чыннан да, гүзәл затлар. Аларда булган наз, матурлыкка сокланам. Хатын-кызлар ир-ат күз алдына китерә алмый торган сынауларга түзәләр, шуңа күрә һәр хатын-кызга хөрмәт белән карыйм.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Куз тимэсен узегезгэ бигрэк матур парларсыз. Бэхетле булыгыз, тормышыгызда, ижатыгызда ак юллар сезгэ.

    Мөһим

    loading