Шәһри Казан

Айсылу Мөсәлләмова: "Миңа күз тиде..."

Аны җәйге иртәдә сусыл яшел үләннәр өстенә җыела торган таң чыгы белән чагыштырыр идем. Ул да нәкъ чык тамчылары төсле саф һәм чиста, тавышы исә шундый ук шифалы төсле тоелды миңа. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айсылу Мөсәлләмова турында сүзем.

Айсылу – Башкортстан кызы. Татарстан башкаласына аны очраклык, язмыш алып килгән дияргә була. 

- Кечкенәдән театр актрисасы булу турында хыялландым. Татар “Нур” театрына артистлар җыялар дигән сүзне ишеттем дә, Уфага киттем. Анда имтиханнарны белергә дип керсәм ,быел татар артистлары төркеме булмый, башкорт телендәге төркемне җыябыз, диләр. Мин инде имтиханга татарча әзерләнеп килгән идем. Ятлаган этюдларымны башкортчага әйләндердем дә, кердем имтиханга. Жюрида Башкортстанның күренекле артисты Таңчулпан Бибичева утыра. Ул минем татар икәнемне сизде инде, акцент та булгандыр. “Үскәнем, ник монда интегеп йөрисең. Казан, Татарстан бар. Шунда барырга кирәк сиңа”, - дип миңа бик акыллы киңәш бирде, - ди Айсылу. 

Әмма Башкортстан белән Казан арасы якын түгел. Шикләнеп булса да, яшь кыз Татарстан башкаласына чыгып китә. Әмма монда да каршылыкка очрый һәм нәтиҗәдә, Татарстанның халык артисты Салаватта эстрада артисты белгечлеге алып чыга. 

- Салават Зәкиевичта, әгәр тырышсаң, укуы авыр түгел. Йолдызлыгым буенча мин Кәҗәмөгез. Максатчан булуым, үҗәтлегем белем алганда да булышты, тормышта да ярдәм итә, - ди яшь артист. 

Сүз уңаеннан, Айсылу астрология белән бик кызыксына. Мөһим даталарны да карап бара, андый көннәрне игътибарлырак булам, ди ул. Мисал өчен, Айсылуның авылда яшәгән туган йорты Максим Горький урамы 31 нче йорт адресы буенча урнашкан. Ә К.Тинчурин театры – Максим Горький урамы 13 нче йортта. Шулай булгач, театр аның икенче йорты булып чыга түгелме?! Моны язмыш димичә, тагын нәрсә диясең инде!?

...Айдар Галимов төркеменә кастинг узуга карамастан, Тинчурин театры сәхнәсен сайлый. Гәрчә театр артистларының хезмәт хакы бик югары булмаса да. 

- Театрда эшли башлау бер артистка да җиңел генә бирелми. Мин дә куркып кына театр сәхнәсенә аяк бастым. Режиссерыбыз Рәшит абый Заһидуллин яңа образлар өстендә эшләү мөмкинлеге бирде, тәҗрибәле хезмәттәшләрем бик нык ярдәм итте. Резеда Сәлахова бала ялына киткәч, миңа аның рольләрен ышанып тапшырдылар. Шулай уйнарга өйрәндем, дисәм дә була. Үзем дә һәр ролем өстендә тирән уйланып, җитди эшләдем. Көннәр буе театрдан кайтмаган чакларым бик еш булды. Эшеңнең нәтиҗәсен күрергә теләсәң, бары тик үзеңә, үз көчеңә ышанырга кирәк икәнлеген аңладым, - ди Айсылу. 

Айсылуның абыйсы да сәхнә кешесе, баянчы. Күп танылган артистлар белән эшли, хәзер дә Нәфкать Нигъмәтуллин төркеме белән чыгыш ясый. Шуңа да Айсылуга эстраданың эчке кухнясы яхшы таныш. 

Реклама

- Безне Салават Зәкиевич тә сәхнә арты тормышы белән гел таныштырып бара иде. Әмма анда нәрсә генә булса да, без кешегә чыгармадык, хәзер дә чыгармыйбыз. Беркайчан да акчага кызыкмадым. Кызыксам, театрга килмәгән дә булыр идем. Театрга килгәч, режиссерыбыз да: “Театрда акча юк. Бу – күңел өчен эшли торган хезмәт”, - диде. Әмма бер дә үкенмим. Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп тора. Мин биш ел эшлим, бездә көнчелек бар димәс идем. Безнең труппа бер-берсенә бик якын. Һәрвакыт үзара хәл белешеп яшибез, спектакльләр булмаганда, бер-беребезне сагынып, көтеп алабыз. Баш режиссерыбыз Рәшит абый: “Һәрвакыт бердәм булыгыз. Эстрададагы кебек, биредә аерым бер шәхес кенә юк. Театр ул бербөтен тере организм булырга тиеш. Берегез генә кырыйга китә башласа да, үз канатыгыз астына алып, бергә булыгыз”, - дип өйрәтте, – ди Айсылу. 

“Уйнаганда күз тиде”
Артист кешегә һәрвакытта да үзе теләгән рольләрне генә бирмиләр, әлбәттә. Кайчагында көтелмәгәнрәк образлар да тудырырга туры килә. 

- “Ак тәүбә, кара тәүбә”дә Дамирә ролен бирделәр. Спектакльне Резеда Гарипова сәхнәләштерүен ишеттек, ә рольләрне кем башкарасы алдан билгеле булмый, приказ чыккач кына беләбез. Пьесаның эчтәлеге белән таныш булганлыктан, үземне лирик рольдә күрә идем. Дамирә ролен биргәч, аны озак өйрәндем. Үземне лирик актриса буларак кабул итәм, ә бу – характерлы роль. Ул эчке халәтемә, табигатемә хас булмаганлыктан, миңа бик авыр бирелде. Премьера көнне генә рольнең асылына төшендем дияргә дә була. Чөнки артист һәр образны тамашачыга күңеле аша үткәреп, аның кичерешләре аша яшәп сәхнәгә чыгара. Миләүшә апа Нәҗмиева киңәш биргәннән соң, җиңелрәк булып китте. Бервакытта да рольләрне зур һәм бәләкәйгә бүлгәнем юк. Һәр образым миңа кадерле һәм якын. Аларның барысына да минем көчем, хисем салынган, тәҗрибәм һәм сәләтем өстәлгән, тырышлыгымның җимеше, хыялымның бер кечкенә өлеше дисәк тә була.
Махсус белемем булмагач, авыррак. Спектакльләргә йөреп, карап өйрәнәм. Кемдер укып өйрәнә, ә мин эшли-эшли өйрәнәм, шуңа барысы да табигый килеп чыга, – ди яшь актриса. 

Кәеф булмаса да, шәхси проблемаларың булганда да, син сәхнәгә чыгарга тиеш. Чөнки эшең шундый. 

- “Син бит минем бергенәм” премьерасын куйганда, авырып, премьера көнне тавышсыз калдым. Кәеф тә юк. Белгән догаларымны укып, Ходайдан ярдәм сорап, сәхнәгә чыгам. Сәхнәгә чыккач, бөтенләй башка кешегә әвереләм, бар да онытыла. Кайчагында баш авырып, уйнарга чыгасың... Инде спектакль тәмамланганнан соң баш иеп, тамашачыларың ихлас алкышласа, бөтен авырулар, арыганлык бетә. Өйгә кайткач та эмоцияләрдән йоклый алмый ятасың. Әмма төрле күзле тамашачы була. Бер спектакльдә тау битендә Булат белән мәхәббәт аңлашабыз. Тауга менә-менә шигырь сөйлим. Әле бу премьераның икенче көне генә. Бер-беребезгә мәхәббәт сүзләре аңлаттык та, таудан төшкәндә аягымны ялгыш басып, авырттырдым. Күз тиде инде. Күлмәгем сап-сары иде. Барысы да күлмәгең бигрәк матур, сиңа шундый килешә, дигән иде. Аяк авыртса да, спектакльне уйнарга кирәк бит. Күздән яшьләр бәреп чыкты. Шигырь сөйләргә кирәк, сөйләп булмый. Башта мин сөйлим, аннан – Булат. Мин сөйләмәгәч, ул сөйли алмый. Сөйлисе сүзләрем башымнан чыкты да китте. Ярый шигырьләр укырга яратам, рифмага туры китереп, шигырьне сөйләп чыктым, Ходай ярдәм итте. Шул очрактан соң Ходайга ышануым тагын да артты, - ди Айсылу. 

Күз тиюдән ул догалар укып һәм психологик алымнар белән саклана. 

- Миңа киңәш биргәннәр иде: беренчедән, кеше белән аралашканда, күкрәк турысы ачык булырга тиеш түгел, йә яның беләнрәк утырырга, яисә кулларың белән үзеңне “сакларга” тиешсең. Икенчедән, театрга килеп керүгә, үзеңне шар эчендә итеп хис итәсең. Шул түгәрәк шар эчендә сиңа бер нәрсә дә тими. Мин үзем йомшак кеше. Ә безнең әйләнә-тирәбездә көчле энергетикалы кешеләр дә бар. Алар миңа бик нык тәэсир итә. Спектакль уйнаганда, тамашачының энергетикасын да шунда ук сизәсең. Авыр энергетикалы тамашачы бик тиз тоемлана. 

Гаилә
Айсылу сөйгәне белән никах укыткан. Туйны бераз соңрак уздырырга ниятлиләр. 

- Булачак тормыш иптәшем белән беренче курста укыганда танышкан идек. Ул минем сәнгать кешесе булачагымны белде, ләкин театр актрисасы булырмын дип беркайчан да уйламады. Үзем дә, гади генә авыл баласын диплом алган уңайдан эшкә алырлар дип, күз алдыма да китермәгән идем. Театрга эшкә урнашкач, көнләшеп тә алды. “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектаклендә безнең үбешү күренеше бар. Шуннан соң бер атна чамасы сөйләшмәдек. Гел кеше арасында йөрибез, фотоларга төшәбез. Ник син егетләр арасында фотога төшәсең, дигән чаклары да булды. Артист белән гаилә корып яшәү – үзе зур батырлык, минемчә. Ул сәхнә кешесе түгел. Аның да үз гаиләсендә бәхетле булып яшәргә хакы бар. Бер–береңне аңлап, яраткан кешеңнең һөнәрен, көндәлектәге вак–төяк мәшәкатьләрен кабул итсәң генә гаилә тормышының киләчәген күзаллап була. Мин авылда яшәп, бала тәрбияләп кенә өйдә утыра торган хатын-кыз түгеллегемне, Ходай биргән сәләтне тамашачыларым белән уртаклашырга тиешлегемне, һөнәремнең яшәү рәвеше генә түгел, яшәү мәгънәсенә әверелүен аңлатырга тырыштым... Берара аралар суынып та алды. Тик мәхәббәтнең кодрәте көчле, күрәсең, дүрт айдан соң яңадан кавышып, никах укыттык. Театр минем тормышымда шундыйрак эз калдырды, – ди Айсылу. 

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: